Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | 8(84366)50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Абдрахманова Гульназ Вагизовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 41 воспитанников / 41 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
"Тонкий лед и его опасности" 28.03.2022

Наступление весны и потепление приводит к таянию снежного покрова и льда. Тонкий лед является одной из самых распространенный опасностей, которые приводят к гибели людей. Обычно жертвами становятся рыбаки, автомобилисты и дети. Избежать трагедии можно только в том случае, если соблюдать установленные правила безопасного поведения на льду водоема.
-
Конкурс "Зеленый огонёк" 23.03.2022

Воспитатель нашего детского сада Галиуллина Алина Фидаэлевна приняла участие в республиканском конкурсе муниципального этапа по ПДД "Зелёный огонёк" и заняла II место. Поздравляем!
-
"Нәүрүз мөбарәк булсын!" 21.03.2022

Март ае – яз башы, бик матур ай. Бу ай озак заманнар буе яңа елның беренче ае булып йөргән. Язның көн белән төн тигезләшкән вакыты 21 – 22 март – Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләнеп үтелгән. Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Безнең дә бүген бакчабызда Нәүрүз бәйрәме гөрләп үтте.
-
"Туган көннәр котлы булсын!" 18.03.2022

Кечкенәләр төркеме. Бу атнада бездә өч туган көне бәйрәме.Дусларыбыз Хәлимне, Райнурны, Риназны чын күңелдән котлыйбыз.
Котлы булсын туган көннәрегез
Көлеп торсын һәрчак күзләрегез.
Матур булсын тормыш юлларыгыз,
Сез бит безнең яраткан дусларыбыз.
-
"Котлыйбыз!" 17.03.2022

"Әти белән бергә" республикакүләм бәйгенең нәтиҗәләре билгеле булды. Бакчабыздан Риназ белән Хәлимне кайнар котлыйбыз, икесенә дә беренче урын. Тәрбиячеләргә, әти-әниләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
"Тәрәзә төбендә яшеллек булачак" 16.03.2022

Бүген зурлар төркемендә балалар суган һәм борчак утыртылар.Тәҗрибәнең төп максаты булып, балаларда суган, борчак үстерү теләге тудыру, хезмәткә хөрмәт тәрбияләү, аларның файдалы яшелчә икәне турында төшенчә бирү, яшелчәләр үстерү турында белемнәрен тулыландыру булды. Үсентеләребез кайчан үсеп чыгар, бергәләп күзәтеп торачакбыз.
-
"Шашка уены буенча ярыш" 15.03.2022

Бүген бакчабыздан Шакиров Раяз һәм Мифтахова Сөмбел районкүләм шашка ярышларында катнашып кайттылар. Молодцы! Киләчәктә зуррак уңышлар насыйп булсын!
-
"Татар халык киемнәре" 15.03.2022

Татар халкының милли киемнәре, милли бизәкләре белән танышуны, булган белемнәрне ныгытуны дәвам итәбез. Бүген кисеп ябыштыру эшчәнлегендә татар халкының милли бизәкләре белән алъяпкыч бизәдек.
Алъяпкычымның бизәкләре
Ерактан да күренә.
Аллы – гөлле чәчәк төшкән
Килешәдер һәркемгә.
-
"Мәктәп белән эшчәнлек" 14.03.2022

Бүгенге көндә мәгариф системасындагы эшчәнлек көн саен үзгәреп тора. Шуны исәпкә алып, без, тәрбиячеләр, укытучылар, балаларны шул үзгәрешләрне җиңеп чыгарлык итеп тәрбияләргә тиешбез. Бүгенге көндә мәктәпләр, балалар бакчалары федераль дәүләт белем бирү стандартын гамәлгә ашыру буенча эш алып баралар. Федераль дәүләт белем бирү стандартын гамәлгә ашыруның төп принциплары булып дәвамчанлык һәм үсеш тора. Шул уңайдан бүген мәктәптә башлангыч сыйныф укытучылары һәм бакчабыз тәрбиячеләре белән педагогик киңәшмә узды.
-
"Нәүрүзне" каршы алу атналыгын башлап җибәрәбез. 14.03.2022

"Нинди бәйрәм соң ул "Нәүрүз"? Бүген балалар белән шушы темага әңгәмә үткәрдек, бәйрәмгә кагылышлы фотолар, презентация карадык.












