Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Шакиров Радис Наилович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 31 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Новости МБОУ "Нижнеатынская ООШ"
Мондый вакыйгалар кабатланмасын!
Опубликовано: 03.09.20213 нче сентябрь терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек күрсәтү көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңай белән укучыларда терроризмга карата нәфрәт тәрбияләү, аның куркыныч асылын аңлату, Беслан шәһәрендәге һәм Казандагы 175 нче гимназия вакыйгаларын искә төшерү, куркынычсызлык чаралары барлау,уяулык саклык, патриотик хисләр тәрбияләү, бердәмлек, дуслык төшенчәләрен ныгыту максатыннан 5- 8 нче сыйныф укучылары белән класс сәгате үткәрелде. Терроризм сүзенең мәгънәсе аңлатылды.
Югарыда аталган вакыйгалар турында укучылар әзерләп килгән чыгышлар тыңланды. Мондый вакыйгалар кабатланмасын өчен, һәрберебезгә уяу булырга кирәк, саклык чараларын күрә белү шарт. Әңгәмә вакытында куркыныч хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен дә искә төшереп уздык. Класс сәгате шагыйрь Мәхмүт Хөсәен тарафыннан иҗат ителгән “Матур илем – батыр илем” әсәрен уку белән тәмамланды.
Башлангыч сыйныф укучылары шушы теманы яктырткан рәсемнәр ясадылар.
К списку новостей
















