Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Многопрофильный лицей имени Г. Курсави" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, Республика Татарстан, Арский район, с . Нижние Метески, ул. Славы, д. 26 |
| Телефон: | +7(843)-663-92-37 |
| E-Mail: | s8.ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Многопрофильный лицей им. Г. Курсави" Арского МР РТ |
| Руководитель: | Ильясов Максим Зиннурович |
| Год основания учреждения: | 2023 |
| У нас учатся: | 318 |
| У нас учат: | 29 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Многопрофильный лицей имени Г. Курсави" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
Язучылар белән очрашу 16.02.2024

Бүген лицеебызда кунакта Россия Федерациясенең мактау грамотасы иясе, татар теле әдәбияты буенча үз программасын булдырган, иҗаты матбугат битләрендә урын алган күп санлы сценарияләр авторы Халидә Габделхак кызы Фәйзрахманова һәм Сарай-Чокырча авылы Мәдәният йорты директоры, шагыйрь, язучы Марсель Гаптрәүф улы Шәрәпов, Бөтенроссия ярышларының күп тапкыр җиңүчесе һәм призеры, ике уку әсбабы һәм туризм буенча өч программа авторы, Россиянең халык мәгарифе отличнигы, Россиянең физик культура отличнигы, Татарстан Республикасының Атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре, 20дән артык спорт мастеры һәм мастерлыкка кандидатлар әзерләүче өлкән укытучы Фәрит Фәтхи улы Минхаеров булып киттеләр. Кунаклар укучыларны үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар. Укучылар язучыларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, бергәләп шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар. Очрашу бик күтәренке рухта узды. Язучылар укучыларга укуларында зур уңышлар теләп, тагын очрашырга вәгъдә биреп саубуллаштылар.
-
VI Халыкара Җәлил укулары әдәби конкурсы 16.02.2024

Габденнасыйр Курсави исемендәге күп профильле лицейның 4 а сыйныф укучысы Ситдыйкова Диләрә китапханәче Гарапшина Ләйсән Фәнис кызы һәм сыйныф җитәкчесе Хәсәнова Зөлфия Данил кызы җитәкчелегендә 2023 елның 25 октябрендә старт алган VI Халыкара Җәлил укулары әдәби конкурсында катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча Диләрә «Муса Җәлил татар телендә» номинациясендә 3 урынны алды. Оештыручылар әйтүенчә, конкурска бер ай эчендә Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасының һәм чит илләрнең 26 төбәгеннән 40 меңнән артык гариза килгән, финалга 777 катнашучы үткән, шуларның 102 сен мактаулы жюри бүләкләү өчен сайлап алган. 14-16 февральдә җиңүчеләр бүләкләү тантанасына Казан шәһәренә чакырылды. Россия Федерациясенең төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән килгән кунакларны «Татарстан»кунакханәсендә урнаштырдылар. Беренче көнне «Габдулла Тукай әдәби музеена» экскурсия, жюри әгÑ