Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Новости школы
6 март көнне 2 нче класс укучыларының әти- әниләре мәктәпкә Гаилә бәйрәменә җыелды
Опубликовано: 06.03.2012
6 март көнне 2 нче класс укучыларының әти- әниләре мәктәпкә Гаилә бәйрәменә җыелды. Салкын кыш үтеп, табигатьнең яңа гына уянып килгән матур бу чорында бергәләп җыелып ял итеп, бәйрәм үткәрү һәркемнең күңеленә хуш килде. Бәйрәм кичәсенең исеме дә ”Күңелле ял кичәсе” дип атала иде. Кичәгә 2 нче класс укучылары бик ныклап әзерләнделәр. Үзләренең әти- әниләренә бүләк итеп матур җырлар , шигырьләр яңгыраттылар. Кәримова Алинәнең биюе дә күңелләргә хуш килде.Бәйрәмдә әтиләр белән әниләр бергәләп ярыштылар , рәхәтләнеп күңел ачып , ял иттеләр.
Кичәнең ахырында изге теләкләр теләнде , матур сүзләр әйтелде. Класс җитәкчесе Дилә Ванситовна “Үрнәк булып яшик җир йөзендә , калдырыйк без бары яхшылык !” дигән матур сүзләрен әйтте. Ходай тәгалә тарафыннан бирелгән санаулы гомерне мәгънәле итеп , үрнәк булырдай эшләр кылып үткәрергә язсын дигән изге теләкләрен җиткерде , бәхетле озын гомер теләде.
К списку новостей















