Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru,sch527@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 54 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
"Фән һәм без" фәнни-практик конференциясе 28.04.2021

Арча педагогик колледжы үткәргән "Фән һәм без" эзләнү эше конференциясендә математика юнәлешендә Хамидуллина Камилә 2 урын, инглиз теле юнәлешендә Галиев Ислам 3 урын алдылар. Җитәкчеләре:Салахова Г. М., Хамидуллина Г. Р. Котлыйбыз!
-
Тукайның 135 еллыгына 26.04.2021

Татар теле атналыгы дәвам итә."Тукай безнең йөрәкләрдә"- шагыйрьне искә алу кичәсе.
-
"Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсы 25.04.2021

"Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсында безнең мәктәп командасы төп гомуми мәктәпләр арасында беренче урынны яулады.Киләчәктә дә зур уңышлар юлдаш булсын!
-
Язгы өмә
17.04.2021
Әйләнә-тирә мохитне саклау – һәммәбезнең дә уртак бурычы. Ә бу без яшәгән йорттан, урамнан һәм авылдан башлана. Димәк, дөньяның экологик проблемаларын хәл итүгә без һәрберебез өлеш кертә ала.Шушыларны истә тотып, бүген экологик өмә үткәрелде. Бу өмә беренчесе һәм соңгысы булмас!
-
Велотуризм 17.04.2021

Арча укучылар сараенда уздырылган ярышта 4 нче класс укучысы Фахретдинова Р. 2 нче урынга лаек булды. Рәзиләне һәм аның җитәкчесе Ммостафин Р.Р. ны зур җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә уңышлар телибез!
-
"Ялкын" журналы хезмәткәрләре белән очрашу
15.04.2021
Әлеге очрашу Шушмабаш урта мәктәбендә узды. "Ялкын" лылар укучыларны үзләренең эшчәнлеге белән таныштырды. Бик күп төрле интернет проектлар белән таныштылар. Очрашу бик эчтәлекле, күңелле узды.
- Карадуган авылында М.Җәлил премиясе лауреаты Нурбәк Батулла белән очрашуда безнең мәктәп укучылары да катнашты. 14.04.2021
-
Ярминкә 13.04.2021

- Укытучылар һәм укучылар коллективы "Бөтендөнья сәламәтлек көне"нә багышланган флешмобка бик теләп кушылдылар. 07.04.2021
-
Шигырь конкурсы 03.04.2021

2021 ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, Г.Тукайның 135 еллык юбилее уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә туган тел һәм әдәбиятынын пропагандалау максатыннан, 2021 нче елның март аенда Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбендә районкүләм “Туган телем - иркә гөлем” дип исемләнгән шигырь иҗат итүчеләр бәйгесе үткәрелде. Конкурсның төп максаты:
- татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү;
- укучыларда әдәбият, сәнгать, иҗатка кызыксыу уяту;
- әдәби иҗатка сәләтле яшьләрне ачыклау;
Бәйгегә җибәрелгән эшләр ике яшь категориясенә бүленеп каралды.
1-4 сыйныф укучылары өчен ”Балачак дөньясы”, 5-7 сыйныф укучыларына “Туган телем - иркә гөлем” темасы. Барлыгы 84 эш тәкьдим ителде. Җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнде.










