Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 250 /Бездә укыйлар 250 укучы |
| У нас учат: | 35/Бездә укыталар 35 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 131 132 133 ( 134 ) 135 136 137 138 139 140 >>
-
Котлыйбыз!!! 23.02.2018

Хәрмәтле ир укытучылар,егетләр!!!Сезне якынлашып килүче күркәм бәйрәм,23 нче февраль,Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйбыз.Сезгә хәерле,озын,бәхетле,борчу-хәсрәтсез гомер,якыннарыгызның күңел җылысын,кешеләрнең хөрмәтен тоеп яшәвегезне.йөргән юлларыгыз якты булуын.күңелегездә матурлык,йөрәгегездә шәфкатьлелек нуры сүнмәвен.эшләрегез уң табыннарыгыз мул булуын һәм яңадан-яңа уңышларга ирешүегезне теләп калабыз.Яраткан,сөекле дусларыгыз,якын туганнарыгыз янәшәсендә бәхетле озын гомер кичерегез!!!
Беркайчан да каушап калмагыз сез
Юлдаш булсын сезгә сизгерлек.
Хыялларыгыз чынга ашкан мәлдә
Калдырмасын сезне өлгерлек. -
Технология,сәнгать,физкультура атналыгы дәвам итә 22.02.2018

Технология,сәнгать,физкультура атналыгы дәвам итә. Технология укытучысы Файзрахманов Р.Г. 4 класс белән ачык дәрес курсәтә.
-
Туган тел көне 21.02.2018

Туган тел көне уңаеннан мәктәп китапханәчесе Садикова Резеда Рауфовна башлангыч класс укучылары белән кичә уздырды.Укучылар төрле татар шагыйрьләрен искә төшерделәр,аларның әсәрләрен сөйләделәр.
-
Старосталар ярышы 21.02.2018

Ел саен мәктәптә класс старосталары ярышы уза.Җиңүче класска күчмә кубок тапшырыла .20 февраль көнне 6-8 классларның старосталары арасында ярыш узды.Алар үзләре белән таныштырдылар,җыр-бию башкардылар,төрле ситуациядән чыгу юлларын эзләделәр.Һәр староста үз номинациясендә җиңүче булды.Күчмә кубокны 7А классы старостасы Хабибуллина А.алды.
-
Технология,сәнгать,физкультура атналыгы 20.02.2018

Атналык кысаларында музыка һәм рәсем укытучысы Самигуллина Алсу Ваисовна укучыларның 23 февральгә багышлап ясаган рәсемнәреннән күргәзмә оештырды. Күргәзмәдә 5-6 класс укучыларының иң уңышлы дип саналган рәсемнәре урын алды.
-
Технология,сәнгать,физкультура атналыгы 19.02.2018

Бу атнаны мәктәптә технология,сәнгать,физкультура атналыгы башланды.Технология укытучысы Хабибуллина Гузәлия Руфисовна укучылары теккән әйберләрдән күргәзмә оештырды.
-
Котлыйбыз! 19.02.2018

7 б классы укучысы Хабибуллина Алсу Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан Кукмара районы Яныль урта мәктәбе базасында оештырылган “Туган җир сулышы” 2 нче республика фәнни- практик конференциясендә “Кайда да йорәктә Туган җир” номенациясендә “ Математик Юныс Оруви эзеннән “ фәнни- тикшерү эше белән 1 нче урын алды.Укытучысы Тухфатуллина Ләйлә Рәүф кызы .9А сыйныф укучысы Аксакова Миләүшә "Үзең иҗат иткән шигырьләр" номинациясендә икенче урынны алды.Укытучысы Садриева Алия Нурисламовна.Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз.
-
Әфганчылар белән очрашу 17.02.2018

Кичә Яңа Кенәр урта мәктәбендә Әфган сугышы ветераннары белән очрашу узды. Яңа Кенәр авыл җирлегенә караган авыллардан барлыгы 15 кеше Әфган сугышында катнашкан.Очрашуга барлыгы 6 әфганчы килде.Алар укучыларга үзләренең сугышта күргәннәре турында сөйләделәр.Укучылар батырларга җыр-бию бүләк иттеләр.
-
М.Җәлил туган көн 15.02.2018

15 февраль көнне Сөрде башлангыч мәктәбендә М. Җәлил туган көнгә багышланган кичә үтте. Укучылар М.Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, шигъри викторинада катнаштылар.
-
Аҗаган-2018
14.02.2018
14 февралҗь көнне Арча шәһәренең 5 нче гимназиясендә "Аҗаган -2018" уены узды.Командалар төрле ярышларда көч сынаштылар.Яңа Кенәр командасы 25 команда арасында уңышлы чыгыш ясап 5 урынны алды.Команданы ,җитәкчесе Габдрахманов В.В. чын күңелдән котлыйбыз,уңышлар телибез.








