Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 250 /Бездә укыйлар 250 укучы |
| У нас учат: | 35/Бездә укыталар 35 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << ( 231 ) 232 233 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
Фәнни -гамәли конференция 29.04.2015

Укучыларны фәнни- эзләнү эшчәнлегенә тарту масатыннан мәктәптә ел саен РСФСР ның атказанган укытучысы , сугыш ветераны Рәгыйб Усман улы Халитов исемендәге укучыларның фәнни гамәли конференциясе үткәрелә. Быел ул 4 нче конференция булып , бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Конференциянең беренче турына мәктәптән 35 тән артык эш кабул ителеп, икенче турга 5-11 сыйныфлардан 17 , 1-4 сыйныфлардан 6 эш икенче турга тәкъдим ителде. Укучылар тарафыннан тәкдим ителгән эшләр җирле материалларга нигезләнгән, эчтәлекле, эзләнү өлеше булуы белән бәяләнде. Укучыларның эшләре Проект, Мәкалә, Презентация,Фәнни эзләнү, Реферат номенацияләре буенча бәяләнде. Конференциядә “Бердәм Россия” пратиясенең Яңа Кенәр җирлеге бүлекчәсе җитәкчесе Җәүдән Галимуллин катнашты.
-
Фәнни -гамәли конференция 29.04.2015

Бүген 1-4 сыйныфлар арасында Р.У.Халитов исемендәге укучыларның 4 фәнни-гамәли конференциясе булды.Конференция Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде.Анда 8 эш:4 төрле номинациядә каралды.Фәнни-тикшеренү эше номинациясендә 1 дәрәҗә диплом белән Хайруллина Азалия,2 дәрәҗә диплом белән Юсупова Гөлшат һәм Фазуллин Илназ;проект номинациясендә 1 дәрәҗә диплом белән Нигаметзянов Данияр;презентация номинациясендә Салихзянова Сөембикә;реферат номинациясендә беренче дәрәҗә диплом белән Зиннатова Виолетта ,икенче дәрәҗә диплом белән Мөхәммәтҗәнов Әсхадулла һәм Казаков Валерий бүләкләнделәр.
-
Тирә-якны чистартабыз 29.04.2015

Көннәр җылыну белән мәктәп тирәсендә дә эш күбәйде.Тирә-якны җыештыру өчен буш вакытларында укучылар ,укытучылар эшкә чыгалар.Мәктәп янындагы коелган яфраклар җыеп түгелде,тырмаланды,чәчәк түтәлләре тәртипкә китерелде.Ләкин территорияне җыештыру буенча эшлисе эшләр әле бик күп.
-
Татар теленнән мониторинг 29.04.2015

Бүген, 29 нчы апрель көнне, 4 нче сыйныф укучылары татар теленнән мониторинг тикшерү эшен башкардылар. Тест 40 минут барды. Укучыларның татар теленнән белем дәрәҗәсе тикшерелде.Бу монитарингта филиаллар белән бергә барлыгы 42 укучы катнашты.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап... 28.04.2015

70 еллыкка әзерлек кысаларында 28 апрель көнне мәктәбенең 10 класс укучылары Яңа Кенәр янгын күзәтчелеге бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә Яңа Ашыт авылындагы обелескны яңарту , әйләнә - тирәсен тәртипкә китерү эшен башкардылар. Обелеск янына агачлар утырттылар.
-
Төбәкара фәнни-гамәли конференция 28.04.2015

Казан шәһәренең "20 нче гимназия" гомуми белем бирү мәктәбендә " Алиш эзләреннән" дип аталган I төбәкара фәнни-гамәли конференция булды.Анда безнең мәктәптән 5 класс укучысы Хәкимов Илмир катнашты.Ул "Шигърият бакчасында" секциясендә 1 нче урынны алды.Илмирны һәм аның укытучысы Габдрахманова И.М. ны чын күңелдән котлыйбыз.Илмирга киләчәктә уңышлар телибез.
-
4 классларда мониторинг 27.04.2015

15 апрельдән башлап 4 класс укучыларының белем дәрәҗәләрен тикшерү буенча мониторинг үткәрелә.Бүген алар "Әйләнә-тирә дөнья" фәненнән тест эшләделәр.Мониторингта филиал мәктәпләрдән килгән укучылар белән бергә 42 укучы катнашты.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап... 27.04.2015

-
Тукай бәйрәме.
27.04.2015
27 апрель көнне Яңа Кенәр мәктәбенең бер төркем укучылары Яңа Кырлайга Габдулла Тукайның туган көненә багышланган Тукай бәйрәменә бардылар.Бәйрәмгә язучылар Рафис Корбан, якташыбыз Наил Касыймов,Рәмис Әймәт,мәртәбәле кунаклар килгәннәр иде.Арча районы Нуриев И.Г. Габдулла Тукайга багышлап үткәргән конкурсларда катнашып җиңү яулаган укучыларны котлады.Марафонда катнашучылар Арча шәһәреннә Яңа Кырлайга кадәр килделәр.Бәйрәмдә катнашучылар аларны каршы алды.Бәйрәм бик күңелле һәм күңелләрдә калырлык булды.
-
Тукай кичәсе 25.04.2015

Бүген Яңа Кенәр урта мәктәбендә Габдулла Тукайга багышланган "Тукай кичәсе" узды.Башлангыч сыйныф укучылары Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштерделәр.Алар "Бала белән күбәләк","Кызыклы шәкерт"," Гали бәлән Кәҗә" не бик оста башкардылар.








