Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Мендюшский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Мөндеш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, деревня Мендюш, ул. Татарстан, д. 48 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsmendysh.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Мендюшский детский сад" |
| Руководитель: | Мустафина Рима Галиповна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 36 детей/ 36 бала |
| У нас учат: | 4педагога/ 4 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Мендюшский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Мөндеш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
Муса Җәлилнең туган көне. 15.02.2022

Герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан кечкенәләр төркеме балалары белән шагыйрьнең балалар өчен язган шигырьләре белән таныштык. "Сәгать", "Әтәч", "Маэмай", "Карак песи", "Куян" шигырьләрен балалар аеруча яраттылар. Аларны сәхнәләштереп тә карадык.
-
Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан. 15.02.2022

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары авыл китапханәсендә булдылар. Китапханәче Миләүшә апа балаларга Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулуга багышланган "Җәлил безнең йөрәкләрдә" исемле әңгәмә уткәрде. Җәлил китаплары, балалар әдәбияты белән таныштырды.
-
Татар халкының милли баш киемнәре белән танышабыз. 14.02.2022

-
Лингвистик уен. 11.02.2022

"Туган тел байлыклары" лингвистик уены. Tatbuk.ru һәм ganiev.org ярдәме белән сүзләрнең татарчадан русчага, русчадан татарчага тәрҗемәсе белән танышабыз.
-
Художественное творчество / Лепка. 10.02.2022

Тема:Петух. Задачи: Учить передавать в лепке образ дымковской игрушки: овальное туловище, изогнутый хвост с волнистыми краями. Упражнять в лепке основной формы из целого куска, используя усвоенные ранее приемы лепки. Развивать эстетическое восприятие.
-
"Голосок"та 1 нче урын! 09.02.2022

Безнең балалар бакчасында Хөсәинова Г.Ф. җитәкчелегендәге "Кояшкай" ансамбле "Голосок" районкүләм конкурсында 1 нче урын яулады. Афәрин! Котлыйбыз!!!
-
Туган тел атналыгы. 08.02.2022

21 февраль - Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан без балалар бакчасында әлеге бәйрәмгә кагылышлы чаралар циклын башлап җибәрдек. Бүген исә иң кечкенәләр төркеме балалары Г.Тукай әкиятләре белән танышты.
-
Татарстан гербына 30 ел! 07.02.2022

Татарстан Республикасының Югары Совет тарафыннан 1992 нче елның 7 февралендә кабул ителгән Дәүләт гербы Дәүләт флагындагы төсләрне файдаланып эшләнгән. Ул түгәрәк калкан рәвешендә.
Гербның уртасында канатлы ак барс сурәтләнгән. Ул — республика гражданнарын һәм халкын яклаучы.
Барсның кызыл кояш җирлегендә сурәтләнүе игелеклелек, уңыш, бәхет, тормыш билгесе булып тора.
Барсның сул ягындагы түгәрәк калкан республикабыз гражданнарының хокукый, икътисади якланганлыгын искәртә. Таҗ яфраклары җөп санда булган булган ак кашкарыйлар тормыш чыганагын, озын гомер теләүне белгертә.
Үсемлектән орнамент һәм лалә чәчәге - табигатьнең уянуын һәм Татарстанның яңаруын символлаштыра.
Өч алтын боҗра - бердәмлек, чиксезлек, иң югары камиллек идеясен белдерә. Алтын төсе Татарстан җиренең бай булуын раслый.
Гербның авторлары филология фәннәре докторы Назыйм Ханзафаров (идея) һәм рәссам-монументалист Риф Фәхретдинов.
-
Кар көрибез бергәләп. 04.02.2022

Балалар тәрбияче апаларына кар көрәргә булышалар.
-
Кунак чакыру. 03.02.2022

Табышмак: Үзе ялтырый,
Эчендә су калтырый,
Колагы бар – ишетми,
Аягы бар – йөрми,
Татар ансыз көн күрми. (Самавыр)















