Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 250 /Бездә укыйлар 250 укучы |
| У нас учат: | 35/Бездә укыталар 35 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
Котлыйбыз! 07.10.2021

Бүген район Мәдәният йортында мәгариф хезмәткшрләрен бүләкләү тантанасы булды.Анда мәгариф алдынгыларын,төрле өлкәләрдә уңышка ирешүчеләрне бүләкләделәр.Мондый буләккә безнең хезмәттәшләребез директор Гайфуллин А.А. ,физкультура укытучысы Хайруллин З.Т.,биология укытучысы Садикова Н.К., тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ханафиева С.К.,татар теле укытучысы Нигматуллина Л.С. лаек булдылар.Аларны чын күңелдән котлыйбыз.
-
Тимер юлда йөрү кагыйдәләре 07.10.2021

Буген һәр класста тимер юлда йөрү кагыйдәләре буенча тәрбия сәгатьләре узды.
-
Бәйрәм белән! 05.10.2021

Хөрмәтле укытучылар!!! Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсихәтегез безгә бүгенге авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Үзегезгә дә укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, төннәрегез – тыныч, сәламәтлегегез нык булсын.
-
"Елмаю белән уртаклаш" акциясе 18.09.2021

Безнең укучыларыбыз "Елмаю белән уртаклаш"акциясендә катнаштылар һәмелмаю формасындагы смайликлар тараттылар.
-
Батарейкалар җыю 16.09.2021

Чүп чиләгенә ташланган бер батарейка авыр металлар белән 20 квадрат метр җирне яки 400 л.суны пычрата.Кулланган батарейкалар тапшырып,без табигатьне саклыйбыз.
-
Ат көне
11.09.2021
11сентябрь көнне Арча районы Яңа Кырлай авылында традицион бәйрәм -Ат көне оештырылды.Бу бәйрәмдә ат ярышлары һәм торле конкурслар үткәрелде.Әлеге чараны оештыруда безнең мәктәп укучылары да ярдәм итте.
-
Бакчада эш.
10.09.2021
10 класс укучылары мәктәп бакчасында бәрәнге алдылар.
-
Өмәдә
09.09.2021
8 класс укучылары өмәгә чыктылар,елга ярларын чүпләрдән чистарттылар.
-
Дару үләннәре җыйдык
07.09.2021
4 класс укучылары дару үләннәре җыюда актив катнаштылар.
-
Белем бәйрәме белән!
01.09.2021
Хөрмәтле укытучылар, укучылар!
1 сентябрь - Белем көне. Инде күп гасырлар дәвамында нәкъ менә бу көнне укучылар иртән-иртүк мәктәпкә ашыгалар. Аларны инде алардан да иртәрәк мәктәпкә килгән укытучылар каршы алалар. Яңа уку елы башлана...
Белем көне - укытучылар белән укучылар бәйрәме генә түгел. Белем көне әти-әниләр өчен дә, студентлар өчен дә, аң-белемнәрнең дөньяда иң зур байлык икәнен аңлаган кешеләр өчен дә зур бәйрәм!
Әлеге бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз! Укыту-укуда уңышларга ирешегез, алган белемнәр файда алып килен һәм файда китерсен!
Бәйрәм белән - Белем көне белән сезне!








