Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | nov.kir2022@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 116 обучающихся \ Бездә укыйлар: 116 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Мәктәп яны сәламәтләндерү лагереның унтугызынчы көне. 19.06.2023

Бүген лагерьда бик күңелле, актив «Бию көне» узды. Матурлыкка омтылу кешегә тумыштан салынган. Моның иң ачык мисалы – бию. Кеше тормышка соклану, бәхет, уңыш, рәхәтлек хисләрен бию аша чагылдыра. Балалар да биюдә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Алар халык биюләре белән таныштылар һәм «Барыбыз да биибез!» дигән бию бәйгесендә катнаштылар, төркемнәр арасында бию белгечләре билгеләнде. Көндезге аштан соң, укучылар стадионда саф һавада уйнадылар.
-
Мәктәп яны сәламәтләндерү лагереның унунсигезенче көне. 18.06.2023

18 нче июнь лагерьда “Кино көне”нә багышланды. Төркемнәр арасында «Иң яхшы мультфильмнар белүче», «Мультипликацион һәм нәфис фильмнар геройларының сүзләрен таны!» конкурслары узды. Укучылар “Вышка” кинофильмы карадылар. Фильм балаларны үз көчеңне бәяләргә, бер-береңне ишетергә, "лайклар" артыннан кумаска, эшеңне планлаштырырга, командада эшләргә, кичерергә өйрәнергә һәм авыр минутларда катлаулы карар кабул итә белергә өйрәтә. Балалар бу көнне Г.Тукай мемориаль комплексында булырга да өлгерделәр.
-
Мәктәп яны сәламәтләндерү лагереның унҗиденче көне. 17.06.2023

Бүген лагерьның эшчәнлеге “Без коррупциягә каршы!” дигән темага багышланды."Коррупция" сузе иң еш яңгыраган сузләрнең берсе. Көн дәвамында бу сүзне бер генә тапкыр ишетмибез. Аның тамырлары ерак гасырларга барып тоташа, шуңа күрә җиңүе бик авыр. Бер кеше дә коррупциягә каршы көрәштән читтә калмаска тиеш. Шул максаттан лагерьда «Балаларга коррупция турында» дигән әңгәмә һәм рәсем конкурсы үткәрелде. Төшке аштан соң көн кадагындагы тагын бер куркыныч термин «терроризм» турында фильм каралды һәм бу фильм буенча фикер алышу булды.
-
Мәктәп яны сәламәтләндерү лагереның уналтынчы көне. 16.06.2023

Бүген лагерьда җәйге каникуллар вакытында балаларның куркынычсызлыгын профилактикалауга багышланган “Иминлек көне” узды. Янгынга каршы пропаганда, ут белән сак булу күнекмәләрен тәрбияләү, балалар шаяруын кисәтү максатында балалар белән «Ут - уенчык түгел!» дигән әңгәмә үткәрелде. Юл йөрү кагыйдәләре буенча рәсем конкурсы уздырылды. Көндезге аштан соң, суда куркынычсызлык кагыйдәләре турында һәм төрле куркыныч янаганда беренче ярдәм күрсәтү турында сөйләштеләр. “Куркынычсызлык мәктәбе” дигән темага интерактив викторина үткәрелде. Көн азагында балалар шундый нәтиҗәгә килделәр: җәйге ял күңелле булсын өчен сак булырга, хәвеф-хәтәрләрне истә тотарга һәм җәйге ял вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне онытмаска кирәк.
-
Мәктәп яны сәламәтләндерү лагереның унбишенче көне. 15.06.2023

Лагерьның унбишенче көнендә иртәнге зарядкадан һәм тәмле аштан соң, укучылар мәктәп бакчасындагы түтәлләрне чүптән арындырдылар, саф һавада төрле-төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Ә инде төшке аштан соң, "Изгелек эшлә - игелек күр" дигән темага тәрбия чарасы үткәрелде. Әхлак тәрбиясе бирүнең нигезендә балаларны яхшылыкка өйрәтү, начар эшләрдән кисәтү, нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнлеген белерлек итеп, тәрбияләп үстерү ята. Көнебез бик файдалы булды.
-
Мәктәп яны сәламәтләндерү лагереның ундүртенче көне. 14.06.2023

Мәктәп яны сәламәтләндерү лагереның ундүртенче көнендә табигатьтә төркемнәр арасында «Дару аяк астында» һәм «Дару үләннәрен беләсеңме?» дигән темаларга әңгәмәләр үткәрелде. Балалар дару үләннәренең файдалы үзлекләре белән, исемнәре һәм аларны җыю кагыйдәләре белән таныштылар. Дару үләннәрен танырга өйрәнделәр, саф һавада уеннар да уйнап алдылар. Соңыннан Донор көненә багышланган чара үтте.
-
Мәктәп яны сәламәтләндерү лагереның унөченче көне. 13.06.2023

Лагерыбызның унөченче көне Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте "Алдынгылар Хәрәкәте"нә багышланды. Балалар “Алдынгылар хәрәкәте” турында күбрәк магълумат алдылар, видеофильм карадылар. Соңыннан викторина сорауларына җавап бирделәр. Төшке аштан соң Бөек Җиңү һәм Ватан сугышы турында гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиреңә, халкыңа, милләтеңә карата мәрхәмәтлелек, ветераннарга олы хөрмәт, ихтирам хисе тәрбияләү максатыннан, укучыларга “Нәрсә ул батырлык?” темасы астында әңгәмә оештырылды. Афган сугышында үлеп калган, мәктәбебез укучысы Гарипов Нәҗип Нәкыйп улы һәм махсус хәрби операция вакытында батырларча һәлак булган авылдашыбыз Аглиев Алмаз Госман улы турында да тулырак белделәр. Укучыларыбызда ватанпәрвәрлек сыйфатларын тәрбияли алырбыз, Ватанны саклау изге бурыч булуын төшендерә алырбыз дип, ышанып калабыз.
-
Всероссийская акция "Танцевальный флешмоб ко Дню России" 12.06.2023

В школе сегодня прошла Всероссийская акция "Танцевальный флешмоб ко Дню России" в рамках межведомственного культурно-образовательного проекта "Культура для школьников".
-
Мәктәп яны сәламәтләндерү лагереның уникенче көне. 12.06.2023

12 июнь - Россия көне. Бәйрәм иртәсе иртәнге зарядка белән башланып китте. «Россия көненә багышланган бию флешмобы» Бөтенроссия акциясендә балалар бик теләп катнаштылар. “Дәүләтебез символлары” дигән темага тәрбия сәгате уздырылды. Бу тәрбия сәгате балаларның дәүләтебез символикасы турында булган белемнәрен ныгытты. Соңыннан «Россия – минем ватаным» дигән мероприятие, балаларның белемнәрен тикшерү максатыннан, викторина уздырылды һәм нәтиҗә ясалды.
-
Мәктәп яны сәламәтләндерү лагереның унберенче көне. 11.06.2023

Лагеребызның унберенче көнендә, Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында лагерьда “Дуслык көне” булып узды. Балалар гаҗәеп дуслык иле буйлап сәяхәт ясадылар . Татарстанда яшәүче халыкларның тарихи-мәдәни мирасы һәм ата-бабаларыбыз тарафыннан кертелгән гореф-гадәтләр турында сөйләштеләр. Төрле станцияләрдә катнашып, иҗади остаханәләрдә осталыкларын чарладылар, төрле халыкларның биюләрен өйрәнделәр, дуслык һәм яхшылык турындагы хикәяләрне искә төшерделәр.














