Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | 8(84366)50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Абдрахманова Гульназ Вагизовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 41 воспитанников / 41 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39 40 >>
-
Сюжетлы рольле уеннар!!! 01.11.2022

Сюжетлы уен аша төрле ситуацияләрдә бала үзен ничек тотар, кайсы яктан күрсәтер икәнен ачык күреп була. Төрле предметлар, уен атрибутларын кулланып уйналган бу уеннарда балаларның үзара аралашу дәрәҗәсе, сүзлек байлыгы һәм диалогта бәйләнешле сөйләме үсә, үз-үзләрен тоту күнекмәләре формалаша. Уен вакытында баланың акыл үсешендә генә түгел, ә шәхес буларак формалашуында да алга китеш күренә. Уендагы төрле рольләргә кереп, бала, реаль тормыштагы кешеләрнең эш - гамәлләрен кабатлый, алар арасындагы мөнәсәбәтләрне, эмоцияләрне һәм кичерешләрне уенга күчерә.
-
Бездә бүген туган көн!!! 27.10.2022

Бездә бүген туган көн!!!
-
Кисеп-ябыштыру "Тәлинкәдә алмалар" 26.10.2022

Кисеп-ябыштыру "Тәлинкәдә алмалар"
-
"Көн дә белем алабыз!" 26.10.2022

Бүген мәктәпкәчә белем бирү оешмалары алдында торган төп бурыч-мәктәпкәчә яшьтәге балаларның җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзалары булып җитешүе,рухи-әхлакый үсеше ,иҗади сәләтләренең камилләшүе , шәхси кызыксынуларының, омтылышларының тормышка ашуы өчен мөмкинлек тудыра торган шартлар,ягъни баланың һәрьяклы үсешен тәэмин итә торган белем бирү тирәлеге булдыру.
-
Физик күнегүләр – физик тәрбиянең төп чарасы! 25.10.2022

Физик күнегүләр – физик тәрбиянең төп чарасы. Алар сәламәтләндерү һәм тәрбия бирү бурычларын хәл итү, баланың шәхесен һәрьяклап үстерү өчен файдаланыла. Физик күнегүләр организмның психофизик торышын кисәтү һәм коррекцияләүнең бик нәтиҗәле чарасы булып тора. Физик күнегүләргә физик тәрбия бурычларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән һәм аның закончалыкларына буйсынган хәрәкәтләр генә керә. Мәсәлән, физик тәрбия максатларында йөреш, йөгерү, ыргыту һ.б. Алар организмның функциональ активлыгын һәм нәтиҗәле тәрбия бирүнең психофизик сыйфатларына туры килүен тәэмин итә. Физик тәрбиядә кулланыла торган күнегүләр саны шактый зур һәм төрле. Алар формасы һәм эчтәлеге буенча бер-берсеннән аерыла, физик күнегүләрне сайлаганда педагог боларны исәпкә ала.
-
"Физкультура эшчәнлеге" 21.10.2022

Физик культура һәм спортны үстерүдә балалар бакчасының мөмкинлеге зур.Ул физкультура эшчәнлекләре, эшчәнлектән тыш эшләр, масса –күләм сәламәтләндерү чаралары аша тормышка ашырыла. Физкультура шөгыльләренең максаты - балаларга тормышта кирәкле хәрәкәт күнекмәләрен бирү, балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм көч- сәлатләрен үстерү, эшчәнлекләрен арттыру, сәламәтләндерү юнәлешендә төрле физик күнегүләр, аларның төрле яклы үсешенә булышлык итү.
-
Котлыйбыз!!! 20.10.2022

Арча районы балалар бакчалары арасында уздырылган "Нәни Сөмбелә" бәйгесендә бакчабызга йөрүче кызыбыз беренче урынга лаек булды!!!
-
"Көз,көз, сине көттек без! 19.10.2022

Бачабызда бүген бик матур бәйрәм- уңыш бәйрәме үткәрдек!
-
"Сәйяр" республика балалар театр фестивале 19.10.2022

"Сәйяр" республика балалар театр фестиваленең район туры лауреаты булдык.Бакчабыз коллективын котлыйбыз, алда зур уңышлар телибез!!!
-
"Көзге бәйге" 18.10.2022

Бакчабызда "Көз, көз, сине көттек без" дип исемләнгән кул эшләре бәйгесе бара. Әти-әниләребез тырышып ясаган, бик матур кул эшләреннән күргәзмә ясап куйдык.












