Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru,sch527@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 54 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
“Донорлар көне" 20.04.2016

21 апрель Россиядә - донорлар көне. Шушы уңайдан авыл ФАП җитәкчесе Закирова Рәмзия Мансуровна укучылар алдында информацион чыгыш ясады. Ул донор булу, кан бирүнең әһәмиятен укучыларга гади итеп аңлатып бирде.
-
"Спорт киносы көне" 20.04.2016

Бүген “Спортивный Татарстан” акциясе “Спорт киносы”на карата үтте. Дәресләрдән соң авыл мәдәният йортында ГТО турында видеоролик күрсәтелде. Укучылар ГТО тарихы белән тагын бер кабат танышып үттеләр.
-
Акцияләр дәвам итә. 19.04.2016

"Мәрхәмәтле Татарстан" акциясенең 4 нче көне "День доброго кино" девизы астыында үтте. Дәресләрдән соң укучылар мәрхәмәтлелек турында видеороликлар карадылар. “Бумеранг добро” видеоролигын караганнан соң фикер алышу оештырылды.
-
Спорт һәм уку 19.04.2016

"Спортивный Татарстан" акциясенең 4 нче көне-"Спорт һәм уку". Бу көн ачык һавада зарядка ясаудан башланып китте. Укучылар саф һавада булып, дәресләргә таралдылар.
-
“Дуслык көне” 18.04.2016

Бу көнне башлангыч классларда “Дуслык күпере ” – дип аталган кичә үтте. Алар дуслык турында мәкалләр әйтеш уйнадылар, төрле милләт биюләрен күрсәттеләр. Соңыннан укучылар дуслык турында видеоролик карадылар.
-
“ГТО- һәркем өчен!” 18.04.2016

5-9 класс укучылары арасында спорт турында плакатлар, “кричалка”ларга конкурслар игълан ителгән иде. Укучылар бу бәйгегә теләп катнаштылар: алар матур итеп плакатлар, өндәмәләр әзерләгәннәр иде.
-
Сәламәт бул! 17.04.2016

Бу көнне мәктәбебез укучылары арасында мини футбол ярышлары узды. Укучылар рәхәтләнеп футбол уйнадылар, үзләренең сәламәтлекләрен ныгыттылар. Алар өчен җан атарга әти-әниләр дә килгән иде.
-
“Добрый Татарстан –Мәрхәмәтле Татарстан” 16.04.2016

16 апрельдән республикабызда “Добрый Татарстан –Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе старт алды. Әлеге акциягә безнең мәктәп тә теләп кушылды. Линейкада әлеге акция, аның максат-бурычлары, шулай ук "Спортлы Татарстан" акциясенең тәртибе аңлатылды. Бу көнне класслар арасында җиңел атлетика буенча чаралар старт алды.
-
Чистарту дәвам итә 15.04.2016

Тирә - як матур булса, һәркемгә күңелле. Бу матурлыкны кеше үз куллары белән тәртипләп, яңартып, чистартып тора. 15 апрель район буенча өмәләр игълан ителде. Без дә бу эштән читтә калмадык. Чираттагы чистарту эшен күмәк төстә, күңелле итеп башкарып чыктык.
-
“Тукай иҗатында музыка” 15.04.2016

15 нче апрельдә Арча балалар сәнгать мәктәбендә “Тукай иҗатында музыка” темасына презентацияләр бәйгесесе булып үтте. Безнең мәктәптән 1 нче сыйныф укучысы Хәмидуллина Камилә Габдулла Тукай сүзләренә язылган җырлар турында чыгыш ясап, 2 нче урынга лаек булды. Җитәкчесе Таҗиева Г.С. Аларны уңышлары белән котлыйбыз!










