Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, Республика Татарстан, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11а |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | dsnaty.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Нижнеатынский детский сад" |
| Руководитель: | Хусаинова Хатира Мухамметхарисовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 11 бала / 11 детей (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 1 педагог / 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
02.10.2023

QR – коды для оценки качества условий осуществления образовательной деятельности детского сада
-
Бәйрәм белән!!))) 01.10.2023

Зәңгәр күгемдә ал кояш
Сүнмәсен, балкып торсын
Өлкәннәрнең көләч йөзе
Гөл көләч булып калсын.
Туган җирем ал чәчәкле
Гүзәл гөлбакча булсын.
Җиребез, зәңгәр күгебез
Шат җырлар белән тулсын!
-
Өлкәннәребезгә бүләгебез))) 29.09.2023

Нәни кулларыбыз белән
Тик сезгә , диеп кенә
Әзерләдек бүләкләрне
Бик зур көч куеп кына. -
"Бе терроризмга каршы" рәсем эшчәнлеге))) 26.09.2023

-
Кисеп ябыштыру эшчәнлеге))) 25.09.2023

Тема: "Зур һәм кечкенә туплар»
Максат: Балаларны зур һәм кечкенә түгәрәк формаларны сайларга өйрәтү. Түгәрәк формадагы предметлар, аларның зурлыгы буенча аермалары турында күзаллауларны ныгыту. Рәсемнәрне чиста-пөхтә ябыштырырга өйрәнү.
- Рәсемнәр карау
-Табышмаклар әйтү.
-Эшләү аламын аңлату.
- Физ-ка
-Мөстәкыйль эшчәнлек
-
Рәсем эшчәнлеге))) 21.09.2023

Тема:”Шарларга төсле җепләр бәйлибез”
Максат: рәсем ясауга кызыксыну тәрбияләү; балаларны дөрес итеп карандаш тотарга өйрәтүне дәвам итү,туры вертикаль сызыклар сызарга, кырыйга чыгармыйча буярга өйрәтү;чиста,пөхтә эшләү.
-
Режим моментында)))) 18.09.2023

«Салават күпере» журналын бик яратып укыйбыз. Анда килгән биремнәрне һәм уеннарны эшләп ял вакытларында күмәк күңел ачабыз.
-
Саф һавада күңелле)))) 14.09.2023

Саф һавада күңелле
“Саф һава – тәнгә дәва” , дип юкка гына әйтмиләр. Балаларның сәламәтлеген ныгытуда саф һаваның әһәмияте бик зур. Шуңа күрә дә Һава торышы матур торудан файдаланып, без балалар белән урамда озаграк йөрергә тырышабыз. Анда төрле түгәрәк, хәрәкәтле уеннар уйныйбыз, ярышлар оештырабыз. Шулай ук хезмәт күнекмәләрен дә камилләштерәбез. Көннәр матур торганда бу мөмкинлектән файдаланып калырга ашыгыйк. -
кул эше эшчәнлеге))) 11.09.2023

Максаты: 1) балаларны турыпочмаклыкның почмакларын түгәрәкләп кисәргә өйрәтү;
2) кайчыны дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту, рәсемнең өлешләрен пөхтә итеп ябыштырырга өйрәнү;
3) эшләренең нәтиҗәсен күрергә, бәя бирергә өйрәнү, күзаллау сәләтләрен үстерү.
Бурычлары:
- гөмбәләр турындагы белемнәрен арттыру,
- гөмбә төзелешен өйрәтү,
- агулы, ашарга яраклы гөмбәләр турында мәгълүмат бирү,
- гөмбәлек, гөмбәче кебек яңа сүзләр өйрәнү,
- кәгазьдән гөмбә кисәргә өйрәнү,
- табигатькә сак караш тәрбияләү.
-
"Кояшта кунакта" рәсем эшчәнлеге. 07.09.2023

1. Сары, кызыл, зәңгәр һәм яшел төсләрне ныгыту, аларны атый белү, түгәрәк формасын истә калдыру;
2. Кояш образын төс ярдәмендә рәсемдә күрсәтә белү; зур һәм кечкенә, бер һәм күп, түгәрәк форманы тирә-яктагы предметлар белән чагыштыру;
3. Сөйләм телен, кече кул моторикасын үстерү; тәрбияче күрсәткән хәрәкәтләрне кабул итү һәм кабалау сәләтен формалаштыру;
4. Балаларда чисталык, пөхтәлек, рәсем ясауга кызыксыну тудыру.
Җиһаз: мольберт, Кояш - персонажы, аудиоязма, сары гуашь, кисточкалар, салфеткалар, сары түгәрәк төшкән альбом бите.








