Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 42/ Бездә укыйлар: 42 укучы |
| У нас учат: | 15/ Бездә укыталар: 15 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
МХОдан ялга кайткан солдат белән очрашу 14.10.2023

Сегодня в нашей школе прошло интересное и памятное событие – к нам в гости пришел вернувшийся на краткосрочный отпуск боец СВО. Димижан рассказал о своей службе, кратко и понятно ответил на многочисленные вопросы учащихся. “Пишите письма, они согревают наши сердца и помогают приблизить победу”, -отметил храбрый защитник. И в этом учебном году продолжается работа над проектом «Важно быть вместе!». Учащиеся Ахметова А., Валиуллин Р. и Ногманова А. отчитались по проделанной работе и наметили задачи на новый ученый год.
Бүген мәктәбебездә күңелле һәм бик истәлекле вакыйга - МХОдан ялга кайткан солдат белән очрашу булды. Димиҗан хәрби бурычын ничек башкаруы турында сөйләде, укучыларның күп төрле сорауларына нәкъ хәрбиләрчә төгәл һәм аңлаешлы җаваплар бирде. “Ешрак языгыз, сездән килгән хатлар күңелне җылыта һәм тыныч тормышны якынайтырга булышалар” диде батыр солдат. Очрашу барышында укучылар Ахметова А., Валиуллин Р. һәм Ногманова А. «Важно быть вместе!» проекты эшчәнлеге турында сөйләделәр һәм 2023-2024 нче уку елына яңа бурычлар куйдылар.
-
"Татарча диктант ЯЗ” 13.10.2023

"Татарча диктант ЯЗ” 2023 акциясендә мәктәбебез укучылары, укытучылары татар теленнән үзләренең белем дәрәҗәсен сынап карадылар.
«Татарча диктант» акциясе татар әдәби телен белүгә, орфографик һәм грамматик хаталарны үз-үзен тикшерүгә кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән. Теләге булган һәркем үз көчен татар телендә диктант язуда сынап карый ала.Сегодня в нашей школе учащиеся и учителя приняли активное участие в акции «Татарча диктант». Диктант проводили учителя татарского языка.
-
Китаплар илендә 12.10.2023

5 нче сыйныф укучылары авыл китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Китапханәче Ләйсән Рәисовна аларны китапханә эшчәнлеге, кагыйдәләре белән таныштырды. Укучылар вакытлы матбугат белән кызыксындылар, укырга әдәби китаплар алдылар.
Учащиеся 5 класса побывали в сельской библиотеке. Библиотекарь Лейсан Раисовна сделала обзор фонду книг библиотеки. -
Иртәнге гимнастика 11.10.2023

Мәктәптә һәр көн иртәнге гимнастика белән башланып китә. Иртәнге гимнастика баланың иртәнге йокысыннан торганнан соң сулыш, кан йөрешен, нерв системасының тонусын нормальләштерә, ашказанындагы һәм организмдагы матдәләр алмашын үзләштертә. Көндәлек гимнастика, икенче төрле әйкәндә, зарядка, баланың физик һәм уйлау-фикерләү сәлатен үстерә, шулай үк шук булган балаларны дициплинага өйрәтә, оялчан баланы активрак булырга ярдәм итә.
В школе каждое утро начитается с утренней зарядки. Польза от утренних упражнений многими сильно недооценена. Зарядка утром оказывает такое воздействие на человеческий организм: активизирует обмен веществ, улучшает кровообращение, укрепляет мышечный корсет, развивает выносливость и силу, благотворно влияет на суставы и позвоночник, закаляет иммунитет и усиливает сопротивляемость заболеваниям, эффективнее сжигает калории, быстро убирает лишние килограммы и стабилизирует вес тела, поднимает настроение и дарит положительный заряд активности для достижения любых целей.
-
Китапханәгә экскурсия 10.10.2023

10 октябрь көнне 7 класс укучылары өчен "Китапханә - белем сарае” дигән библиографик дәрес үткәрелде. Укучылар өчен китапханәгә экскурсия уздырылды. Китапханә кагыйдәләре, китап уку кагыйдәләре белән таныштылар. Балалар өчен чыккан китапларга күзәтү үткәрелде. Укучылар китапханә алдырган газета-журналларны бик яратып карадылар. Китап турында шигырьләр тыңладылар.
-
Гриппка каршы профилактика. 04.10.2023

Грипп – вируслы инфекция. Ул, гадәттә, сөйләшкәндә, төчкергәндә, йөткергәндә кешедән кешегә йога. Табиблар, грипп кинәт башлана, диләр. Тән температурасы 38-39 градуска кадәр күтәрелә, мускуллар сызлый, баш авырта. Аннары төчкерү, томау өстәлергә мөмкин.
Грипп аяктан екмасын өчен нишләргә? Бүген Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары белән фельдшер Сафина Л. шул турыда сөйләштеләр.
Әлбәттә, алдан чарасын күрергә кирәк. Мәктәпкә барганда, борын эченә “Оксолин” мае сөртергә. Өйгә кайткач, сабын белән юып төшерергә. Кулны да сабын белән ешрак юарга киңәш итте ул.
Эпидемия чорында С витаминына бай ризыклар ашарга. Мәсәлән, кара карлыган, гөлҗимеш, кәбестә, киви, апельсин, лимон, грейпфрут. Суган белән сарымсакның да файдасы зур. Кура җиләге һәм юкә чәчәгеннән әзерләнгән чәй дә файдалы икәнен искә төшерде.
-
1 нче октябрь – Өлкәннәр көне. 30.09.2023

Илебез буенча 1 октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Төрле җирләрдә хөрмәтле картларыбызны котлаулар, бүләкләүләр белән искә алабыз. Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары да котлау открыткалары ясадылар.
Кадерле әби-бабайларыбыз!
Заман авырлыкларына бирешмичә илебез уңышы өчен көчегезне кызганмагансыз. Бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә!
Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз! Саулык-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез,
урыннарыгыз өйнең түрендә булсын!
Бәйрәмегез белән! -
Ярдәм 30.09.2023

Илебез сакчыларына чираттагы гуманитар ярдәмне җыйдык.
-
Без Татарстан Варислары! 30.09.2023

Бүген 4-5 нче класс укучыларын Татарстан Варислары сафына кабул итү тантанасы булды. "Варислар” оешмасына балаларны кабул итеп, аларны дөреслек яклы, күп белүчән, көчле, җитез, ышанычлы дус, өлкәннәргә дә, кечкенәләргә дә булышучы, туган ягының табигатен һәм мәдәниятен уяу саклаучы, туган республиканың лаеклы гражданины итеп тәрбияләү - безнең төп бурычыбыз.
-
Осенний кросс 2023 29.09.2023

Мәктәбебез укучылары көзге кросста катнашты.
















