Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | 8(84366)50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Абдрахманова Гульназ Вагизовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 41 воспитанников / 41 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
Дидактик уен "Яшелчәләрне аер" 12.09.2023

Зурлар төркемендәге балалар тәрбияче Рафия апалары белән дидактик уен уйнадылар.Уен дәвамында алар яшелчәләрне аерырга өйрәнделәр, аларның үзлекләре белән таныштылар.Балаларга бик ошады.
-
"Бездә кунаклар" 11.09.2023

Бүген бездә Яр Чаллы әкият театры кунакта булды. Артистлар балаларга рус халык әкияте "Сказки из бабушкиного лукошка" ны сәхнәләштереп күрсәттелләр. Нәниләребезгә әкият бик ошады.
-
"Янгыннан сак булыйк!" 08.09.2023

Янгын сүндерүче һәрвакыт сакта. Бурычлар:Балаларның төрле һөнәр ияләре,аларның эшлеклелек һәм шәхес сыйфатлары,кеше хезмәтенең җәмгыятьтәге роле турында белемнәрен арттыру.Янгын сүндерү хезмәтен киңрәк өйрәнү.Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үзләштерү.
-
"Балдай татлы балачак" 07.09.2023

Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк.
-
"Кызыклы математика" 06.09.2023

Максат:
- Блалаларны төс, форма һәм зурлык буенча классификацияләргә өйрәтү; схемалар белән эшләргә өйрәтү; берничә кисәктән берне төзүне, җыюны ныгыту.
- Игътибарлылык, күзәтүчәнлек, хәтер,логик уйлау сәләтен үстерү.
- Матурлыкны күрә белергә өйрәтү, зәвык тәрбияләү.
-
"Саф һавада уеннар" 05.09.2023

Саф һавада балалар күп уйный, хәрәкәт итә. Хәрәкәт итү матдәләр алмашын, кан әйләнешен тәэмин итә, аппетитны үстерә. Балалар каршылыкларны җиңәргә өйрәнә, җитезлектә, кыюлыкта камилләшә. Аларда хәрәкәт итү үсә, кәеф күтәренкелеге тотрыклана.Саф һавада булу акыл үсеше өчен дә файдалы. Күзәтүләргә нигезләнеп балаларның танып белү даирәсе камилләшә, белем дәрәҗәсе үсә. Кызыксынучанлык, иҗадилык формалаша. Әхлак тәрбиясе бирелә.
-
"Бездә бүген туган көн" 04.09.2023

Бүген дустыбыз Сафияне Туган көне белән котладык,матур теләкләр теләдек,"Ак калач" җырладык.
-
1 сентябрь- белем көне! 01.09.2023

1 сентябрь - Белем бәйрәме!
Бакчабыз каршы ала,
Барыбызны иркәләп.
Кочагына кыса кебек
Килгән өчен иртәрәк. -
"Хуш, ямьле бакчабыз!" 30.06.2023

Бу сөекле бакчабызны
Беркайчан онытмабыз.
Барлык дусларыбыз белән
Без бүген хушлашабыз.
Менә җәйге ялларга туктар вакытыбыз да килеп җитте.Гаиләләргә тынычлык, муллык, бәхет-шатлыклар, балаларыбызга тыныч,күңелле яллар телибез! Һәрберебезгә дә күңел тынычлыгы һәм сәламәтлек насыйп булсын. Ил-көннәребез тыныч, барыр юлларыбыз киң, туар таңнарыбыз имин булсын! -
Бөҗәкләр белән танышуны дәвам итәбез! 29.06.2023

Бөҗәкләр белән танышуны дәвам итәбез















