Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 250 /Бездә укыйлар 250 укучы |
| У нас учат: | 35/Бездә укыталар 35 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 ( 178 ) 179 180 >>
-
Котлыйбыз! 15.11.2016

2 А классы укучыларыннан торган "Танцевальный рай" бию коллективы(җитәкчеләре Нуриева Г.Ф.) Казан шәһәрендә узган"Золотой Петушок" дип исемләнгән ачык региональ конкурста катнашып икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.Аларны чын күңелдән котлыйбыз.
-
Медосмотр 14.11.2016

Бүген Яңа Кенәр мәктәбе укучылары ел да үтә торган медицина тикшеренүе узалар.Яңа Кенәр поликлиникасы педиатры Аксакова Р.Р. һәр укучыны карап,сәламәтлек группасын билгели,киңәшләрен бирә.
-
Старосталар эшчәнлеге 11.11.2016

Буген 11 ноябрь көнне 6А класс старостасы Абдрашитова А.М. "Табигатьне бергәләп саклыйк" дип исемләнгән тәрбия сәгате тәкъдим итте.Ул тәрбия сәгатендә балаларга табигатьне сакларга, аңа сак караш булдырыга чакырды.
-
Педагогик совет утырышы
10.11.2016
9 ноябрь көнне мәктәптә педагогик совет утырышы булды.Укыту эшләре буенча директор урынбасары беренче чиреккә нәтиҗә ясады.Һәр классның сыйфат күрсәткечен,экзамен бирелә торган фәннәрдән алынган сынап карау имтиханнарының нәтиҗәсен анализлады.Укытучылар Габдрахманова И.М.,Тухфатуллина Л.Р.,Хабибуллина Г.Р. Ханафиева С.К. үзләренең сәләтле балар белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.Утырышта шулай ук төрле агымдагы мәсьәләләр каралды.
-
Котлыйбыз! 10.11.2016

4 класс укучылары(класс җитәкчеләре Сафина Р.С.) рус теле буенча уздырылган "Русский с Пушкиным" дигән онлайн-олимпиадада катнашып,төрле дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнделәр.Аларны чын күңелдән котлыйбыз.
-
Мини-футбол 09.11.2016

Көзге каникул вакытында мини-футбол буенча ярыш булды.Яңа Кенәр мәктәбе командасы бу ярышта икенче урынны алды.Командадан ике егет -Валиев И.,Шакирзянов Р. иң яхшы уенчылар булып танылдылар.Алар 11-13 ноябрьдә республика беренчелеге өчен Аксубайда үтәчәк ярышларда катнашачаклар.Аларга уңышлар телибез.
-
Безнекеләр беренче. 08.11.2016

Район беренчелегенә уздырылган волейбол ярышында Яңа Кенәр мәктәбенең егетләр һәм кызлар командалары беренче урынны алдылар.Аларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез.Безнең кызлар-Биктова Р.,Габрахманова А..Каюмова А. иң яхшы волейболчылар исемлегенә керделәр һәм алар район данын якларга республика ярышына баралар.
-
Икенче чирек башланды 07.11.2016

Көзге каникуллар тәмам.Алда икенче чирек.Бүген чирекнең беренче көне.Укучылар ял итеп көч җыеп кабат мәктәпкә җыелдылар.
-
4 -ноябрь-Бердәмлек көне 04.11.2016

-
Настольный теннис 04.11.2016

4 ноября в спортивном зале ДЮСШ «Арча» прошло лично-командное первенство Арского муниципального района по настольному теннису среди юношей и девушек 2000-2001 г.р. и моложе. Из нашей школы в соревнования приняли участие Галимзянов И. и Шамсутдинов И. (тренер Хайруллин З.Т.).Желаем удачи в дальнейших соревнованиях!








