Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Ибрагимова Дина Мансуровна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
Китапханәдә 13.09.2021 Китапханәнең төп байлыгы китаплар булса, иң кадерлесе-андагы китапларны укырга яратучыларның күп булуы. Шуңа да китапханә киштә-киштә китаплары белән генә түгел, ә үзенең укучылары белән яши. Шул максатны күздә тотып, озынайтылган көн төркемендә тәрбияләнүче укучылар китапханә һәм китаплар белән таныштылар,китап уку серләренә төшенделәр,китапка сакчыл карарга кирәклегенә төшенделәр.Соңыннан балалар язучысы,якташыбыз Флера апа Мәрданова балалар өчен бүләк итеп калдырган әкиятләр җыентыгы да тапшырылды.

-
Көзге өмә. 10.09.2021

Укучыларыбыз бүген өмәгә чыктылар. Авылыбызның елга ярларын чүпләрдән, кипкән үләннәрдән чистарттылар. Сегодня учащиеся нашей школы приняли активное участие в субботнике. Очистили от мусора и сухостоя береговые линии водных объектов нашего села.
- Халкыбызның милли бизәкләре 09.09.2021 Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, классларда тәрбия сәгатьләре үткәрелеп тора. Бүген укытучы Йосыпова Р.К. 1 а сыйныфы укучылары белән “Халкыбызның милли бизәкләре” темасына тәрбия сәгате үткәрде. Укытучы аларны элеккеге әби-бабаларыбызның кул эшләре белән ничек шөгыльләнүләрен: калфак, читек, чүәк, камзул, алъяпкыч, күлмәк изүләре, хәтта тәрәзә пәрдәләре, карават өслекләрен дә кулдан тегеп, чигүләрен аңлатты. Хәзер дә чигүче осталарыбыз барлыгын әйтеп үтте. Тырыш булырга, иренмәскә, милләтебезне яшәтүдә үзебездән өлеш кертергә кирәк, дигән нәтиҗә ясалды.
-
Илнең җыры бар, күңелнең моңы бар. 08.09.2021 Халкыбыз гомер-гомергә җыр яраткан. Җырда ул үзенә җан азыгы тапкан, җыр белән авырлыкларга каршы торырга өйрәнгән, шатлыгын уртаклашкан, уй-хыялларын чагылдырган. Җыр халкыбызның гомер юлдашы булган. Бүген Мөндеш башлангыч мәктәбендә, “Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” уңаеннан, “Илнең җыры бар, күңелнең моңы бар” исемендәге кичә үтте. 3Г сыйныф укучылары төрле милләтләрнең музыка уен кораллары, аларда уйнау үзенчәлекләре белән таныштылар. Туган тел һәм музыканың бер-берсен тулыландыруы, үстерүе, саклавы турында белделәр. Укучыларның музыкаль инструментларда уйнап, “Шома бас” җырын башкарулары аеруча зур тәэсир калдырды.

-
Всероссийская акция "Капля дождя" 07.09.2021

-
Акция "Осенняя неделя добра" #спортивныйтатарстан 06.09.2021

-
Акция "Осенняя неделя добра" #урокпамяти 04.09.2021

-
Акция "Осенняя неделя добра" #субботник 04.09.2021

-
Халыклар дуслыгы – Татарстан байлыгы 03.09.2021 2021 нче ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Татарстан – уңдырышлы җирләргә, урман-суларга бай республика. Әмма аның иң зур байлыгы – халкы. Татарстан – күп милләтләр яши торган республика. Республикабыз халыклары, үзара бәйләнешләр нәтиҗәсендә мәдәният, тел һәм башка өлкәләрдә бер-берсенә йогынты ясап, дус һәм тату тормыш итәләр. Бүген класс җитәкчесе Габдрахманова Наилә Шайнур кызы 11 нче класста “Халыклар дуслыгы – Татарстан байлыгы” дигән темага класс сәгате үткәрде. Укучылар белән бергә Татарстанда яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәре, киемнәре, ризыклары белән таныштылар. Халыклар дуслыгы турында фикер алыштылар.

-
"Экстремизмга - юк!" 03.09.2021 "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында класс сәгатьләре үтте.









