Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Новости
Последний звонок
Опубликовано: 23.05.2015
Бүген 9 нчы класс укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады.Укучыларны котларга Арча мәгариф идарәсе методисты Г.К.Феоктистова, Үрнәк авыл җирлеге башлыгы урынбасары Ф.И.Тимашев, әти-әниләр килгән иде. Г.К.Феоктистова фәннәр буенча олимпиадада призлы урын алган укучыларга Дипломнар тапшырды, аларга изге теләкләрен җиткерде. Класс җитәкчеләре Загриева Г.М. белән теләкләр язылган шарлар очырдылар. Укучыларга сынауларны уңышлы тапшыруларын, киләчәктә тормышта үз урыннарын табуларын теләп калабыз.Ак юллар Сезгә!
Мең тапкырлар ишетелгән
Кыңгырауның тавышы.
Бүген - соңгы кыңгырау да,
Әллә нигә сагышлы.
Эчке дулкынлану белән
Чыңлый моңлы кыңгырау.
Әйтә кебек, сез әзерме?
Алдыгызда мең сорау.
Иртәгәдән сезне көтә
Мөстәкыйль тормыш юлы.
Ә тормышның һәрбер көне
Сынаулар белән тулы.
Ул сынауны үтеп була
Акыл һәм белем белән.
Тормыш юлын узган чакта
Сынатмассыз дип беләм.
Соңгы кыңгырау теләге:
Шома булсын юлыгыз.
Әти-әни һәм мәктәпнең,
Горурлыгы булыгыз.
Син - безнең ышаныч, диеп,
Укытучың эндәшә.
Киләчәккә уңыш теләп,
Соңгы кыңгырау дәшә.
Источник: Последний звонок
К списку новостей














