Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Ибрагимова Дина Мансуровна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Дети Беслана: 19 годовщина трагедии 05.09.2023

3 сентября в России – День солидарности в борьбе с терроризмом. Эта дата в России связана с трагическими событиями в Беслане, когда боевики напали на одну из городских школ.
Бесланская трагедия разыгралась с 1 по 3 сентября 2004 года. 32 террористами (по официальным данным) было захвачено 1127 заложников. 334 погибших (186 детей от 1 до 17 лет, 118 родственников, гостей и друзей учащихся, 17 сотрудников школы, 10 бойцов спецназа ЦСН ФСБ, 2 сотрудника МЧС, 1 милиционер), более 800 раненых (более половины – дети), содержание людей в нечеловеческих условиях. В заложниках оказалось много детей дошкольного возраста из девяти детских садов Беслана, были и грудного возраста.
По всей стране в этот день проводятся различные мероприятия, посвященные жертвам террористических актов, повышению уровня толерантности к представителям разных национальностей.
В МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» проводились классные часы. В частности в 8 классе учитель истории Рахимзянов Ф.Ф. провёл урок мужества. Учащиеся активно участвовали на уроке, показали хорошие знания.
-
"Мөһим сөйләшүләр" 04.09.2023

Мөндеш башлангыч мәктәбенең 2-3 Г сыйныфы укучыларының "Мөһим сөйләшүләр" сәгате "Белем көне" темасына багышланды. Укучылар видео аша В. В. Путинның бәйрәм котлавын карадылар. Белемнең тормышыбыз өчен мөхим булуы турында әңгәмә оештырылды.
-
3 нче сентябрь - терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне 03.09.2023

Һәр елны 2004 нче елдан башлап, 3 нче сентябрь - терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге дата Беслан шәһәрендә террорчыларның мәктәпне камап алуы белән бәйле. Бу җанөшеткеч фаҗигадә 300 дән артык кешенең гомере өзелә. Шуны истә тотып, мәктәптә класс сәгатьләре, акцияләр уздырыла. Беслан вакыйгалары бүтән беркайчан да кабатлана күрмәсен!!!
-
1 нче сентябрь - Белем көне 01.09.2023

Бүген 1 нче сентябрь - Белем көне. Укучыларыбызга, укытучыларга яңа уку елында ныклы сәламәтлек, яңа уңышлар, яңа ачышлар, биек үрләр теләп калабыз!
-
Белем бәйрәме 01.09.2023

Мөндеш башлангыч мәктәбендә "Белем бәйрәме" тантаналы линейка белән башланып китте. Укучылар чыгышыннан соң, мәктәбебез укытучылары, килгән кунаклар, әти-әниләр котлау сүзләре әйттеләр. "Беренче дәрес"тә укучылар Татарстан Республикасындагы кәсепләр, халкыбызның традицияләре турында белемнәр алдылар. Борынгыдан килгән тегүчелек, чигү, агач һәм тимер эшкәртү кебек һөнәрләр турында тыңлау аларга аеруча кызыклы булды.
-
Район мәктәпләре арасында үткәрелгән ярминкә һәм чәчәк күргәзмәсе 26.08.2023

Бүген район мәктәпләре арасында ярминкә һәм чәчәк күргәзмәсе үткәрелде.
-
Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе 24.08.2023

Бүген район мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә узган уку елына анализ ясалды, яңасына бурычлар билгеләнде. Ел дәвамында төрле уңышларга ирешкән мәгариф хезмәткәрләре бүләкләр алды. Мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укытучысы Йосыпова Роза Кыяметдин кызы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде. Роза Кыяметдиновнаны уңышлары белән ихлас күңелдән котлыйбыз!
-
Наркотиклар - сәламәтлек дошманы 24.06.2023

Җәйге ялда тәрбияләнүче балаларда наркотикларны куллануга тискәре мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан, авылыбыз фельдшеры Рәмзия апа балаларга "Наркотиклар-сәламәтлек дошманы" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырды.
-
Лагерьның соңгы көне. 21.06.2023

Бүген лагерьның соңгы көне. Иртән 22 июнь - Бөек Ватан сугышы башланган дата уңаеннан класс сәгате узды. Укучылар һәйкәл янына барып сугышта ятып калганнарны 1 минут тынлык белән искә алдылар һәм алар хөрмәтенә чәчәкләр куйдылар. Традиция буенча ахыргы көндә татар халкының милли бәйрәме "Сабантуй" уздырылды. Укучылар кашыкка йомырка куеп, капчык киеп йөгерделәр, чүлмәк ваттылар, уенчык кистеләр. Иң матур биючеләрне, иң тиз йөгерүчеләрне һәм иң оста җырчыларны барладык. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
Лагерьның 20 нче көне. Гаилә - җылы учак. 20.06.2023

Бүген Түбән Мәтәскә мәктәбе каршындагы "Кояшкай" лагеренда тәрбияләнүче балалар көнне Россия Федерациясе Һәм Татарстан Республикасы гимннары астында флаг күтәрүдән башладылар. Иртәнге ашны ашаганнан соң укучылар белән мәчеткә кунакка бардык. Мәчетнең имамы Фазылҗанов Гамир Габделхакович балаларны мәчетнең тарихы һәм әдәплелек кагыйдәләре белән таныштырды. "Гаилә - җылы учак" дигән темага класс сәгате узды. Укучылар белән аларның гаиләләре турында әңгәмә оештырдык. Көнебез файдалы узды.








