Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Мендюшский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Мөндеш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, деревня Мендюш, ул. Татарстан, д. 48 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsmendysh.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Мендюшский детский сад" |
| Руководитель: | Мустафина Рима Галиповна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 36 детей/ 36 бала |
| У нас учат: | 4педагога/ 4 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Мендюшский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Мөндеш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Уртанчылар төркемендә танып-белү эшчәнлеге. Тема: "Ишегалдында" 22.01.2018

Балаларда барлык тереклек ияләренә карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү, аларны рәнҗетмәскә кирәклеген төшендерү.
-
Зурлар төркемендә эксперименталь эшчәнлек. Тема:"Төсле бозчыклар" 19.01.2018

Суның үзлекләре, агрегат халәте турында белемнәрне үстерү.
Тәҗрибәләр аша суның буяуны эретүен һәм салкында катуын ачыклау.
-
19.01.2018

-
Кечкенәләр төркемендә әвәләү шөгыле. 17.01.2018

Максат: түгәрәк, овал тәгәрәтү, чеметеп тартып чыгару күнекмәсен ныгыту. Чисталык, пөхтәлек тәрбияләү.
-
Мәктәпкә әзерлек төркемендә грамотага әзерлек шөгыле. Тема: "Аваз модельләрен кулланып, сүзләргә аваз анализы ясау" 15.01.2018

Максат: сүзгә аваз анализы ясау ысулын аерып алу. "Схема", "модель" төшенчәләрен үзләштерү. Сүздә авазның урынын билгеләргә өйрәтү.
-
12.01.2018

Ап-ак чәчәкләр шикелле
Кар сибелә кырларга.
Их, шул мамык кар өстендә
Ауный-ауный уйнарга.
-
Уртанчылар төркемендә сәламәтләндерү-профилактик эш "Витаминнар" 10.01.2018

Максат: балаларның җиләк-җимеш һәм яшелчәләрнең файдасы турында белемнәрен тулыландыру. Сәламәт яшәүгә ихтыяҗ тәрбияләү. Үз организмнарына карата кайгыртучан мөнәсәбәт булдыру.
-
"Яңа ел" бәйрәме үткәрдек. 29.12.2017

Бүген бакчабызда "Яңа ел" бәйрәме үткәрелде. Балалар Кыш бабайга өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр, матур биюләрен биеп күрсәттеләр. Кыш бабайның килүенә алар бик нык куандылар. Шулай ук бәйрәмгә төрле әкият геройлары, Минни Маус, Фиксик та килгән иде. Бәйрәмебез бик күңелле үтте.
-
Кунакка Микки Маус килде. 28.12.2017

1 нче кечкенәләр төркеменә йөрүче Рамзанның туган көне булды. Аңа 3 яшь тулды. Туган көне белән котларга мультфильм герое Микки Маус килде. Балалар кунак белән берлектә "Ак калач" уенын уйнадылар. Бик күңелле булды.
-
Өстәл өсте уеннары. 27.12.2017

1нче кечкенәләр төркеме белән яшелчә һәм җиләк-җимешләрне кабатлау. Максат: өстәл өсте уены ярдәмендә яшелчә һәм җиләк-җимешләрне аерырга өйрәнү. Аларнаң икенче яртысын табу, төсләрен, тәмнәрен әйтеп чыгу.















