Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Кушлавыч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | dskoshlautsh.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Аюпова Равиля Гадиловна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 6 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
"Тылсымлы куллар"журналы безнең ярдәмчебез. 15.04.2016

"Тылсымлы куллар"журналында бирелгән биремнәрне тырышып һәм яратып чишәбез.
-
Гөлләребезне тәрбияләп үстерәбез. 13.04.2016

Без гөлләрне тәрбиялибез:сулар сибәбез,тузаннарын сөртәбез.
Кояшка таба үрелә
Тәрәзәдән гөлләрем,
Сулар сипсәм, сөенәләр,
Беләм гөлләр телләрен.
-
12 апрель-Космонавтика көне. 12.04.2016

Кеше Галәмдә!Галәмдә кеше!
Тышта яз иде
Күкләр зәп-зәңгәр.
Таралды кинәт
Шатлыклы хәбәр.
Кеше Галәмдә!
Бу нинди яхшы
Димәк,ул аның
Ишеген ачты.
Юрий Гагарин-
Исеме аның
Ул хәбәр итә
Биектән барын.
Таулар,елгалар,
Шәһәрләр күркәм:
Дала һәм кырлар
Ямь-яшел үлән.
Ул,Галәм гизеп,
Исән-сау төште.
Ни бар соң җирдә
Кешедән көчле!
-
Конкурска әзерләнәбез. 11.04.2016

Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган,кул эшләре сәнгатенең "Әкияттә кунакта" Россия күләм видео мастер-класслар бәйгесенә бездә үзебезнең эшебезне күрсәтергә булдык.
-
Бүген бездә туган көн- Алисәгә 4 яшь 07.04.2016

Бүген Алисәнең Туган көне. Без аны бу матур бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. Сәламәт, бәхетле булып үс.
-
"Сөйкемле Шүрәле"бәйгесендә катнашып алган бүләк. 06.04.2016

Безнен балалар бакчасы коллективы "Сөйкемле Шүрәле" бәйгесендә катнашып 3 нче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде.
-
Туган ягыбызга сыерчыклар кайтты. 05.04.2016

Өй түрендә бакчада,
Талчыбык кунакчада
Сыерчык канат кага-
Яз килүгә шатлана.
Җилпенә ул,талпына,
Шатлыктан сайрап куя;
Ак каенның башында
Бик матур оя кора.
Чут-чут итеп сайравы-
Аның оя сайлавы.
Кем ясаган ояны-
Сыерчык белә аны.
-
Уртанчылар төркемендә кисеп-ябыштыру эшчәнеге. 04.04.2016

Тема:Сыерчык оясы.
Максат:Кошларга сакчыл караш тәрбияләргә өйрәтү.Пөхтә итеп ябыштыру күнекмәсен ныгыту.Эшләнгән эшкә бәяләмә бирергә өйрәтү.
-
1 апрель-көлке көне. 01.04.2016

Язның да үз кызыгы бар-
Кыен түгел аңларга.
Апрельнең бере дә җитте
Рәхәтләнеп алдарга.
-
Төсле тоз. 30.03.2016

Балалар белән тозларны төрле төсләргә буядык.Һәм төсле тозлар белән рәсемнәрне бизәдек. Эшләгән эшебез бик матур килеп чыкты.









