Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 42/ Бездә укыйлар: 42 укучы |
| У нас учат: | 15/ Бездә укыталар: 15 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
“Экологик айлык” кысаларында 28.04.2023

Мәктәбебездә “Экологик айлык” кысаларында бик күп эшләр башкарылды. Укучылар, укытучылар, техник хезмәткәрләр Шушмабаш-Носы трассасы буендагы чүпләрне җыйдылар, чишмәләр, мәчет, балалар мәйданчыгы, мәктәп территориясен җыештырдылар. Мәктәп күләмендә экологик плакатлар, көнкүреш калдыкларыннан төрле эшләнмәләр конкурсы үткәрелде. 28 нче апрель көнне мәктәбебездә “Экологик марафон” үтте. Укучылар төрле экологик конкурсларда көч сынаштылар. Әхмәтова Ә., Төхфәтуллин Ә., Ногманова А., Петров К. үзләренең фәнни – тикшеренү эшләрен тәкъдим иттеләр. Укучыларның “Без экологик тормыш яклы” дип исемләнгән видеороликлары тамашачыларда зур кызыксыну уятты, уйланырга мәҗбүр итте. 5, 7 нче сыйныф укучылары үзләре төзи башлаган Носы, Ишнарат, Сәрдәбаш авылларының Кызыл китабын тәкъдим иттеләр. Кичәдә “Ашыт” дәүләт тыюлыгы инспекторлары Рәшит Зиннурович һәм Гөлнара Ильясовна катнаштылар. Алар табигатьтә үзеңне тоту кагыйдәләре турында чыгыш ясадылар, укучыларның сорауларына җавап бирделәр. Кичә җанлы һәм файдалы үтте. Барлык укучылар да, гадәттәгечә, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгыннан истәлекле бүләкләр алдылар.
-
Диктант Победы 27.04.2023

Диктант Победы 2023 — одно из тех мероприятий, которое позволит прикоснуться к исторической памяти, попробовать свои силы и узнать новое о прошедшей войне и её героях.
-
Тукай яши безнең йөрәкләрдә 26.04.2023

Габдулла Тукай исеме Татарстанда гына түгел, аннан бик ерак төбәкләрдә дә билгеле. Аны сәнгать, шигьрият сөюче һәркем белә. Тукай иҗаты күпкырлы. Бүген, ягъни 26 нчы апрельдә, татар теле һәм әдәбияты кысаларында мәктәбебездә татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел булу уңаеннан “Тукай яши безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән шигырь бәйрәме узды.
-
Профориентация буенча эш 26.04.2023

26 нчы апрель көнне ГАПОУ “Агросәнәгать көллияте” укытучысы Рәйхан Илдарович 9 нчы сыйныф укучылары белән һөнәр сайлау буенча әңгәмә үткәрде.
-
Тукай әкиятләрендә кунакта. 24.04.2023

Без бүгенге көндә дә шигърият күгендә балкып янган, якты йолдызларның берсе булган, Г. Тукайны искэ алдык . Анын экият геройларында кунакта булдык . Без Габдулла Тукайны бүген дә онытмыйбыз, хөрмәтләп искә алабыз.
-
“Без Тукайны укыйбыз” 22.04.2023

МБГБУ «Носы төп мәктәбе” укучылары татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан “Без Тукайны укыйбыз” исемле әдәби марафонда катнашалар. Укучыларның чыгышлары мәктәпнең Вконтакте сайтындагы рәсми битенә урнаштырылып барыла.
-
Фәнни-гамәли конференциядә 19.04.2023

17 нче апрель көнне Арча муниципаль районы “С.З.Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта мәктәбе” базасында үтүче РСФСР ның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Усман улы Халитов исемендәге “Бәхет биргән туган җирем” X районара фәнни-гамәли конференциясендә уңышлы чыгыш ясап 4 сыйныф укучысы Абдуллин К. лауреат дипломына ия булды.
-
ЕДИНЫЙ УРОК "БЕЗ СРОКА ДАВНОСТИ" 19.04.2023

В рамках реализации проекта «Без срока давности» 19 апреля 2023 года в МБОУ «Нусинская ООШ» прошел День единых действий в память о геноциде советского народа нацистами и их пособниками в годы Великой Отечественной. Во всех классах прошли минуты памяти, классные часы, посвященные Дню Памяти о геноциде советского народа нацистами и их пособниками в годы ВОВ. Во время классных часов был показан фильм, рассказывающий о массовом геноциде советского народа в годы ВОВ. Согласно идеологии национал-социализма жители нашей страны, как и других захваченных нацистами государств, были обречены на уничтожение. В результате карательных операций и иных действий на оккупированной территории СССР было уничтожено 11,5 млн. человек, вина которых состояла только в том, что они были советскими гражданами и жили на землях, подлежавших по плану "ост" «беспощадной германизации».
-
Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Усман улы Халитов исемендәге “Бәхет биргән туган җирем” X районара фәнни-гамәли конференциясе 19.04.2023

“С.З.Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта мәктәбе” базасында РСФСР ның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Усман улы Халитов исемендәге “Бәхет биргән туган җирем” X районара фәнни-гамәли конференциясе булып узды. 8 класс укучысы Әхмәтова А. Һәм 4 класс укучысы Абдуллин К. фәнни-эзләнү эшләре белән уңышлы чыгыш ясадылар. Укучыларыбызны котлыйбыз, киләчәктә иҗади уңышлар телибез.
X межрайонная научно-практическая конференция “Бәхет биргән туган җирем” имени Р.У.Халитова.
На базе Новокинерской средней школы имени С.З.Габдрахмановой прошла X межрайонная научно-практическая конференция “Бәхет биргән туган җирем” имени Р.У.Халитова. Ученица 8 класса Ахметова А. и ученик 4 класса Абдуллин К. успешно выступили научно-исследовательской работой. Поздравляем наших учащихся и желаем творческих успехов.
-
Яхшылыгың артсын! 18.04.2023

Яхшылыкны кеше алдында мактану өчен эшләмиләр. Татар халкында яхшылык ит тә, диңгезгә ташла, балык белер, балык белмәсә халык белер” – дигән әйтем бар. Без дә бу теләкләрне исебездә калдырырга, һәр көнне игелекле гамәлләр кылырга, изге эшләр башкарырга, кешеләргә миһербанлы, шәфкатьле булырга тиешбез. Без, укучылар, бигрәк тә яхшылыклар эшләүне арттырырга тиешбез. Өлкән кешеләргә ярдәм итү, булышу, ихтирам итү безнең изге бурычыбыз. Бу атнада мәктәбебездә психология атналыгына старт бирелде. Һәм атналыкның беренче көне итеп Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары белән бер - береңә карата яхшы мөнәсәбәттә булу, кешелеклелек сыйфатларын арттыру максатыннан уен формасында күңелле генә чара уздырдык. Укучыларга “Назлы сәлам”, “Йөзүче яфрак”, “Серле йомгак” уеннары аеруча ошады.
Һич яхшылык эшли алмасаң син
Кешеләргә бик-бик теләп тә, -
Яхшы теләк телә,
Ул да кайчак
Зур көч өстәп куя йөрәккә.
















