Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Котлыйбыз! 02.03.2024

9 сыйныф укучысы Ситдиков Ислам шашка буенча Арча районы беренчелегенә узган ярышта катнашып 12-17 яшьлек үсмерләр арасында 2 урынга лаек булды! Котлыйбыз! Яңадан-яңа уңышлар телибез!
-
Очрашу 01.03.2024

1 нче март көнне мәктәбебездә Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Гатиятов Ренат Мансурович белән очрашу үтте. Кунак районыбызның экономик торышы, сәнәгате, төзелеш, сәүдә яңалыклары, авыл хуҗалыгында: терлекчелектә, игенчелектә күрсәткечләр белән таныштырды.
-
1 март - Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне. 01.03.2024

1 март - Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне. Шул уңайдан мәктәбебездә "Тормыш иминлеге нигезләре"ннән ачык дәрес үтте. Укучылар бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, этаплары, символлары белән таныштылар.
-
Гаилә - бәхет ачкычы 01.03.2024

Россиядә 2024 ел - Гаилә елы дип игълан ителде. Шул уңайдан мәктәбебездә 8 класс укучылары һәм әти - әниләр белән "Гаилә - бәхет ачкычы" дип исемләнгән чара үткәрелде. Әти - әниләр төрле уеннарда көч сынаштылар, җырладылар, биеделәр. Чыннан да бәйрәм бик күңелле булды. Балалар да, әти - әниләр дә күтәренке рух белән таралыштылар.
-
Встреча 28.02.2024

Сегодня состоялась встреча с рукодителем местного отделения "Движения Первых" Арского района Ильиной Л.Ю.
-
Разговоры о важном 26.02.2024

Для развития международного молодежного сотрудничества на территории Федерального образовательного центра «Сириус» в марте пройдет Всемирный фестиваль молодежи. Об этом мероприятии школьникам рассказали на занятии «Разговоры о важном» 26 февраля.
-
Яңа экспозиция 24.02.2024

Әфган һәм Чечня сугышында катнашкан авылдашларыбыз турында яшь буынның да белүен теләдек. Кыю солдатларыбыз белән таныштыру максатыннан музейда яңа экспозиция булдырылды.
Үлгәннәр хәтере исәннәрдә яши. Безнең барыбызның да теләк бер - Җир йөзендә сугыш утлары кабынмасын. Яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде. -
Бәйрәм белән! 23.02.2024

23 февраль -Ватанны саклаучылар көне белән барлык ир-егетләрне, әтиләрне, абыйларны ихластан котлыйбыз!!! Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәрбер хәерле эшегездә бары тик уңышлар гына телибез. Бүгенге матур бәйрәмегез мөбәрәк булсын!!!
-
Бәйрәм концерты 22.02.2024

Бүген мәктәбебездә Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте.
Бәйрәмдә әтиләр, Әфган сугышы ветераннары катнашты. -
21 февраль - Халык -ара Туган тел көне. 21.02.2024

21 нче февраль- Халыкара туган тел көне.
Иң татлы тел-туган тел, анам сөйләп торган тел.
1999 елда 21 нче февраль ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне дип игълан ителде.
Телләр кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора, һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез.
Шушы максаттан китапханәдә Туган тел көне уңаеннан китап күргәзмәсе оештырылды.















