Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 250 /Бездә укыйлар 250 укучы |
| У нас учат: | 35/Бездә укыталар 35 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
Проект "Футбол в школе" 07.02.2024

В целях реализации проекта "Футбол в школе" РФС 07.02.2024 г. в нашей школе был проведен мастер-класс по футболу с участием тренера спортивной школы "Арча" Насибуллиным Р. Р. Контингент участников - ученики начальных классов в количестве 22 человек. В мероприятии так же участвовали методист Управления образования Хабибулин И. А., директор школы Зарипов Х. Х
-
Котлыйбыз! 05.02.2024

4 февраль көнне Яңа Кенәр урта мәктәбендә Венер Шакирҗанов истәлегенә багышланган волейбол турниры узды.Безнең мәктәп командасы җиңү яулады.Кызларны әлеге турнирда лаеклы беренче урыннары белән котлыйбыз! Без аларга киләчәк ярышларда уңышлар һәм җиңүләр телибез .
-
"Мөһим турында сөйләшүләр" циклы 05.02.2024

"Мөһим турында сөйләшүләр" циклы кысаларында бүген Россия фәне көне турында сөйләштеләр.
-
Студентлар белән очрашу 03.02.2024

Яна Кенэр мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучыларының студентлар белән очрашу кичәсе үткәрелде. Студентлар кызыклы итеп укулары, сайлаган профессияләре, яна коллективта очраган авырлыклар, һәм аларны җиңү юллары турында сөйләделәр. Укучылар үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Студентлар укытучылар коллективына төпле белем биргәннәре өчен зур рәхмәт җиткерделәр. Кичә укучыларның һәм студентларның концерт номерлары белән үрелеп барды.
-
Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көненә багышланган әңгәмә 03.02.2024

Ватанга мәхәббәт, халыкның тарихи хәтеренә, өлкән буынга һәм сугыш һәйкәлләренә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү, сугыш вакытында кешеләрнең батырлыклары мисалында үз иле өчен горурлык тәрбияләү максатыннан, 2023 елның 2 февралендә 8 һәм 6Б сыйныфларда Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көненә багышланган әңгәмә уздырылды.
Тарих укытучысы Л.Р. Фазуллина балаларны шәһәрне фашист илбасарларыннан азат итү буенча Бөек Ватан сугышының тарихи вакыйгалары белән таныштырды. Балалар шулай ук тарихи һәйкәлләр белән таныштылар: Мамаев курганы, Павлов йорты, Сталинград сугышы хроникасын карадылар, аннары викторинаның тематик сорауларына җавап бирделәр.
Әңгәмә ахырында балалар өлкәннәр белән бергә Сталинград сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар
-
Котлыйбыз. 03.02.2024

1-3 нче февральдә Казан шәһәрендә татар мәктәбе укучылары өчен татар теленнән олимпиада үткәрелде.
Яңа Кенәр урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Хәйруллина Эльвира,7 сыйныф укучысы Хәйруллина Земфира, призер булдылар. Укучыларыбызны һәм укытучылары Нигматуллина Л.С,Ханафиева С.К. чын күңелдән котлыйбыз! -
Очрашу. 03.02.2024

3 февральдә «Ак халатлы фәрештәлер - Ангелы в белых халатах» фестивале кысаларында Арча үзәк больницасы үзен табиб яки медицина хезмәткәре һөнәренә багышларга хыялланган укучылар өчен очрашу уздырды.Бу очрашуда безнең мәктәптән дә укучылар катнашты.
Укучылар хастаханәнең ничек эшләвен эчтән карый алдылар. Баш табиб Идрисов Р.И. балалар өчен хастаханә буйлап экскурсия үткәрде: лаборатория һәм регистратура эше, рентгент кабинеты һәм эндоскопия турында сөйләде, ашыгыч авыруларны кайда кабул итүләрен күрсәтте.
Чарада Арча муниципаль районы башлыгы - И.Г. Нуриев һәм Казан дәүләт медицина университеты ректоры-А. С. Созинов катнашты.
-
"Кәрәзле телефон - дустымы, дошманмы?" 02.02.2024

5А сыйныфында "Кәрәзле телефон - дустымы, дошманмы?" дигән темага тәрбия сәгате узды.
Бу сөйләшүдә балалар белән кәрәзле телефон кайчан файдалы, кайчан зарарлы икәнен тикшерделәр. Кәрәзле телефонның кеше организмына зарарлы йогынтысы турында күзаллауны киңәйттеләр. Балаларда кәрәзле телефонны куркынычсыз куллану күнекмәләрен формалаштырдылар.
-
Музейда 01.02.2024

Бүген мәктәбебез музеенда Ташкичү укучыларын Кенәр мәктәбе тарихы белән таныштырдык. Кенәр мәктәбенең данлыклы укытучылары, Кенәр мәктәбенең бүгенгесе, үткәне турында сөйләнде .
-
Ата-аналар комитеты утырышы 30.01.2024

Кичә 1-11 классларның ата-аналар комитеты ңыелышы булды.Җыелышта мәктәптә укучыларны ашату,ашауның сыйфаты,тәртип,дәрескә йөрү турында сөйләштеләр.Директор Зарипов Х.Х. әти-әниләрнең сорауларына җавап бирде.








