Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | nov.kir2022@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 116 обучающихся \ Бездә укыйлар: 116 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
1 декабрь - СПИДка каршы көрәш көне 01.12.2022

Бүген СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан Кабирова Ә.Р. 8 нче класс укучыларына ВИЧ һәм СПИД сүзләренең нәрсә аңлатуын сөйләде. ВИЧны йоктыру юллары, профилактика турында аңлатты. Светлана Изамбаева һәм аның фонды белән таныштырды.
-
Класс сәгате"СПИД һәм ВИЧ" 01.12.2022

9 класста 1 декабрь Бөтендөнья СПИД ка каршы көрәш көне уңаеннан "СПИД һәм ВИЧ" дигән темага класс сәгате үткәрелде. Укучылар бу авыруны булдырмый калу буенча профилактика чаралары белән таныштылар.
-
СПИД - куркыныч авыру 01.12.2022

6 класста 1 декабрь-СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан "СПИД - куркыныч авыру" темасы буенча класс сәгате үткәрелде. Укучылар әлеге авыртуның симптомнары, йоктыру ысуллары, булдырмый калу өчен үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Кызыксынган сорауларына җавап алдылар.
-
МИФ атналыгының дүртенче көне 01.12.2022

Атналыкның 4 нче көне. 7 нче класс укучылары "Математик КВН" уенында катнаштылар. Уенның максаты балаларның сөйләм телен үстерү, коллективта эшләү күнекмәләрен формалаштыру, логик фикерләүләрен үстерү, дәрестән тыш вакытларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрү. 9 класс укучылары бүген "Әйләнә-тирәбездә физика" темасына сөйләштеләр.
-
Математика, информатика, физика атналыгы 30.11.2022

"МАТЕМАТИКА, ИНФОРМАТИКА, ФИЗИКА " атналыгы үз эшен дәвам итә. 8 нче класс укучылары "Информатика белгечләре" турнирында катнаштылар һәм информатика буенча белемнәрен күрсәттеләр. 9 нчы класс укучылары "Бер, ике, өч математикада көч" эстафетасында катнаштылар. Ярышта укучылар физик көч белән бер рәттән математик көчләрен дә сынадылар.
#ОбразованиеАрск #ВоспитаниеАрск -
Математика, информатика, физика атналыгы 29.11.2022

"МАТЕМАТИКА, ИНФОРМАТИКА, ФИЗИКА" атналыгының икенче көне узды. Укучылар "Матемктик диктант" язуда катнаштылар.
10-11 класс укучылары тәҗрибәләр аша физика фәненнән белемнәрен арттырдылар. -
"Солдатка хат" Бөтенроссия акциясе 29.11.2022

Мәктәбебез укучылары "Солдатка хат" Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.
-
"Разговоры о важном" - "Символы России" 28.11.2022

28 ноября состоялись очередные занятия "Разговоры о важном" - "Символы России". Цель: на основе имеющихся знаний расширить представления обучающихся об истории официальных символов страны (герб, гимн, флаг), отражающих её суверенитет, единство прошлого и настоящего российской государственности, историческую самобытность нации, объединяющего начала государства для всех граждан. Формирующиеся ценности: историческая память и преемственность поколений, патриотизм, любовь к Родине.
-
Математика, информатика, физика атналыгы 28.11.2022

Бүген мәктәптә "МИФ" атналыгы башланып китте. Атналыкта укучылар логик фикерләүгә мисал, мәсьәләләр чишәләр, гаять авыр һәм катлаулы бу фәннең матурлыгын күрергә өйрәнәләр, төрле кызыклы конкурс һәм уеннарда катнашалар. Бүген югары класс укучылары "100 величайших открытий физики " документаль фильмын карасалар, 5 класс укучылары "Гаҗәеп геометрия" дигән мультфильмнар белән таныштылар.
-
Әниләр көне белән котлыйбыз! 27.11.2022

Бәйрәм белән котлыйк әниләрне
Уртак булсын безнең уңышлар.
«Әни» диеп типсен һәрбер йөрәк,
Әни өчен булсын сулышлар.Бүген һәр класс укучысы үзенең әнисенә булган яратуын, хөрмәтен матур җырлар, шигырьләр белән җиткезде. Бәйрәм белән, кадерле әниләребез!














