Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Ибрагимова Дина Мансуровна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 141 ) 142 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Көз бәйрәме 27.10.2018 Борынгыдан ук татар халкы урып-җыю эшләре тәмамлангач, уңыш бәйрәме, ягъни Сөмбелә бәйрәме үткәрә торган булган. Бәйрәмнең хуҗабикәсе - Сөмбелә исемле, алтын-сары толымлы кыз булган. Көзнең алтынлыгы, аның күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнгән. Мөндеш башлангыч мәктәбендә дә бу бәйрәм оешкан төстә үтте.Игенчеләргә һәм икмәккә дан җырлап, биедек, җырладык, күңел ачтык. Күп кенә уеннар әзерләнгән иде: яфракларны танып белү, җитезлеккә бәрәңге җыю, күз бәйләп яшелчәләр арасыннан җиләк-җимешләрне аерып алу. Бәйрәм мавыктыргыч һәм күңелле үтте.

-
Татарча диктант 27.10.2018 Республика күләмендә оештырылган ТАТАРЧА ДИКТАНТта без дә актив катнаштык.

-
"Сөмбелә" бәйрәме. 26.10.2018 Башлангыч классларда көз бәйрәме - "Сөмбелә" үткәрелде. Укучылар җырладылар, биеделәр,көзге муллыктан төрле композицияләр ясадылар. Кунакка садик балаларын да чакырдылар.

-
Котлыйбыз! 25.10.2018 Мәгариф хезмәткәрләренен район профсоюзы үткәргән спорт ярышларында безнең укытучылар уңышлы чыгыш ясадылар. Дартс буенча инглиз теле укытучысы Исмәгыйлева Г.А. беренче, пневматик мылтыктан атуда директорыбыз Дәүләтбаев З.М. икенче урын алдылар. Котлыйбыз!

-
Тукай музеенда 22.10.2018 7, 9 класс укучылары татар теле укытучысы Нәбиуллина Гөлназ Раниф кызы җитәкчелегендә Казан шәһәренә сәяхәт ясадылар. Ремонттан соң яңа ачылган Тукай музеенда булдылар. Камал театрында спектакль карадылар.

-
Парламент дәресе 20.10.2018 Классларда "Җәмгыть, парламент һәм без" темасына парламент дәресләре үтте.

-
Без - "карлыгачлар"! 19.10.2018 2 нче класс укучылары районда оештырылган кече яшьтәге укучылар берләшмәсе "карлыгачлар" сафына басты. Аларны укуда, җитезлектә, уңганлыкта, тырышлыкта сынап төрле бәйгеләр үткәрелде.

-
Шефлык дәвам итә. 18.10.2018 4-6 класс укучылары авыл уртасында урнашкан Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга куелган һәйкәл янын чистарттылар.

-
Рәсем конкурсы 17.10.2018 Парламент дәресләре кысаларында күптөрле бәйгеләр игълан ителде. 7 класс укучылары "Мин гражданин" темасына рәсем конкурсында катнаштылар.

-
РДШ хәрәкәте 16.10.2018 РДШ активисты Мәгъсүмова Эльвина 12-14 октябрьдә "РДШ активистлары мәктәбендә" укып кайтты.









