МБДОУ «Муралинский детский сад "Арского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422027, Республика Татарстан, Арский район, с. Мурали, ул. Центральная, д. 45 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsmurali.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Туктарова Нурфия Радифовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 4 детей |
| У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Муралинский детский сад "Арского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
Кошлар белән уйныйбыз. 01.02.2016

Максат.Кошларны сайраулары,яшәү рәвешләре буенча танырга өйрәтү,хәтер сәләтен үстерү.
-
Тукай абый һәр көн истә... 30.01.2016

Максат.Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның әсәрләре белән һәрдаим танышып бару.Кояш,Җил,яңгыр турында язган әсәрләре аша кешеләр белән табигатьнең бәйләнешен балаларга аңлату.
-
Җимлекләргә җим салу. 28.01.2016

Максат.Балалар белән саф һавада кышлаучы кошларны күзәтү.Җимлекләргә җим салу.
-
"Өч дуңгыз баласы"курчак театры. 27.01.2016

Максат.Әкиятне сәхнәләштереп без балаларда Ниф-ниф,Нуф-Нуф,Наф-Наф кебек эш сөючәнлек һәм бер-береңә ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбиялибез.Пәрдә артында курчакларның уйнаганын күреп балаларда шатлык хисләрен күрү безнең күңелләребезне сөендерде.Курчак театры аларга бик ошады.
-
Илүзәгә 5 яшь. 26.01.2016

Максат.Хузина Илүзә Айнур кызының бүген туган көне.Аңа бүген 5 яшь.Бергәләшеп "ак калач" уены уйнадык.Илүзәнең сәламәт,акыллы,тәртипле булып үсүен телибез.Без сине яратабыз Илүзә!!!
-
Йолдызнамә белән танышу. 25.01.2016

Максат.2016 ел маймыл елы.Маймыл үзе кебек җитез,шук,тырыш балаларны ярата.Шуңа күрә маймыл барлык дуслары өчен дә йолдызнамә әзерләгән.Маймылның теләкләре белән танышып,аларны үзебезнең бакча балаларына да төгәл үтәтү.
-
Бакчада ромашкалар. 21.01.2016

Максат.Салкын кыш ае булуына карамастан,бакчабыз эчендә язны көтәбез.Балаларыбыз нәни куллары белән кайчы белән кисеп ромашка чәчәге ясый.Эшләгән эшебезнең матурлыгын күрә белү.
-
Уен майданчыгын кардан чистарту. 18.01.2016

Максат.Көрәкләр белән эшләүне ныгытуны дәвам итү.Уен майданчыгында чисталык һәм тәртип булдыру.Табигатьне ярату,тирә юньгә сак караш тәрбиләү. Эшләгән эшебезнең матурлыгын күрә белү.Балаларда шатлана белү теләген тудыруны дәвам итү.
-
КУНАКТА -КЫЗЫЛТҮШЛӘР. 15.01.2016

МАКСАТ.Кышлаучы кошлар турында шигьри табышмаклар уку.Кышлаучы кошларны күзәтү балаларда зур кызыксыну уята. Агач ботагындагы кызылтүшләрне күреп узебез дә кисеп кызылтүшләр ясадык,һәм шул кызылтүшләрне агач ботагына урнаштырдык.
-
Безнең канатлы дусларыбыз. 11.01.2016

Максат.Балаларда кошларга карата мәрхәмәтлелек,кайгыртучанлык хисе тәрбияләү,аларны рәнҗетмәскә кирәклеген төшендерү.Балаларның кышлаучы кошлар турында белемнәрен ныгыту.Җимлекләргә ашарга салу. Кошлар өчен салкын куркыныч түгел,ә бәлки ачлык куркыныч икәнен аңлатып,һәрдаим җимлекләрне җим белән тулыландырып тору.









