Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, Республика Татарстан, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11а |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | dsnaty.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Нижнеатынский детский сад" |
| Руководитель: | Хусаинова Хатира Мухамметхарисовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 11 бала / 11 детей (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 1 педагог / 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Кисеп ябыштыру)))) 30.11.2017

Максат: кәгазь белән эшләү мөмкинлекләрен үстерү; хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерү, төгәл утәүләренә ирешү; төгәллек, пөхтәлек, түземлелек, бердәмлек тәрбияләү; мөстәкыйльлек сыйфатлары камилләштерү.
-
29.11.2017

Мәктәптә әниләр көненә уздырылган кичәдә чыгышә ясадык.Үзебезнең матур биюебезне бүләк иттек.
-
"Юлда йөрсәң бул уяу! " 27.11.2017

Бүген безнең балалар бакчасына мәктәп укучылары кунакка керделәр.
Алар “Юлда йөрсәң-бул уяу” исемле темага балаларга сораулар бирделәр,
табышмаклар әйттеләр. Бу очрашу бик күңелле һәм файдалы булды. Без сезне тагын көтеп калабыз.
-
Бәйрәм белән!!! 25.11.2017

Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Чөнки ул сине тудырган, бишектә тирбәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын күңеленә сеңдергән. Әниләрнең кылган изгелекләрен санап бетерү мөмкин түгел. Әниләребезнең кайгыртучан карашы, җылы сүзләре, акыллы киңәшләре гомер буена безне озата килә, җанга рәхәтлек бирә
Әни... Әнкәй...
Изге куңел!
Бернәрсә дә аналардан
Өстен тугел...
Йөрэген ул кысып
Купкә түзә,
"Балам" диеп
Куңел кылын өзә-өзә...
Кузләреңдә тирән мәгънә -
Тормыш сере...
Утта янып, судан чыккан
Аның сузе...
Сөенсәк тә, көенсәк тә
Әни кирәк!
Һэр эштә дә баласына
Ана терәк...
Әни... Әнкәй...
Һәрчак җылы кочак...
Кайгырасың, ут йотасың
Шуңа да син
Сунмәс учак...
Әни... Әнкәй...
Сөюемнең ин олысы
Сиңа гына!
Шөкер укыйм
Булганыңа Ходаема... -
"Без - табигать дуслары" 24.11.2017

Табигатьне саклау – ул үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау дигән сүз ул. Һәр гамәлне акыл белән башкарырга кирәк, шул чакта гына без матурлыкны табигатьне коткарып кала алабыз Табигать белән элемтәгә керү, күзәтү, хезмәт, уен, сәнгать эшчәнлеге аша тагын да белемнәрен ныгыту – бу экологик белемне күтәрүнең төп ачкычы. Бу проблема сезнең дә күңелгә тия икән, моны балаларга күрсәтергә, бирергә мөмкин. Чөнки балалар безгә караганда нечкә күңелле һәм чистарак. Табигатькә карата аларда нәфрәт, сакчыл караш югала икән, димәк, бу безнең гаеп. Дөньяда табигать һәм балалар бергә бәхетле, озын гомерле булып, тынычлыкта яшәргә язсын, бу бик тә кирәк!
Балалар күңеленә матурлык һәм мәрхәмәтлелек орлыклары чәчү, битарафлыкны җиңү, нәниләрне табигатьне саклаучылар итеп тәрбияләү – безнең изге бурыч. Шуңа күрә без үзебездән соң килгән буынга кешеләр тарафыннан җимерелгән бушлык түгел, ә шаулап чәчәк атып утырган җир калдырырга тиеш :
И,күңелле бергә безгә,
Табигать кочагында.
Менә шуны истә тоту
Кирәктер шул чагында.
Агачларны сындырмагыз,
Кош оясын ватмагыз,
Суларны да пычыратмагыз,
Пыяла – чүп атмагыз!
Эссе чакта, коры чакта
Урманда ут якмагыз.
Табигать – ул безнең әни,
Табигатьне саклагыз!!!
-
24.11.2017

Максат:
-тере һәм тере булмаган табигать, табигать күренешләре, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында белем бирү;
-табигатькә мәһәббәт, үсемлекләргә , төрле җан ияләренә сакчыл караш тәрбияләү;
-табигать кочагында үзеңне дөрес тоту, җир-суны пычратмау, яшеллекне һәм җан ияләрен саклау кирәклеген төшендерү.
-
22.11.2017

Хәрәкәтнең бөтен төрен
Ясыйбыз сизмичә дә.
Үреләбез, иеләбез
Без эһ-эһ итмичә дә.
-
21.11.2017

Шашка – шахмат безнең дуслар,
Аерылмыйбыз бер көн дә.
Баш миләренә хәрәкәт –
Читттә калмый беркем дә.
-
"Без - табигать дуслары"мәктәпкә хәзерлек төркемендә рәсем эшчәнлеге))) 16.11.2017

Максат:
-тере һәм тере булмаган табигать, табигать күренешләре, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында белем бирү;
-табигатькә мәһәббәт, үсемлекләргә , төрле җан ияләренә сакчыл караш тәрбияләү;
-табигать кочагында үзеңне дөрес тоту, җир-суны пычратмау, яшеллекне һәм җан ияләрен саклау кирәклеген төшендерү.
-
Русский язык. Тема:" Дом и двор" 15.11.2017

1. Совершенствование умений и навыков аудирования и говорения в знакомых игровых и учебных ситуациях по пройденным темам.
2. Активизация вопросительных предложений с вопросительными словами какой, куда, что делают?
3. Развитие внимания и памяти.








