Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Новости школы
Атналык күзәтү
Опубликовано: 18.01.2014
Коньки бууум! Ниһаять, озак яллардан соң укырга килдек, коньки-чаңгылар эшкә кереште, көтеп алган кояш та чыкты... Кыш үз көченә керде!!! Укучылар Рәдис абыйлары җитәкчелегендә үзләре ясаган шугалакка ашыгалар. Коньки һәм чаңгыларга да ял бетте
“5”леләр, “5”леләр
Кемдә алар ишлеләр?
2 кл. Җамалиева Р. –23
3 кл. Шакирова Э. – 19
4 кл. Кәримова А. – 9
5 кл. Аскаров С. – 7
6 кл. Шәрәфиев Н. – 7
8 кл. Арсланова Я. – 14
9 кл. Гадрахманов Р. – 3
Гобәйдуллина – 3
Күп кенә укучылар математика, химия, физика, тарих буенча Россиякүләм олимпиада сорауларына җаваплар җибәрделәр. Аларга уңышлар телибез!!!
ТИКШЕРҮ ШУНЫ КҮРСӘТТЕ:
16 гыйнвар көнне Шакиров Н.7 кл., Усенбаев А. 6 кл. Шубин С. 6 кл. никтер математикадан өй эшләрен эшләп килмәгәннәр иде.
Кайбер класс дежурныйлары игътибарына!
Классны вакытында “тикшертүегезне” сорыйбыыыыз!!!
Соңга калып килүче берничә укучы колагына:
Сезгә тиеш:
Ихтыяр көче табып,
Иртәрәк тә уянып,
Иптәшләр белән бергә
и-и-и мәктәпкә килергә
ӨЛГЕРЕРГӘ!!!
Конкрет белешмәләр өчен: 13 кабинет, 8 кл,
Класс командиры Ибраһимова Таңсылу
К списку новостей















