Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 250 /Бездә укыйлар 250 укучы |
| У нас учат: | 35/Бездә укыталар 35 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 211 212 ( 213 ) 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Рәсем конкурсы 01.12.2015

Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан, 2015 ел- Россия Федерациясендә Әдәбият елы дип игълан ителү, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан, 2015 нче елның декабрендә Арча муниципаль районы Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе базасында “Тукай эзләреннән” исемле фоторәсем-сәяхәт, рәсемнәр конкурсы оештырыла.
Яңа Кенәр мәктәбенең 1А класс укучылары бу конкурста бик теләп катнаштылар. Аларның күбесе Тукай әкиятләренә рәсемнәр ясаганнар иде.
-
Котлыйбыз! 30.11.2015

Тарих фәненнән олимпиаданың район турында призер булган
8А класс укучысы Нәҗметдинова Алинәне(укытучысы Фазуллина Л.Р.)
чын күңелдән котлыйбыз һәм уңышлар телибез.
-
Әниләр бәйрәме! 30.11.2015

Сөрде башлангыч мәктәбендә Әниләр көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәмгә әниләр килде. Балалар әниләргә бәйрәм концерты оештырдылар.
Бүген - Әниләр көне,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
Әниләрнең көненә
Куана шулай алар.
Әниләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар.
-
Бәйрәм белән хөрмәтле әниләребез!!! 29.11.2015

Кадерле Әниләр!
Сезне якынлашып килүче Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез! Сез – безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. Сез булган җирдә ризык бар, җылы бар.
Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешеләребез - Әниләр!
Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын Сезгә! Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк!
Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез!
Иң кадерле, иң хөрмәтле
Булсын җирдә әниләр.
Әниләрне кадерләсәк,
Тыныч булыр ил – көннәр
-
Котлыйбыз! 28.11.2015

Биология олимпиадасының район турында призер булган
9 класс укучысы Шарипова Римманы(укытучысы Садыкова Н.К.)
11 класс укучысы Сагдуллин Салаватны (укытучысы Садыкова Н.К.)
чын күңелдән котлыйбыз.Аларга уңышлар телибез.
-
Математикадан тестирование 28.11.2015

Бүген 9 класс укучылары математикадан ОГЭ форматында тестирование үтәләр.Аларга уңышлар телибез.
-
Математика,информатика атналыгы-бишенче көн. 27.11.2015

Бүген математика-информатика атналыгының бишенче көне.Информатика укытучысы Фазуллина Э.Н. 8Б классында "Файллар системасы" дигән темага ачык дәрес үткәрде.
-
"Ана бөек исем!" 27.11.2015

27 ноябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары Әниләр көне уңаеннан " Ана бөек исем" дип исемләнгән чара үткәрделәр. Укучылар әниләрен бәйрәмгә чакырып,аларга үзләренең җырларын. биюләрен. шигырләрен бүләк иттеләр.
-
Әниләр бәйрәме! 27.11.2015

27 ноябрь көнне 6 нчы "Б" сыйныф укучылары,сыйныф җитәкчесе Әниләрне чакырып "Әниләр көне " уңаеннан әзерләнгән бәйрәм үткәрделәр.Бәйрәм кичәсе җырлар,шигырьләр,җылы теләкләр белән үрелеп барды.Әниләр дә укучылар да бәйрәмне бик яратып,сыйныф җитәкчесе Фәридә Әхмәтхасановнага рәхмәт белдереп кайтып киттеләр.
-
Котлыйбыз! 26.11.2015

25 ноябрь көнне Арчада математика олимпиадасының район туры үтте.Яңа Кенәр мәктәбенән
11 класс укучысы Нигметзянов Раил-1 урын (укытучысы Тухватуллина Л.Р.)
10 класс укучысы Хадиев Илнар-призер (укытучысы Галяутдинов М.)
8 класс укучысы Латипова Лилия-призер (укытучысы Тухватуллина Л.Р.)
6 класс укучысы Хакимов Илмир-призер (укытучысы Мостафина Г.Г.)
булдылар.
Җиңүче укучыларны һәм укытучыларны чын күңелдән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!








