Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 250 /Бездә укыйлар 250 укучы |
| У нас учат: | 35/Бездә укыталар 35 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Котлыйбыз. 08.04.2023

8 нче апрель көнне Урта Курса мәктәбендә 2010-11 нче елгы һәм аннан яшьрәк кызлар арасында волейбол ярышлары булып узды. Бүгенге турнирда Урта Курса, Кәче, Яңа Кырлай, Яңа Кенәр кызлары үзара ярышты.
- Яңа Кенәр мәктәбе командасы (тренеры Хайруллин З.Т.)3 урын яуладылар.Кызларыбызны алдагы ярышларда да уңышлар теләп калабыз -
Курс үттеләр 07.04.2023

Башлангыч сыйныф укытучыларыбыз Татарстан Республикасының Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту методик үзәгендә "Әйләнә-тирә дөнья"фәнен өйрәнүче укытучылар категориясе буенча курслар үттеләр
-
ЕГЭ га әзерлек 07.04.2023

Укучылар инглиз теленнән ЕГЭ га әзерләнәләр.
-
Ярышта 07.04.2023

Обж курсы буенча укытучы - оештыручы Габдрахманов Ваис Ваккасович бүген җиһангирлар командасының спорт ярышларында катнашты.
-
Очрашу 07.04.2023

"Яңа Кенәр урта гомуми белем бирү мәктәбе" базасында Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек вәкилләре Абдуллин Ленар Илсур улы һәм Хафизова Чулпан Рафагат кызы,«Арча агросәнәгать һөнәри көллияте»ГАПОУ педагогы катнашында чара узды. Очрашу югары сыйныф укучыларын һөнәри юнәлеш бирүгә юнәлдерелгән район проекты кысаларында уздырылды.
-
«Обелиск» акциясе 07.04.2023

7 апрельдә без һәлак булган авылдашларга куелган һәйкәл янындагы территорияне җыештыру буенча « Обелиск» акциясен үткәрдек. Һәйкәл янындагы территория безнең мәктәпкә беркетелгән. Мәктәп укучылары ел саен аны намус белән карыйлар.
-
ВПР 07.04.2023

Буген 4 класста әйләнә-тирә дөнья фәненнән ВПР узды.
-
ВПР 07.04.2023

7 классларда инглиз теленнән ВПР узды.
-
Сәламәт туклану" Бөтенроссия социаль акциясе 06.04.2023

3 апрельдә "Сәламәт туклану" Бөтенроссия социаль акциясе кысаларында дөрес туклану буенча интерактив дәрес уздырылды.Дәреснең темасы "Мин һәм мин ашаган әйбер". Дәреснең максатлары: укучыларның сәламәтлек турында белемнәрен киңәйтү, сәламәт туклану нигезләре һәм кагыйдәләре белән таныштыру.
-
Котлыйбыз. 06.04.2023

Татарстанда яшь шагыйрьләр һәм язучылар «Илһам» («Вдохновение») бөтенроссия конкурсының зона этаплары башланып китте.
Бу чара 5 нче апрель көнне Арчаның 6 нчы мәктәбе базасында оештырылды. Бәйгедә Яңа Кенәр урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Касыймова Алсу да катнашты. Киләчәктә дә Алсуга иҗади уңышлар телибез!








