Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Кушлавыч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | dskoshlautsh.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Аюпова Равиля Гадиловна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 6 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
1 апрель – Халыкара кошлар көне. 01.04.2024

Халыкара кошлар көне - ел саен үткәрелә торган интернациональ экологик бәйрәм.
Кошлар еш кына әкияти һәм гаҗәеп матур җан ияләре булып торалар. Россиядә XVIII гасырда кошлар оясын җимерү һәм аларны үтерү җинаять булып саналган. Күрәсең, моңа яз килүне хәбәр итү турындагы күзаллаулар тәэсир иткәндер. Ә ерткыч кошлар - алар зыян китерүчеләр булып саналган. Нәтиҗәдә бүген ерткыч кошларның күпчелеге Кызыл китапка кертелгән.
Кошлар белән танышу вакыты - яз һәм җәйнең беренче яртысы, чөнки алар ул вакытта үзләрен күрсәтәләр - сайрыйлар, чыркылдыйлар. Табигать белән үзеңне игътибарлы тотарга кирәк.
Кошлар - табигатьнең күрке, яме. Алар ялтыравыклы матур каурыйлары, нәфис гәүдәләре, нәни томшыклары, үзәк өзгеч җыр-моңнары, сайраулары белән табигатькә, кеше күңеленә ямь өстиләр, илhам бирәләр.
Кошларның кеше өчен әhәмияте аларның табигатьтә тоткан урыннарына бәйле. Бөҗәк ашаучы барлык кошлар файдалы. Чөнки алар үсемлек корткычларын күпләп юк итәләр. Ә ерткыч кошлар кимерүчеләрне юк итү белән бергә, санитарлар ролен башкарып, табигатькә, авыл хуҗалыгына зур ярдәм күрсәтәләр.
Хәзер җир йөзендә 100 млрд. чамасы кыргый кош hәм 50 млрд. йорт кошы исәпләнә. Шартлы рәвештә hәр кешегә 30ар кош туры килә.
Табигатьнең менә шундый матур күчеш чорында кыш бабайның туны тәмам искереп, ала-кола булып калгач, иңкү аланнарга кар сулары җәелгәч, туган ягыбызга кошлар кайта. Кошлар, кошлар… Алар белән яңа өметләр, яңа хыяллар күңелдә туа.
Яз җитүен барыбыз да көтеп алабыз. Без генә түгел, канатлы дусларыбыз да язны сагына. Җылы яклардан кайтучы кошкайларны без дә көтәбез.
Әйе, яз җитү белән кошлар кайта, күктә, агач башларында яңадан тормыш башлана. Гаҗәеп матур бу тормыш. Кошларга ярдәм итик, аларсыз бит дөньяның бер чите китек.
Кошлардан башка дөнья ничек күңелсез булыр иде. Кошларны саклыйк, оялар ясыйк, җимлекләр элик!
-
22 март - бөтендөнья су көне 22.03.2024

Су тереклек чыганагы. Кеше суны сакларга , чиста тотарга тиеш....
-
21 март - Нәүрүз бәйрәме! 21.03.2024

Нәүрүз килә
Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,
Нәүрүзне зурлыйк әле.
Гөрләвекләр челтерәвенә
Кушылып җырлыйк әле.
-
Режим моментларында. 20.03.2024

-
18.03.2024

Безнең бакча белән мәктәп тыгыз бәйләнештә тора. Бу атнада мәктәпкә әзерлек төркеме балалары мәктәпкә әзерлеккә йөри башладылар. Алар мәктәп белән якыннан танышалар.
-
Конкурска эшләребез әзер!) 11.03.2024

"Не играй с огнем!"Бикчантаева Рузилэ эше.
-
Бәйрәм белән! 08.03.2024

Март аенда, кар өстендә,
кояш нурлар уята -
Яз килэ каршы алыгыз -
Дигән хәбәр тарата.
Без беләбез, җылы язның
Иң беренче бәйрәме -
Әниләр, әби-апалар
Хатын кызлар бәйрәме!
-
06.03.2024

Бишек жырлары хэркемгэ кадерле, чонки алар балачакны хэтерлэтэ. Бишек жырларынын топ вазифасы-бишек тирбэту, баланы йоклату, тынычландыру. Бик зур рэхмэтебезне Бикчэнтэевлэр гаилэсенэ белдерэбез.
-
Әниләребезгә бүләкләребез 05.03.2024

Нәни кулларым белән мин
Тик сиңа, диеп кенә.
Әзерләдем бүләгемне
Бик зур көч куеп менә.
-
1 март – Халыкара гражданнар оборонасы көне 01.03.2024










