• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт
Телефон: +7(843)-665-42-54
E-Mail: Skaz.Аrs@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Казанбашская ООШ"
Руководитель: Камалов Ришат Ренатович
Год основания учреждения: 1928
У нас учатся: 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк)
У нас учат: 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы

Новости

Ш.Мәрҗанигә 200 ел

Опубликовано: 18.01.2018

Шиһабетдин Мәрҗанине искә алдык. Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышлап, Казанбаш төп мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары Казанбаш авыл китапханәсенә экскурсия ясадылар. Китапханәдә Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган күргәзмә эшли. Укучылар бөек шәхеснең тормыш юлы, эшчәнлеге белән таныштылар. Китапханәче Рузилә Әүхәдиева укучыларны Мәрҗанигә кагылышлы кызыклы фактлар белән таныштырды. Мәгърифәтче галим, педагог, тарихчы, философ Шиһабетдин Мәрҗани образы үз заманында ук матур әдәбиятта чагылыш таба. Г.Ибраһимов аны “безнең таңыбызның Чулпаны” дип атый. Г.Тукай “Шиһаб хәзрәт” шигырендә аны балкып чыккан тулган айга охшата: Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган, Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт, - дип яза. Укучыларда Мәрҗани музее һәм аның исемендәге чишмә ачылу тантанасы турында мәгълүматлар да зур кызыксыну уятты. Милләтебезне үстерүдә үзеннән зур өлеш керкән тарихчы галимнең исеме киләчәк буыннар күңелендә мәңге сакланыр. Габдрахманова Л.М. Туган(татар) теле һәм әдәбияты укучысы.


К списку новостей