Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Ибрагимова Дина Мансуровна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
“Яшь табигатьне саклаучылар-2020 " бөтенроссия дәресе 20.11.2020 Әйләнә-тирә мохитнең – һава, җир һәм сулыкларның пычрануы, табигый байлыкларның кимүе кешелек җәмгыяте алдына зур бурычлар куя. Мөндеш башлангыч укучылары “Яшь табигатьне саклаучылар-2020" бөтенроссия дәресенә кушылып, белән әлеге экологик проблемаларны чишү юлларын эзләделәр. Беренче чиратта үзебез яшәгән як табигатен белергә, аның байлыкларыннан дөрес файдаланырга һәм сакларга кирәклеген төшенделәр, сорауларга җавап эзләделәр. Экология проблемасының глобаль проблема булып, аның үзебез яши торган урында да чагылуы педагогларда да борчылу тудыра hәм төрле педагогик эшчәнлеккә этәрә. Экологик аңлылык, фикерләү дәрәҗәсе, культуралылык – болар килеп туган хәлдән чыгуның бердәнбер юлы. Ә моңа балаларга кече яшьтән экологик тәрбия биреп кенә ирешергә мөмкин. Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу – балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Мәктәптә экологик тәрбия биреп, ата-аналар тарафыннан ярдәм, алар белән аңлашып эшләү булмаса, уңай нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Шуның өчен, иң беренче чиратта, табигатьне саклау, яклау үрнәкләрен без - зурлар үзебез күрсәтергә тиеш.

-
Юлда сак булыгыз! 19.11.2020 Мөндеш башлангыч мәктәбенең 2 г нче сыйныф укучылары белән юл йөрү кагыйдәләре, хәрәкәт иминлеге турында әңгәмә үткәрелде. Укучылар бу темага карата рәсемнәр һәм эшләнмәләр әзерләделәр. Юл йөрү билгеләре, светофор турындагы табышмакларның җавапларын әйттеләр. Юлда сак булуның әһәмияте турында нәтиҗә ясалды.

-
“Бердәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” көне 19.11.2020 18 нче ноябрь-- юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне. Шул уңайдан, Мөндеш башлангыч мәктәбенендә “Бердәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” көне үтте. Укучылар әлеге темага карата рәсемнәр ясадылар,презентация карап, фикер алыштылар. Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын, аларның тормышлары нинди фаҗигале рәвештә өзелүен искә алып, укучыларга юлда үз-үзеңне тотуга җаваплы карашның мөһимлеге турында тагын бер кат аңлатылды.Әйе,дөрестән дә мондый чаралар юл хәрәкәте иминлегенең никадәр әһәмиятле булуын, һәлакәтләрнең нинди аяныч нәтиҗәләргә китерә алуын җитди рәвештә аңлау өчен кирәк. Юл – уен мәйданы түгел, ул аеруча да игътибар һәм саклык таләп итә!

-
Котлыйбыз! 18.11.2020 "Медиатолерантность"-фәнни-гамәли мәкаләләр регионара конкурсның муниципаль этабында җиңүче булган тарих укытучысы Закирова Л.Ә.не котлыйбыз!

-
Котлыйбыз! 18.11.2020

"Журналист булырга телим" конкурсының муниципаль этабында "Мин корреспондент" номинациясендә җиңүче булган 10 класс укучысы Сабирова А. котлыйбыз. Алдагы ярышларда уңыш телибез!
Поздравляем ученицу 10 класса Сабирову А. с победой в муниципальном этапе регионального конкурса обучающихся образовательных учреждений «Хочу стать журналистом» в номинации "Я корреспондент". Желаем дальнейших успехов!
-
Котлыйбыз! 17.11.2020

Укучыларның хокук предметы буенча Бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль этабында призер булган 11 класс укучысы Гатиятуллина А. котлыйбыз! Алдагы олимпиадаларда уңышлар телибез!
Поздравляем ученицу 11 класса Гатиятуллину А., призера муниципального этапа Всероссийской олимпиады школьников по предмету право.Молодец!
-
Юлда сак булыгыз! 14.11.2020

Юлда һәм транспортта имин йөрү кагыйдәләрен искә төшерү, бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан 5 класста викторина үткәрелде. Чара юл йөрү кагыйдәләрен, төрле куркыныч ситуацияләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп башланды. Әңгәмәдән соң укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр. Ребус, кроссвордлар чиштеләр.
Профилактика детского дорожно-транспортного травматизма остается одной из приоритетных задач школы. С этой целью в 5 классе была проведена викторина по знанию ПДД. В начале мероприятия была проведена беседа об опасных ситуациях, которые могут возникнуть на проезжей части дороги, к чему приводят нарушения Правил дорожного движения и невнимательность на дороге. После познавательной беседы юные участники дорожного движения отвечали на вопросы викторины, отгадывали загадки, кроссворды, разгадывали ребусы о значении дорожных знаков.
-
Котлыйбыз! 09.11.2020 Мөндеш башлангыч гомуми белем мәктәбенең 2Г, 3Г сыйныф укучылары катнашындагы “Гөлкәйләрем” театраль коллективы, “Театральное Приволжье” фестивалендә катнашып , 2 нче урынга лаек булдылар. Аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез

-
Клуб ачу тантанасы 06.11.2020 Арча районы Мөндеш авылында күпфункцияле үзәк ачылу тантанасы булды. Мәдәният йорты, китапханә, почтаны үз эченә алган бина халыкка хезмәткә тапшырылды. Бу чарада Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары да катнашты. Алар килгән кунакларны матур шигырь юлларын сөйләп каршы алдылар. 2Г, 3Г сыйныф укучылары катнашындагы “Гөлкәйләрем” инструменталь ансамбль чыгышы тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде.

-
Консультацияләр 05.11.2020 Каникул көннәрендә имтихан предметлары буенча консультацияләр график буенча үтә.









