Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | nov.kir2022@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 116 обучающихся \ Бездә укыйлар: 116 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
7 февраль - Дәүләт гербы кабул ителгән көн 07.02.2022 1992 нче елның 7 нче февралендә Татарстан Республикасының Дәүләт гербы кабул ителде. Шул уңайдан мәктәп китапханәчесе Мифтахутдинова Фирдания Ансар кызы һәм педагог-оештыручы Шәрәфетдинова Гөлзада Нуриәхмәт кызы укучыларга мәгълүмати чара уздырдылар.

-
Битва за Сталинград! 07.02.2022 Преподаватель Мифтахова Г.Г. провела классный час в 8 классе на тему: "Битва за Сталинград!" Защитники Сталинграда дали клятву: «Ни шагу назад! Стоять насмерть!» И сдержали свою клятву, - не отдали город врагу. В каждом из нас должно быть чувство гордости подвигами военных лет, благодарности и уважения к ветеранам, особенно к нашим землякам.

-
Башлангыч класслар атналыгының бишенче көне 04.02.2022 Бүген башлангыч класслар атналыгы кыссаларында 1-4 нче классларда ачык дәресләр булды. Дәресләрне Фатыйхова С.Д., Камалиева Р.М., Набиуллина С.Р., Зиятова Д.Х. лар уздырды. Дәресләр бик ныклап уйланылган һәм бик күңелле узды.

-
Кошлар-безнен дуслар! 03.02.2022 Иске Иябаш башлангыч мәктәбендә "Башлангыч класслар атналыгы" кысаларында "Кошлар-безнен дуслар!" темасына багышланган тәрбия чаралары булып үтте. Канатлы дусларыбызга ярдәм итү максатыннан җимлекләрне чистартып, кошларыбызны сыйладык.

-
Башлангыч класслар атналыгының дүртенче көне 03.02.2022 Бүген башлангыч класслар атналыгының дүртенче көне "Табигатьне саклау көне". Озынайтылган көн группасы тәрбиячесе Закирова Г.Ш. "Табигатьне саклау һәркемнең изге бурычы" дигән тәрбия чарасы үткәрде.

-
Перерыв на кино. 03.02.2022 День воинской славы России, просмотр фильмов, посвящённых победе советских войск над Сталинградом ( 17 июля 1942 - по 2 февраля 1943 г.)

-
Башлангыч класслар атналыгының өченче көне 02.02.2022 Иске Иябаш башлангыч мәктәбендә "Башлангыч класслар атналыгы"кысаларында "Табышмак әйтәм-җавабын тап" уен-викторина булып узды.

-
Минем яраткан геройларым 02.02.2022 Башлангыч класслар атналыгы кысаларында Иске Иябаш башлангыч мәктәбендә "Минем яраткан геройларым"темасына рәсем конкурсы узды.

-
Сталинград сугышы тәмамлануга 79 ел 02.02.2022 Хәрби-патриотик айлык кысаларында, Сталинград сугышы тәмамлануга 79 ел тулу уңаеннан, педагог-организатор Шарафетдинова Г. Н. 6 класс укучыларына Сталинград сугышы турында сөйләде һәм "Сталинград сугышы" дип исемләнгән квест уздырды.

-
2 февральдә Сталинград өчен барган бәрелешләрдә җиңүгә 79 ел 02.02.2022 Быел 2 февральдә Сталинград өчен барган бәрелешләрдә җиңүгә 79 ел булды. Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында бөек борылыш чоры буларак теркәлгән Сталинград кан коешы 1942 елның 17 июлендә башланып китә. Вермахт гаскәрләре шәһәрнең төньягындарак булган Идел елгасына ук үтеп керә. 125 көн дәвамында канкойгыч бәрелешләр бара. Һәр урам һәм һәр йорт йөзләгән, меңләгән корбаннар белән яулап алына. Вокзал бинасы гына да 13 тапкыр кулдан-кулга күчә. Шәһәр җимерелә һәм кирпеч ватыкларыннан, вак ташлардан, тимер-томыр өемнәреннән торган хәрабәләргә әверелә. Бәрелешләр нәтиҗәсендә дошманның хәлиткеч һөҗүм төркеме дә көчсезләнә. 19 ноябрьдән исә бөек борылыш башлана: совет гаскәрләре һөҗүмгә күчә. Сталинградны саклап калу гына түгел, фашистларның 300мең кешедән торган дивизиясе дә камап алына һәм юк ителә. 1943 елның 2 февралендә Идел буендагы шәһәр өчен сугышлар совет гаскәрләренең җиңүе белән тәмамлана. Фашистлар Сталинград сугышында 1,5 миллион хәрбиен югалтса, Совет Армиясенең бер миллионга якын солдаты һәм гражданы һәлак була. Хэрби-патриотик айлык кысаларында, Сталинград сугышы тэмамлануга 78 ел тулу унаеннан, педагог-организатор Шарафетдинова Г. Н. 5 класс укучыларына Сталинград сугышы турында сойлэде.















