Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 42/ Бездә укыйлар: 42 укучы |
| У нас учат: | 15/ Бездә укыталар: 15 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
Билгесез солдат истәлегенә. 02.12.2022

3 декабрь - “Билгесез солдат көне”. Шул максаттан мәктәбебездә “Билгесез солдат истәлегенә” дип исемләнгән класс сәгатьләре үтте. Илебез тарихында иң дәһшәтле саналган Бөек Ватан сугышында миллионлаган кешенең гомере өзелде. Сугыш кырларында билгесез югалганнар саны да меңәрләгән. Фронтта һәлак булып, билгесез югалган дип исәпләнгән сугышчыларның туганнары, оныкларының аларның каберләренә барып рәхмәт һәм хөрмәт белдерә алмаулары бу көн барлыкка килүгә төп этәргеч булды. Җиңүнең 25 еллыгын билгеләп үткән елны, 1966 елның 3 декабрендә Билгесез солдат көле Мәскәү янындагы Ленинград шоссесының 41 нче чакрымындагы туганнар каберлегеннән Александр бакчасы территориясенә китерелә. 1967 елда биредә Мәңгелек ут кабызыла һәм "Билгесез солдат кабере" мемориаль комплексы ачыла. Россия Дәүләт Советы депутатлары тәкъдиме белән, 3 декабрь - тарихи дата итеп «Билгесез солдат көне» - яу кырларында башларын салып, билгесез калган сугышчыларны искә алу көне итеп билгеләнде.
-
“Туган илне саклаучыларга багышлана...” 01.12.2022

28 ноябрь көнне Яңа Кенәр зонасына кергән мәктәпләр арасында, Ватан Геройлары көненә багышлап, “Туган илне саклаучыларга багышлана...” баш астында спектакльләр кую конкурсының сайлап алу этабы узды. Мәктәбебезнең “Йолдызлык” театр түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз “Җиңү кайтавазы мәңгелек” дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция тәкъдим иттеләр.
-
Мы против СПИДа. 01.12.2022

В 9 классе прошёл классный час: "Мы против СПИДа". 1 декабря отмечается Международный День борьбы со СПИДом. Цель мероприятия просвещение учащихся о СПИДе о том, что такое ВИЧ-инфекция, как передаётся и как не передаётся ВИЧ. Главная цель этого мероприятия - это формирование убеждения в том, что соблюдение здорового образа жизни, избегание форм поведения, опасных для жизни и здоровья - самая эффективная профилактика ВИЧ-инфекции. Нужно помнить о том, что самое ценное - это жизнь. Всё зависит от самого человека, от его личной ответственности в поведении, а также умения оценить риск.
-
“Бөек географик ачышлар” 30.11.2022

Тарих – география атналыгы кысаларында “Бөек географик ачышлар” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.
-
«Кемнең миллионер буласы килә?» 30.11.2022

Тарих-география атналыгы кысаларында 7-9 класс укучылары арасында «Кемнең миллионер буласы килә?» интеллектуаль уены үтте. Укучылар тарих фәне буенча белемнәрен сынадылар. “Миллионны” 8 нче класс укучысы Ногманова А. отты.
-
“Урман сәнәгате комплексы”. 29.11.2022

Тарих – география атналык кысаларында география укытучысы Григорьева Л.И. 9 нчы сыйныфта “Урман сәнәгате комплексы” темасына ачык дәрес күрсәтте. Дәрестә күп төрле эш алымнары кулланылды. Дәрес эшлекле һәм нәтиҗәле үтте.
-
Тарих-география атналыгы. 28.11.2022

Мәктәбебездә тарих-география атналыгы башланып китте. Бүген укучылар тарих фәне буенча кызыклы ребуслар һәм кроссвордлар чиштеләр.
-
“Татарча диктант”. 26.11.2022

26 нчы ноябрьдә мәктәбебездә Бөтендөнья “Татарча диктант” акциясе үтте. "Татарча диктант" акциясе татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү максатыннан үткәрелә. Акциядә укучылар, укытучылар, мәктәп хезмәткәрләре катнашты.
-
Нәтиҗәле һәм дә матур уен! 24.11.2022

Нәтиҗәле һәм дә матур уен! Башлангыч класслар арасында футбол турниры башланып китте.Күңелле һәм дә кызыктыргыч уен күрсәтәләр.
-
“Таныш булыйк – без бишләр”. 22.11.2022

5 нче класс укучылары “Таныш булыйк – без бишләр” дип исемләнгән кичә үткәрделәр. Кичә барышында укучылар үзләренең җырга, биюгә, нәфис сүзгә булган осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәмгә әти-әниләр дә килде.
















