Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Шакиров Радис Наилович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 31 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
Первенство Республики по национальной борьбе 22.02.2019

В с. Высокая Гора c 19 февраля 2019 года 21 февраля 2019 года проходило Первенство Республики по национальной борьбе на приз журнала "Сабантуй". В данном Первенстве принял участие и ученик нашего класса Хадиев.М. Он занял 3 место (тренер Лутфуллин Т.А.) Поздравляем!
-
“Сугышчан туганлык оешмасы “ вәкилләре бездә кунакта 22.02.2019

Хәрби - патриотик айлык кысаларында оештырылган иң күркәм чараларның берсе- 22 нче февраль көнне үтте.
Бу көнне мәктәбебез укучылары белән очрашуга районыбызда эшләп килүче “Сугышчан туганлык оешмасы “ вәкилләре Гарифуллин Р. М. ,Загриев Р. Р. , Шакирзянов Д.З. һәм армиядәге хезмәт елларын Әфганстан һәм Чечняда үткәргән авылдашларыбыз килде.
Әлеге егетләр мәктәбебез өчен бәһаләп бетергесез зур эш башкарганнар :
армия хезмәтен сугыш уты барган илләрдә үткәргән авылдашларыбыз турында мәгълүмат туплап,аларның фотоларын җыеп, бер стендка туплаганнар. Әлеге әзер стендны мәктәбебезгә тапшыру тантанасы көчле алкышлар һәм рәхмәт сүзләре белән үтте.
Килгән кунаклар үз чыгышларында киләчәктә сугышлар булмасын, балалар тырышып укысыннар, егетләр үзләрен армия хезмәтенә алдан ныклап әзерләсеннәр иде дигән теләкләрен белдерделәр.
-
23 февраль –Ватанны саклаучылар коне. 22.02.2019

Мәктәптә 23 февраль –Ватанны саклаучылар коненә багышланган зур кичә булды. Башлангыч класс укучылары укытучылары Даутова Р.Г. һәм Давлиева А.Р. җитәкчелегендә әтиләрен чакырып бәйрәм концерты күрсәттеләр. Кичәнең икенче олешендә әтиләр ике командага бүленеп тапкырлыкта , җитезлектә көч сынаштылар. Бәйрәм ахырында укучылар әтиләренә үзләре ясаган бүләкләрен бирделәр.
Бәйрәм уңаеннан башлангыч класс укучылары әтиләрнең һөнәрен өйрәнеп “ Егет кешегә җитмеш торле һөнәр дә аз” һәм “Билен кысып буган диләр, солдатта булган диләр” исемнәре астында фотокүргәзмә оештырдылар.
-
Яшь юристлар Советы әгъзасы белэн очрашу 21.02.2019

Төрле өлкәләрдә эшләүче белгечләрнең халык белән очрашулары кысаларында мәктәбебезгә дә бер төркем кунаклар килде.Алар укучылар, укытучылар коллективы белән очрашты. Аерым алганда, Россия юристлары берлегенең Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан региональ бүлеге каршында оештырылган яшь юристлар Советы әгъзасы Хайруллин Р. Р. ның укучылар белән үткәргән әңгәмәсе һәрбер тыңлаучы өчен файдалы булды.Ул коррупция күренеше , аның тарихы ,җәмгыятебезгә китергән зыяны турында сөйләде.Кызганыч, әлеге яман күренешне тамырдан бетерү мөмкин түгел, әмма киметү өчен һәрберебезнең кулыннан килгәнчә эш алып баруы сорала .Чыгыштан укучылар үзләре өчен файдалы булган бай мәгълүмат алдылар. Соңыннан Раил Рамил улы тыңлаучыларны кызыксындырган сорауларыга җавап бирде.
-
“Туган телеңне өйрән һәм ярат” 21.02.2019

21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә “Туган телеңне өйрән һәм ярат” исемле класстан тыш чара үткәрелде. Чараның максаты – ана телебезгә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү, туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү. Бәйрәм барышында татар, рус, инглиз телләрендә матур шигырьләр яңгырады, кичәнең икенче өлешендә викторина үткәрелде. Укучыларыбыз чарада бик актив катнаштылар.
-
Шигырь бәйгесендә. 20.02.2019

20 нче февраль көнне Арча шәһәренең 5 нче гимназиясендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы мәгариф идарәсе планы нигезендә һәм “2014-2021 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау,өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын, концепциясен тормышка ашыру максатыннан, 21 нче февраль- Халыкара туган тел көне уңаеннан, “Туган телеңне өйрән һәм ярат” шигырь укучылар бәйгесе уздырылды.
Шигырь уку бәйгесендә төп һәм гомуми белем оешмаларының туган тел һәм әдәбият укытучылары катнашты. Чарада алар башкаруында танылган татар шагыйрьләренең туган тел, туган якка багышланган шигъри әсәрләре яңгырады. Әлеге бәйгедә мәктәбебездән туган тел, әдәбият укытучысы Хәмидуллин Данис Мәхмүт улы катнашты. Ул шагыйрә Лена Шагыйрьҗанның “Туган телгә мәдхия” әсәрен укыды. Нәтиҗәдә 2 нче урынга лаек булды, Диплом белән бүләкләнде.Котлыйбыз!.
-
Балалар матбугатына күзәтү 19.02.2019

5-7 нче сыйныфларда үткәрелгән чираттагы класс сәгате балалар матбугатына күзәтү формасында оештырылды. Укучылар игътибарына “Көмеш кыңгырау” газетасы һәм “Сабантуй” журналы материаллары тәкъдим ителде. Әлеге басмаларга укучыларның әти-әниләре язылдылар, балалар исә газета-журнал материалларын яратып укыйлар. Укучыларга аеруча шигырьләр, хикәяләр,файдалы киңәшләр ошый. Укытучы исә туган телебездә басылган газета-журналларның телебезне баетуга, әдәп-әхлак кагыйдәләрен үзләштерергә һәм, әлбәттә, төрле өлкәләр буенча мәгълүматлы булуда файдалы чыганак икәнлеген төшендерергә тырышты. Сыйныфыбыз почмагындагы махсус “кесә”гә “Арча хәбәрләре”ндәге кайбер язмаларны салабыз: башкалар да танышсыннар.
Хәзерге басмалар укучыларны җәлеп итә, төсле, материаллар зәвык белән бизәлеп бирелә. Укучыларга мөхәррир,тираж, журналист төшенчәләре аңлатылды.Балалар яшьтәшләре иҗат иткән әсәрләрне үзләре дә укып күрсәттеләр. Йосыпова Дилә ризык пешерү рецептлары белән кызыксына, бу басмалар аңа шул яктан файдалы һәм кызыклы. Ул “Тылсымлы куллар “ журналын да яратып укый. Дәрес азагында милли матбугатыбызның бүгенге хәле турында да сүз булды. Вакытлы матбугатка язылу, аны уку -туган телебезне, милләтебезне саклауга үзебездән өлеш кертү ул.Әлеге фикер белән укучылар да килеште.
-
“Ватанны саклаучыларга- котлау открыткасы” 18.02.2019

Хәрби-патриотик айлык кысаларында мәктәбебездә “Ватанны саклаучыларга- котлау открыткасы” темасына рәсем конкурсы оештырылды. Әлеге идеяне барлык укучылар да бердәм күтәреп алдылар. Соңыннан балаларның иҗат җимешләре күргәзмз-стендта урын алачак.Аерым эшләр бүгенге көндә Россия армиясендә хезмәт итүче авылдашларыбызга җибәреләчәк.
Әлеге чара рәсем сәнгатен үз иткән балаларга сәләтләрен, осталыкларын күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек. Укучы балаларга әти-әниләре дә ярдәм итәргә алындылар. Ватанны саклау чылар көненә багышлап уздырылган әлеге конкурска айлык тәмамланганнан соң йомгак ясалачак.
-
“Салют сиңа, Муса Җәлил” 16.02.2019

15 февраль – Советлар Союзы Герое, атаклы татар совет шагыйре Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан мэктәптә шигырь бәйрәме үткәрелде. Башлангыч класс укучылары шагыйрьнең балалар өчен язылган шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар. Югары класс укучылары “Моабит дәфтәре” нә кергән шигырьләренә тукталдылар. Кичә “Салют сиңа, Муса Җәлил” җыры белән тәмамланды.
-
Профсоюз җыелышы 15.02.2019

МБГБУ “Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе”ндә 2018 нче уку елында мәктәп администрациясе белән Профсоюз комитеты арасында 2017-2019 нчы елларга төзелгән “Коллектив килешү”нең үтәлешен тикшердек, карар кабул иттек.
















