Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Новости
Каен бөресе җыябыз...
Опубликовано: 31.03.2023Каен бөресе.
Каен бөреләрен яфрак ярганчы җыярга кирәклеген беләбез дә, тик язын кыр һәм бакча эшләре башлангач, онытып җибәрәбез. Иң әйбәте, эш кимрәк чакта – кышын җыярга кирәк. Ләкин бу очракта гөрләп яфрак ярасы агачка барып ябышырга ярамый. Бөреләрне утынга киселәсе, сынып яки башкача зәгыйфьлек килгән агачлардан гына җыегыз. Агач дисәң дә ул да тере җан, димәк, аның да гомеренә зыян килергә мөмкин. Шунысын да искәртәбез, Рәсәй киңлекләрендә берничә төрле каен үсә. Дәвалау үзенчәлекләре һәммәсенеке дә бер төсле. Тышкы кыяфәтләренә игътибар итмәгез. Каен бөресеннән ясалган төнәтмә ашкайнату системасын яхшырта, бавыр һәм үт куыгы ялкынсуын, подагра, ревматизм, тире авыруларыннан, геморройдан дәвалый, матдәләр алмашын көйли, канны чистарта. Салкын тидергәндә, грипп йоктырганда 1 стакан кайнар суга 1 бал кашыгы вакланган каен бөресен салып, берничә минут кенә каплап торырга да, төнәтмәне чәй итеп, кайнар килеш эчүгә, төренеп ятарга кирәк. Ул тирләтә, шул ук вакытта иммунитетны да ныгыта. Укучыларыбыз да каен бөресе җыюда актив катнаша.
К списку новостей














