Муниципальное бюджетное учреждение "Спортивная школа "Арча" Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча" спорт мәктәбе" муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский р-н, г. Арск, ул. Интернациональная, 16 |
| Телефон: | +7(843)-663-15-53 |
| E-Mail: | dussh_arsk@mail.ru |
| Министерство: | Министерство по делам молодежи и спорту Республики Татарстан (реорганизовано) |
| Короткое название: | МБУ "СШ "Арча" Арского муниципального района РТ |
| Тип УДО: | Спорт |
| Руководитель: | Юсупов Радис Ракипович |
| Год основания учреждения: | 2010 |
| У нас учатся: | 1628 |
| У нас учат: | 35 тренеров |
Муниципальное бюджетное учреждение "Спортивная школа "Арча" Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча" спорт мәктәбе" муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
Арчада волейбол ярышлары узды 23.02.2019

23 нче февраль көнне «Арча» спорт комплексында иртәдән волейболчылар җыелды. Монда Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, спорт мастеры Файзрахманов Габделхай Гиниятович истәлегенә багышлап, волейбол буенча Арча районы беренчелеге узды. 18 команда җыелды. Волейболчыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов һәм район волейбол федерациясе рәисе Рафаэль Муллагалиев бәйрәм белән котладылар һәм волейбол ярышында уңышлар теләделәр.Ярышлар ике спортзалда барды. «Арча» спорт комплексында һәм Арча педагогика көллияте спорт залында. Командалардан иң көчлеләр җыелган иде. Ярышларда "Арча" спорт мәктәбенең тренерлар командасы да катнашты һәм үз группасында җиңү яулап 4 урында калды. 1 нче урында "Ветераннар" командасы, 2-3 нче урыннарны "Яшьләр" һәм "Корса" командалары бүлештеләр.
-
Биектауда көрәш буенча Татарстан беренчелеге узды 21.02.2019

Биектау республиканың үсмер көрәшчеләрен үзенә җыйды: 20-21 февраль көннәрендә биредә “Сабантуй” журналы призына республика беренчелеге узды. Мәртәбәле турнирда үз көчен сынарга дип 565 көрәшче келәмгә чыкты. Бу – рекордлы күрсәткеч.
Бил алышулар үсмерләрнең яшенә карап ике төркемгә бүленгән: җиңүче исеме өчен 2003-2004 һәм 2005-2006 елда туган көрәшчеләр көч сынашты.
Бу республика күләмендәге ярышларда Арча районы данын 2 тулы команда составында 18 яшүсмер яклады. Нәтиҗәләре дә сөенечле: Арча районынына 1 чемпион, 3 призер кайтты. Муратов Динияр (2005 нче елгы, Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбе) 60 кг га кадәрге авырлыкта чемпион булды. Шул ук мәктәптән Абдеев Салават (2005 нче елгы) 2 нче урында. Егетләрнең тренерлар