Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 42/ Бездә укыйлар: 42 укучы |
| У нас учат: | 15/ Бездә укыталар: 15 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Әби-бабайларга булышу. 03.05.2018

Укучыларыбыз әби-бабайларга бик теләп булышалар. Һәр класс билгеләнгән өлкәннәргә барып, үзләренең ярдәм кулларын суздылар.
-
С праздником! 01.05.2018

Тепло на душе, и ликует страна.
С Праздником Мира, Весны и Труда!
Пусть будет удача, пусть будет везение,
Успех не покинет вас и вдохновение!
Работа пусть кажется делом любимым,
В семье будет всё так спокойно и мирно.
Пусть хватит здоровья на долгие годы,
Пусть мимо проходят любые невзгоды.
Улыбок, добра и тепла вам сейчас!
Ведь 1 Мая! Так с праздником вас!
Ученики 8 класса поздравили учеников и учителей устроив праздник в честь наступающего праздника. -
"Бердәм диктант". 27.04.2018

Татар теле атналыгы кысаларында мәктәбебездә "Бердәм диктант" көне үтте. Чарада 1-8 сыйныф укучылары катнашты. Укучылар "Әллүки" дип исемләнгән текстны яздылар. Чара барышында мәктәбебезнең иң грамоталы укучысы ачыкланды.
-
Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә – Тукай бәйрәме. 26.04.2018

Без бүген шигырь сөйләдек,
Матур җырлар җырладык.
Төрле уеннар уйнадык,
Без Тукайны зурладык.
Кыска гына гомерендә
Ул тирән эз калдырган!
Сөекле шагыйребезне
Онытмабыз беркайчан.
-
“Тамчы-шоу” интеллектуаль уены үткәрелде. 26.04.2018

Бүген мәктәбебездә туган тел һәм әдәбияты атналыгы кысаларында бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулу уңаеннан “Тамчы-шоу” интеллектуаль уены үткәрелде. Уенда мәктәбебезнең 7 нче һәм 8 нче сыйныф укучылары командалары көч сынашты. "Сәйләннәр" һәм “Тукай оныклары“ командалары Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча үзләренең белемнәрен сынадылар. Тамашачылар да шагыйрь турында булган белемнәрен ныгыттылар, тирәнәйттеләр. Уенда "Сәйләннәр" командасы җиңү яулады.
Кичә "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды. -
“Яшь хәбәрче” түгәрәгенә йөрүче укучыларның иҗади отчеты. 25.04.2018

Мәктәбебездә туган тел һәм әдәбият атналыгы кысаларында “Яшь хәбәрче” түгәрәгенә йөрүче укучыларның иҗади отчеты булып үтте. Түгәрәктә шөгыльләнүче укучылар үзләренең эшчәнлекләрен яктыртучы чыгыш ясадылар, “Күңелле тәнәфес” газетасы белән таныштырдылар. Сафина З. үзенең сугыш темасына иҗат ителгән шигырен тамашачыларга тәкъдим итте. Ул “Арча хәбәрләре” газетасы хәрби комиссариат белән берлектә үткәргән бәйгедә җиңү яулаган иде. Соңыннан ике командага бүленеп, туган телгә багышланган бәйгедә көч сынаштылар. Бәйгедә “Балачак” командасы җиңү яулады.
-
Өмәдә. 21.04.2018

21 апрель көнне безнең мәктәп укучылары өмәгә чыктылар. Зур укучылар кар тараттылар, кечерәк класс укучылары тирә-яктагы чүпләрне җыештырдылар. Тырыш хезмәтнең нәтиҗәсен күрү һәркем өчен дә күңелле шул. Урамнарны, тирә - ягыбызны чиста, тәртиптә тоту һәркайсыбызның бурычы!
-
“Керәшенем, карендәшем минем, халкымның бер асыл бизәге” 19.04.2018

Носы төп мәктәбендә Сәрдәбаш авылыннан укучылар белем ала. Бу авылның төп халкы – керәшен татарлары. 18 апрельдә Носы төп мәктәбендә “Керәшенем, карендәшем минем, халкымның бер асыл бизәге” дип исемләнгән кичә узды. Кичәбезнең максаты: укучыларыбызны керәшен татарларының мәдәнияте, сәнгате белән таныштыру, укучылар арасында дуслыкны ныгыту. Укучылар белән берлектә керәшен татарлары арасыннан чыккан язучылар, сәнгать әһелләре, керәшен татарларының милли киемнәре, милли аш – сулары, бәйрәм – йолаларын яктырткан күргәзмә эшләп куйдык. Иртәдән мәктәп фойесында керәшен татарлары җырлары, “Бәрмәнчек”, “Айбагар” керәшен татарлары фольклор ансамбельләренең видеоязмалары яңгырап торды. Кичәбездә Таисия Алексеевна, Вера Васильевна гөсләдә уйнады. Укучыларыбыз арасында да гөсләдә уйнаучылар бар. 9 нчы сыйныф укучысы Степанова А. гөсләдә “Арча көен” башкарды. Сәрдәбаш клубы каршында оештырылган керәшен татарлары фольклор ансамбеле керәшен җырларыннан папурри, “Сигезле” уенын бүләк иттеләр. Тамашачылар кунагыбыз Венера Павловна башкаруындагы керәшен җырларын яратып тыңладылар. Кичәне укучыларыбыз, бәйрәмгә килгән авылдашлар бик җылы кабул иттеләр.
-
Применение инноациовнных методов обучения. 17.04.2018

В настоящее время использование различных интерактивных технологий является неотъемлемым атрибутом процесса обучения иностранному языку. Применение инновационных методов обучения в сотрудничестве с новыми техническими средствами на практических занятиях помогают ученику лучше усвоить полученный материал и создать благоприятную среду для обучения.
-
Уңышлар. 16.04.2018

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбенең 2 нче класс укучылары РСФСРның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Усман улы Халитов исемендәге II районара һәм VI мәктәпкүләм “Шушы яктан, шушы туфрактан без” фәнни-гамәли укучылар конференциясендә катнаштылар. Галиев Ф. 2нче урынга лаек булды, Петров А. сертификат белән бүләкләнде. Укучыларга киләчәктә дә уңышлар телибез.
















