Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 250 /Бездә укыйлар 250 укучы |
| У нас учат: | 35/Бездә укыталар 35 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
Котлыйбыз. 07.12.2022

"Юл иминлеге минуты" республика конкурсында катнашып,"Бала төп пассажир"номинациясендә 4 класс укучысы Хәйруллина Эльвира Зөлфәт кызы 1 нче урынны алды.Укытучысы Хабибуллина М.Р..Аларны чын күңелдән котлыйбыз.
-
Инвалидлар ункөнлеге 07.12.2022

Дөнья матур, дөнья киң диләр. Дөньяның матурлыгын күрим дисәң,күңел күзеңне генә ачып карарга кирәк. Кайгым бар дип. таллардай бөгелергә, зарланырга, уфтанырга. чатнап сынарга ашыкма. Яшәргә килгәнсең икән, яшә. Нинди мәгънәле сүзләр бит. Адәм баласы җиргә сыналыр өчен килә, диләр. Ә безнең Дима уфтанып өйдә утырырга яратмый, бакчага чыга, әнисенә булыша, төрле авылларга барып тамашачыны шаккаттырып йөрәгеннән ташып чыккан матур җырларын да бүләк итеп кайта ул. Буген дә ул безнең мэктэбебездэ укучылар белән очрашуга килде. Аның талантлылыгына, тыйнаклылыгына, акыллыгына шаккатырлык. Укучылар Дима абыйларына изге теләкләрен, булэклэрен, җыр, шигырьлэрен булэк иттеләр.
-
Итоговое сочинение 07.12.2022

Сегодня ученики 11 класса писали итоговое сочинение.
-
"Мин бит Арча баласы" конкурсында 06.12.2022

Шакирова Ралина ,Юсупова Амина,Гилазова Илина "Мин бит Арча баласы" конкурсында катнашып,уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Әниләр бәйрәме 02.12.2022

Буген 7 А, 7 Б укучылары әниләр өчен "Җир йөзендәге иң якын кояшым" исемле бәйрәм үткәрделәр.Класс җитәкчеләре Хафизова М. Р., Садриева А. Н.
-
" Кызыл тасма» социаль акциясе 02.12.2022

1 декабрьдә безнең мәктәптә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган " Кызыл тасма» социаль акциясе узды. Акция барышында укучылар кызыл тасмалар әзерләделәр. Кызыл тасма-СПИДка каршы көрәшнең халыкара символы-безнең кызгану, ярдәм һәм Спидсыз киләчәккә өмет символы, ул битарафлык символы.Бу символ бөтен дөньяда зур популярлык казанды. Аннан соң балалар коточкыч авырудан үлүчеләр истәлегенә «кызыл тасма» композициясен төзеделәр. Акция дәвамында катнашучылар түбәндәге моментларга игътибар итәргә тырыштылар: әлеге чара ни өчен үткәрелә, теманың мөһимлеге һәм актуальлеге нәрсәдә тора .
-
"Солдатка хат"акциясе 30.11.2022

Бүген мәктәптә "Солдатка хат"акциясе узды.Балалар солдатларга сәламәтлек, җиңүләр һәм өйләренә тизрәк әйләнеп кайтуларын теләделәр. Яңа ел белән котладык.
-
Котлыйбыз. 29.11.2022

Экономика фәненән район олимпиадасында катнашып,11 класс укучысы Исломов Икром-җиңүче,9 класс укучысы Мухаметшина Лилия призер булдылар.Укучыларны һәм укытучылары Хафизова М.Р. ны чын күңелдән котлыйбыз.
-
Котлыйбыз. 28.11.2022

Биология фәненән район олимпиадасында катнашып,10 класс укучысы Ибатуллина Г. призер булды.Гөлияне һәм укытучысы Садикова Н.К. чын күңелдән котлыйбыз.
-
«Мөһим турында сөйләшүләр" 28.11.2022

28 ноябрьдә 1-11 сыйныфларда «Мөһим турында сөйләшүләр"дигән чираттагы дәрес үтте.
Дәрес «Россия Федерациясенең символлары» дигән темага багышланды.
Исегезгә төшерәбез, бу уку елындагы һәр уку атнасы хәзерге заман балаларын борчыган төрле темаларга багышланган «Мөһим турында сөйләшүләр» сыйныф сәгатеннән башлана. «Мөһим турында сөйләшүләр"нең төп темалары-патриотизм һәм гражданлык тәрбиясе, тарихи тәрбия, әхлак, экология һәм башкалар








