Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
«Яхшылык җирдә ятмый» яхшылык дәресләре. 05.12.2019

«Яхшылык җирдә ятмый» дигән тема астында 5 нче,7 нче класс укучылары белән тәрбия сәгате узды. Чынлап та, яхшылык ул безнең яхшы эшләребез һәм уйларыбыз, кешеләрнең бер-беренә карата яхшы һәм рәхимле мөнәсәбәтләре. Яхшылык беркайчан да онытылмый.
Яшәү безгә авыр булыр иде
Яхшылыктан башка.
Шуңа күрә яхшылыкны эшлик
Без үзебез башта.
Гомер безгә изге эшләр өчен,
Яхшы эшләр өчен бирелгән...
Р. Миңнуллин
-
Түгәрәк өстәл. 05.12.2019

Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисзтү темасына түгәрәк өстәл узды.
-
"Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем!" очрашу кичәсе. 04.12.2019

Укучыларны үз җирлегебездән чыккан танылган шәхесләр белән таныштыру максатыннан оештырылган әлеге очрашуга Кышкар авылында туган, тел белгече, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан фәннәр академиясе, Халыкара информатизация, Гуманитар фәннәр академиясе, Халыкара педагогика академиясе академигы, Татарстан Республикасының фән һәм техникаа өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты Юсыпов Рүзәл Абдуллаҗан улы, аның тормыш иптәше Диләрә ханым, мәктәбебезне тәмамлап киткән укучылар: "Сөембикә" журналының җаваплы сәркатибе, журналист Гәрәева Лилия Фидарис кызы, "Безнең мирас" журналының җаваплы мөхәррире, "Казан арты" тарих-этнография музееның туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Гобәйдуллин Ленар Илгиз улы кайтты. Кичәне Арча муниципаль районы башкарма комитетының "Мәдәният идарәсе" муниципаль учреждениясе җитәкчесе Мөхетдинов Рамил Рафис улы ачып җибәрде. Очрашу кичәсе укучылар һәм укытучыларның музыкаль номерлары белән үрелеп барды. Әлеге кичә бер тында бик җанлы гына узды. Кунакларыбыз кичәне оештыручыларга изге теләкләрен юллап, мәктәп китапханәсенә китапларын бүләк иттеләр.
-
Кышкы күргәзмәләр. 03.12.2019

-
Юл йөрү кагыйдәләре буенча тәрбия сәгате. 02.12.2019

5 нче, 7 нче класслар да юл йөрү кагыйдәләрен кабат искә төшерү буенча тәрбия сәгате үтте. Яктыргыч кайтаргыч элементлар булдыруга кабат басым ясалды.Җәяүлеләр үтәргә тиешле кагыйдәләр кабатланды.
-
Казанда ярминкәдә 01.12.2019

Мәктәп коллективы авыл җирлеге белән берлектә 30 нчы ноябрь көнне Казанда ярминкәдә катнашты.
-
1 декабрь - СПИДка каршы көрәш көне. 30.11.2019

Башлангыч класс укучылары белән "Мәктәп укучысы СПИД турында ниләр белергә тиеш" дигән темага тәрбия сәгате үтте
-
Сынау имтиханнары. 29.11.2019

28 ноябрь көнне 9нчы класс укучылары русский языктан сынау имтиханы эшләделәр
-
Акция "Посвящаю маме" 28.11.2019

С 24 ноября по 10 декабря во всех муниципальных образованиях Республики Татарстан пройдет акция "Посвящаю маме" к празднованию Дня матери. В нашей школе акция прошла 26 ноября. Организовали и провели акцию Волонтеры Победы. Участвовали учащиеся школы и мамы.
-
"Осенний фьюжн" 27.11.2019

Районда мәктәп укучылары катнашында "Осенний фьюжн" бию бәйгесе узды. Мәктәбебезнең 9 класс укучылары Валитова Л., Шакирова Э. уңышлы чыгыш ясап "Танец дружбы" номинациясендә җиңү яуладылар.















