Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 250 /Бездә укыйлар 250 укучы |
| У нас учат: | 35/Бездә укыталар 35 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 181 182 183 ( 184 ) 185 186 187 188 189 190 >>
-
Уңыш җыябыз. 29.09.2016

Сөрде башлангыч мәктәбе укучылары җәен карап үстергән яшелчәләрне җыялар.
Быел мәктәп бакчасыннан
Бик югары уңыш алдык без.
Ашханәдә кышын ашар өчен
Яшелчәләр кертеп салдык без. -
Агач утырту көне 29.09.2016

Агач утырту көне уңаеннан бүген 9 класс укучылары агач утырттылар.Алар чыгарылыш класслар аллеясы булдырдылар.Киләчәктә шушы аллеядагы агачлар матур булып үсәрләр дигән теләктә калабыз.
-
5 класста мониторинг 29.09.2016

Бүген 5 класс укучылары математикадан мониторинг эшләделәр.
-
Интернет дәрес 27.09.2016

Бүген Яңа Кенәр урта мәктәбенең 9-11 класс укучылары һәм укытучылар интернет челтәрендә уздырылган интернет-дәрестә катнаштылар.Интернет дәреснең темасы наркоманияне кисәтүгә багышланган иде.
-
Уңыш җыябыз. 27.09.2016

Укучылар мәктәп бакчасында кишер уңышы җыялар.
-
Көзге уңыш 26.09.2016

Укучыларның, укытучыларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе булып бакчаларда яшелчә уңышы өлгерде.Яңа Кенәр мәктәбенең яшелчә бакчасында кәбестә мул уңыш бирде.
-
Ярминкә гөрли 24.09.2016

Бүген "Казан" агропромышленность паркында чираттагы ярминкә- мәктәп ярминкәсе үткәрелә. Республикабызның барлык районнарыннан белем бирү учреждениеләре үзләре җитештергән продукцияне шәһәр халкына тәкъдим итте. Ярминкәдә безнең Яңа Кенәр мәктәбе дә катнаша. Сатып алучыларга бик бай ассортимент тәкъдим ителде: югары сыйфатлы кәбестә, кишер, суган, чөгендер һ.б, җиләк-җимешнең төрле төрләре, консервланган продуктлар, сөт продуктлары, миллекләр шәһәр халкының ихтыяҗын канәгатьләндерде.
-
Кукольный театр 23.09.2016

23 сентябрь көнне мәктәбебезгә Сәнгать студиясеннэн курчак театры килде,алар укучыларга электр энергиясе куркынычсызлыгы кагыйдэлэрен искә төшерү максатыннан театр күрсәттеләр.
-
Конкурста катнашабыз. 20.09.2016

Укучылар арасында төрле-төрле бәйгеләр,конкурслар гел уздырылып тора.безнең мәктәп укучылары бу конкурсларда бик теләп катнашалар.9Б класс укучысы Бадретдинова А.,Шайхиева Ф.,6Б класс укучысы Хайруллина А. "Без бергә"дип исемләнгән конкурста катнашып сертификат белән бүләкләнделәр.Кызларны чын күңелдән котлыйбыз.
-
Терроризмга каршы 20.09.2016

Яңа Кенәр авылы китапханәсе хезмәткәрләре 9 класс укучыларына терроризмга каршы әңгәмә уздырдылар.








