Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | nov.kir2022@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 116 обучающихся \ Бездә укыйлар: 116 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
БДИ га әзерләнәбез 11.03.2022 Мәктәбебез укучылары Бөтенроссия тикшерү эшләренә ныклап әзерләнәләр. Бөтенроссия тикшерү эшләре укучыларның фәннәрне үзләштерү, әзерлек дәрәҗәсен бәяләү өчен уңай чара . Әлеге тикшерү эшләре Бердәм Дәүләт имтиханнарына әзерлек тә булып тора. 4 нче класс укучылары математика, рус теле һәм әйләнә-тирә дөнья фәннәреннән Бөтенроссия тикшерү эшләре эшләячәк.

-
Экологлар бездә кунакта 10.03.2022 Бүген башлангыч сыйныф укучылары өчен "Экологик" бәйрәм булды. Укучылар командаларга бүленеп, "Ботанический поезд" дип аталган викторинада катнаштылар. Экологик белемнәре буенча көч сынаштылар. Кичәдә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының "Ашыт" дәүләт табигать тыюлыгы белгече Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Шаймуллина Алия Ринат кызы катнаштылар һәм укучыларга үзләренең бүләкләрен өләштеләр. Кичә бик күңелле һәм файдалы булды.

-
Котлыйбыз! 10.03.2022 Кызыл китап - югалу куркынычы булган усемлек хэм хайваннар исемлеге тупланган басма. Мэктэбебезнен сэлэтле укучысы (7 класс) Бэйрэмова Инзилэ Татарстан Республикасы Кызыл китабын ойрэнеп, "Мин хэм Кызыл китап" Республика балалар кул эшлэре конкурсында катнашып беренче урынга лаек булды (житэкчесе- рус теле хэм эдэбияты укытучысы Кабирова Э.Р.). Афэрин, Инзилэ, котлыйбыз! Килэчэктэ дэ унышлар телибез.

-
Детский телефон доверия 09.03.2022 1 сентября 2014 года исполнилось ровно четыре года с того момента, как на территории России начал свою работу единый детский телефон доверия – бесплатная служба психологической помощи для детей, подростков и их родителей. Организована эта служба Фондом поддержки детей, находящихся в трудной жизненной ситуации совместно с субъектами Российской Федерации. Единый детский телефон доверия объединяет в себе все региональные организации, оказывающие психологическую помощь детям, подросткам и взрослым. Все работающие на территории Российской Федерации службы доверия подключены к единому номеру: 8-800-2000-122, по которому получить помощь могут дети, подростки и взрослые, находящиеся в любой точке России.

-
"Исемең матур кемнәр куйган!" 09.03.2022

3 класс укучылары "Исемең матур кемнәр куйган!" дигән тема астында проект якладылар. Проектның максаты -мәктәптә укучы татар балаларының исемнәрен өйрәнү, -анкеталар аша әти- әниләрнең исем сайлау мотивлары, укучыларның үз исемнәренең мәгънәләр белү- белмәүләрен; исемнәренең үзләренә охшау- охшамавын өйрәнү; -мәктәп укучыларының исемнәрен өйрәнеп,”иң популяр” һәм сирәк исемнәрне ачыклау; -татар исемнәренең килеп чыгышларын, үзенчәлекләрен өйрәнү; - өйрәнү нәтиҗәләре белән башкаларны да таныштыру. Бу проектны без бик зур кызыксыну белән эшләдек. Моңарчы исемнәргә без артык игътибар бирмәгәнбез. Эзләнә,иҗади фикер йөртә торгач, исем кушу тарихының, исем мәгънәләренең нинди бай хәзинә икәнен аңладык һәм мәгълүмат белән эшли белергә, максат куярга, планлаштырырга, уйлау,фикерләү сәләтне үстереп, белем дәрәҗәсен арттыруга ирештек, - дип 3 класс укучылары йомгак ясадылар.
-
Проект якладылар 09.03.2022 6 нчы сыйныф укучылары проект эшләрен якладылар. Биология фәне юнәлешендәге "Фотосинтез күренеше", егетләрнең үз куллары белән эшләгән сыерчык оялары, бөек татар профессиональ композитор С. Сәйдәшев иҗаты, рус әдәбияты юнәлешендә " Пушкин иҗатында тәрбияче образы", "Л.Толстой-укытучы" темалары үзенчәлекле ачылды

-
Бәйрәм белән котладык 05.03.2022

Бүген 2 нче класс укучылары укытучы һәм хезмәткәр апаларны бәйрәм белән котладылар.
-
"Май чабу" бәйрәме 05.03.2022 Май чабу сүзе якынча XVI гасырдан кулланыла башлый. Бәйрәм үзе мәҗүсилек чорыннан үк килә, соңрак аны православие чиркәве дә кабул итә. Барысыннан да бигрәк, Май чабу дип атау шуның белән бәйле булырга мөмкин: бу бәйрәм атнасында сыер мае ашарга рөхсәт ителгән, ә Олы көн уразасы вакытында бары тик киндер мае гына ашарга яраган. Әмма "май чабу" күптәннән инде беренче чиратта май белән түгел, ә коймак белән бәйле! "Коймаксыз май чабу, пирогсыз туган көн булмас". Элек бернинди башка ризыкны да популярлыгы буенча коймак белән чагыштырып булмаган. Коймак - Май чабу атнасының иң дәрәҗәле сые, ул язгы бәйрәмнең символы булып тора. Шушы уңайдан мәктәбебездә "Май чабу" бәйрәме узды. Укучылар тәмле коймактан авыз иттеләр.

-
Учащиеся нашей школы - на "Лыжне России" 05.03.2022 Традиционно каждый год учащиеся школы принимают активное участие в соревнованиях "Лыжня России". Цель данных соревнований – привлечение и взрослых, и молодежи к регулярным занятиям лыжным спортом и дальнейшее развитие и пропаганда физической культуры и спорта среди населения.

-
Әниемә бүләгем! 05.03.2022 Ана - Бөек исем, Нәрсә җитә ана булуга. Хатын - кызның бөтен матурлыгы, Бөтен күрке ана булуда! Әйе, җир йөзендә һәр балага әнисеннән дә кадерле, якын кеше юктыр... Башлангыч класс укучылары да йөрәк җылыларын кушып, әниләренә үз куллары белән матур бүләкләрен ясадылар.















