МБДОУ «Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида» Арского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, г. Арск, ул. Мостовая, д. 36 |
| Телефон: | +78436635042 |
| E-Mail: | ds11.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида" |
| Руководитель: | Зубаерова Айгуль Фаилевна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 118 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов |
МБДОУ «Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида» Арского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Халкыбызның күңел бизәкләре- рәсемнәрдә 28.02.2018

Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәнеңне онытма син!
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен,
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен. Р. Фәйзуллин
Татар халкының мең елларга сузылган тормышында тупланган тәҗрибәсе, бай тарихы, тәрбия хәзинәләре булган милли гамәли сәнгате бар.Балаларны татар-милли гамәли сәнгате белән таныштыру, аларның татар милли бизәкләре турындагы белемнәрен арттыру, билгеле бер җайга (системага) салу максатыннан бакчабызда «Халкыбызның күңел бизәкләре – безнең рәсемнәрдә» темасына күргәзмә оештырылды. Рәсемнәр аркылы балалар татар халкының зәвык белән бизәлгән милли өс һәм аяк киемнәре, хатын-кызларның бизәнү әйберләренең күптөрлелеге белән таныштылар.
-
"Минем әти- иң остасы!" бәйгесе 27.02.2018

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, гаилә һәм балалар бакчасы арасындагы хезмәтттәшлекне үстерү, үстерешле предмет- тирәлеген тулыландыру , тагын да баету һәм әтиләрнең иҗади сәләтләрен ачу, камилләштерү максатыннан без бакчабызда тәрбияләнүчеләрнең әтиләре арасында "Минем әти - иң остасы!" исеме астында агачтан уенчыклар ясау бәйгесе үткәрдек. Әтиләр бу бәйгегә бик теләп катнаштылар. Эшләнмәләрнең ниндиләре генә юк! Анда уенчыклар да, көндәлек йорт кирәк - яраклары да, логик фикерләүне үстерүгә ярдәм итәрдәйләре да бар. Һәр кул эше иң югары бәягә лаек. Бу эшләрне без аерым номинацияләр белән бәяләдек. Бу бәйгедә катнашкан барлык әтиләргә дә зур рәхмәт хисләребезне белдерәбез.
-
Хоровое пение - самый эффективный метод развития музыкального слуха 26.02.2018

Потребность выражать себя через пение органично развивалась у человека с давних времен. У детей 6-7 лет, когда слуховой аппарат еще только формируется, можно определить музыкальный слух. Хоровое пение - это самый эффективный метод развития музыкального слуха. В хоре приходится слушать и то, что ребенок поет сам, и то, что поют остальные дети, кроме того, обращать внимание на дирижера, держать под контролем темп, ритм и соответствовать всеобщему эмоциональному настрою. В результате занятий пением устраняются некоторые дефекты речи, развивается дикция, певческое дыхание. К тому же многие врачи утверждают, что дети, когда поют укрепляют свою иммунную систему и здоровье.
-
23 февраль- Ватанны саклаучылар көне! 22.02.2018

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бакчабызда һәр группада әтиләр өчен бәйрәмнәр узды. Балалар үзләренең әтиләре белән рәхәтләнеп күңел ачтылар, ярышларда катнашып, көч сынаштылар. Бәйрәм соңында үз куллары белән ясалган бүләкләрен кадерле кешеләренә тапшырдылар.
-
Татар культурасы атналыгы 21.02.2018

Бакчабызда бу атнада 19 февральдән 22 февральгә кадәр "Татар культурасы атналыгы" игълан ителгән иде. Атналык кысыларында күп төрле эшләр башкарылды. Туган телебез турында әңгәмәләр узды, мультфильмнар каралды, рәсем конкурслары оштырылды. Ә иң күңеллесе - халкыбызның милли уеннарын уйнау булды. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, милли уеннарыбызның файдасы турында белделәр. 21 февраль - Туган тел көнен билгеләп үтеп, туган телебездә күренекле язучыларыбызның әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр.
-
Выращивание лука на подоконнике 19.02.2018

В весеннее время дети начинают чаще болеть простудными заболеваниями, потомучто в это время молодому организму не достает витаминов. Существенный витамин, отвечающий за наше весеннее здоровье это витамин «С». Врачи и ученые советуют включать в ежедневный рацион детей больше свежей зелени. Почему бы не выполнить советы врачей.
-
Патриотлар тәрбиялибез! 16.02.2018

Бүген бакчабызда патриот шагыйрь Муса Җәлилнең 112 яшьлек туган көнен зурлап билгеләп үттек. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары безгә бик матур , эчтәлекле кичә әзерләгәннәр иде. Патриотик тәрбия балалар бакчасыннан ук бирелсә генә, илебезгә чын лаеклы алмашлар үсәчәк!
-
Чаңгы ярышы 15.02.2018

Ура. Наш коллектив занял I место по лыжной эстафете среди членов профсоюза образовательных организаций района. А наша воспитательница Резеда Хабибуллина заняла I место и по личному соревнованию. Поздравляем наш коллектив и желаем пожелаем чтобы энергия стремления к вершине никогда не покидала нас.
-
Куркынычсызлык кагыйдәләре 15.02.2018

Көннәр язгы якка таба бара башлагач, куркынычсызлык кагыйдәләрен гел искәртеп тору бик кирәк дип саныйбыз. Шуңа да балалар өчен шөгыльләрдә, әти-әниләр өчен информацион стендларда түбәләрдән карлар, бозлар төшүен искәртеп торабыз.
-
Студентлар белән эш 15.02.2018

Бүген безнең балалар бакчасында Арча педагогия көллиятенең 2 курс студентлары булып, ачык шөгыльләр һәм ачык чаралар карадылар. Аларның бүгенге килүенең максаты, бакчабызда физик культура буенча эш белән танышу иде. Каралган ачык шөгыльләрдән ,ачык чаралардан студентлар бик канәгать калдылар. Безнең эш үрнәкләре киләчәктә булачак студентларга ярдәм итәр дип ышанабыз.







