Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | 8(84366)50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Абдрахманова Гульназ Вагизовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 41 воспитанников / 41 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
"Әтиемнең һөнәре" 22.02.2019

Дөньядагы һөнәрләрне санап бетереп булмый. Алар көннән-көн арта бара..Менә шул һөнәрләр арасыннан һәр кеше үзенә туры килгәнен сайлап алырга тиеш. Ул һөнәр аңы гомер буена озата барыр. Һәрбер кешенең һөнәр сайлауга кызыксынуы балачактан ук уяна икән.Бакчабызда күбрәк һөнәрләр турында сөйләшсәк балаларыбызга аларны сайларга җиңелрәк булыр.Безнең тормыш хезмәттән тора. Һәрбер балаланың әти-әниләренең үзләре сайлаган һөнәрләре, эш урыннары бар. Балалар һөнәрләр белән якыннанрак танышу максатыннан без "Әтиемнең һөнәре" темасына стенгазета ясадык. Әтиләренең яраткан эшләре турында сөйләгәндә балалар горурланып, игътибар белән тыңлап утырдылар.
-
"Туган тел көне" 21.02.2019

Тел дигән дәрья бар,
Дәрья төбендә мәрҗән бар.
Белгәннәр чумып алыр,
Белмәгән карап калыр.
21 нче февраль - Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн - Халыкара туган тел көне. Шушы уңайдан бакчабызда туган тел көне үткәрдек.Без туган телебезне зурлап татар телендә җырлар җырладык, шигырьләр сөйләдек, уеннар уйнадык.
-
"Әтиемә бәйрәм бүләге" 20.02.2019

23 февраль — Ватанны саклаучылар коне – батырлык, намус hәм кыюлык көне . Шушы уңайдан әтиләребезгә нәни кулларыбыз белән бәйрәм открыткалары ясадык.
-
Суган утыртабыз. 18.02.2019

Без балалар белән бергә суган утырту тәҗрибәсен үткәрдек.Тәҗрибәнең төп максаты балаларда суган үстерү теләге тудыру,хезмәткә хөрмәт тәрбияләү;суганның файдалы яшелчә икәне турында төшенчә бирү, суган үстерү турында белемнәрне тулыландыру иде. Беренче балалар белән түтәлдә һәм тартмада үскән суган рәсемнәре карадык. Шуннан соң инде балалар белән бергә савытка балчык салып,суганнар утырттык, су сиптек. Балаларга суган утырту бик ошады. Алга таба бергәләп суганның үсешен күзәтәчәкбез.
-
"Җәлил укулары" 15.02.2019

Балалар бакчасында Муса Җәлилнең туган көнен һәр елны искә алып үтәбез.Герой – шагыйрь Муса Җәлил турындагы белемнәрен яңа мәгълүматлар белән тулыландыру максатыннан, балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының гаиләләре белән Җәлил укулары оештырдык. Бу чарада актив катнашкан өчен аларга бик зур рәхмәтебезне белдерәбез. Алар шигырьләрне шулкадәр бирелеп, сәнгатьле итеп сөйләделәр, эйтерсең, каршыбызда чын артистлар чыгыш ясады. Балалар күзләрен дә алмый тыңлап утырдылар.Балалар каршында әбиләренең,әти-әниләренең матур итеп чыгыш ясавы , нәниләр өчен соклану, горурлык хисләре тудырды.
-
"Йолдызлык" 13.02.2019

Бүген бакчабыздан Мухутдинова Назгөл "Арча йолдызлары" бәйгесендә "Гөлләрем, гөлкәйләрем" җыры белән чыгыш ясады. Яшь җырчыбызга алда да зур уңышлар телибез!
-
"Шашка ярышлары" 08.02.2019

Безнең балаларыбыз спортның күп төрләре белән кызыксыналар. Шушы уңайдан шашка уены буенча ярыш үткәрдек. Балалар уенда бик теләп, актив катнаштылар. Аларга киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
-
"За спасение ёжика" 04.02.2019

Дети и родители охотно участвуют в акции "Сдай батарейку- спаси ёжика!"
-
"Без курчаклар яратабыз!" 01.02.2019

Курчак театрын белеп куллану балалар бакчасының көндәлек эшчәнлегендә зур ярдәм булып тора. Курчак театры балаларга зур шатлык биреп кенә калмый, эстетик тәрбия дә бирә, сөйләмне дә үстерә, тирә-юньне аңларга да өйрәтә. Театр төрләре белән таныштыру һәм театральләшкән эшчәнлек балаларның сөйләмен активлаштыра, аларның эчке дөньясын баета.
-
"Развитие речи" 30.01.2019

Как живут и питаются дикие животные? Об этом мы узнали сегодня.Было интересно!












