Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Новокинерский Дом детского творчества" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча районы "Яна Кенәр балалар иҗаты Йорты" өстәмә белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | "422031, Республика Татарстан, Арский район, с. Новый Кинер, ул. Серп и молот, д. 55/Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Яна Кенәр авылы, Урак-Чүкеч урамы, 55 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-13-77 |
| E-Mail: | ddt.Kiner@tatar.ru,ddtkiner@rambler.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБУ ДО "НДДТ" |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Камалиева Гульчачак Мансуровна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 970 учащихся |
| У нас учат: | 11 -основных педагогов, 21-совместителей |
Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Новокинерский Дом детского творчества" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча районы "Яна Кенәр балалар иҗаты Йорты" өстәмә белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 ( 33 ) 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Экскурсиядә 17.11.2022

Султанова Г.Р җитәкчелегендәге "Фольклор плюс " берләшмәсендә шөгыльләнүче балалар Габдулла Тукай музей комплексына караган Сәгъди абзый йортында экскурсиядә булдылар.
-
14.11.2022

Бүген "Туган якны өйрәнү" музеенда 2 нче сыйныф укучылары экскурсиядә булдылар. Музей җитәкчесе Латыпова Р.Н. килгән укучыларны Кенәр тарихы, борынгы көнкүреш әйберләре белән таныштырды.
-
12.11.2022

"Вязаный мир" түгәрәгендә шөгыльләнүче балалар, өстәмә белем бирү педагогы Латыпова Р.Н. җитәкчелегендә, Әниләр көненә бүләк әзерлиләр. Бу көнне матур һәм истәлекле бүләк белән үз әниләрен сөендерәсе килә аларның. Үз куллары белән ясалган эшләнмә әниләргә кадерле бүләк булачак.
-
11.11.2022

Обучающиеся объединения "Волшебное искусство"( рук. Загидуллина Г.В.) хотят сделать приятный сюрприз своим мамам, готовят красивые подарки. Ведь самый душевный подарок — это подарок, сделанный своими руками.
-
10.11.2022

Бүген Шекә башлангыч мәктәбенең "Әкият" мәктәп театрына йөрүче укучылар ( җит. Каюмова Г.Н) "Алан маҗаралары" дип исемләнгән әкиятне "Йолдызчык" балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни дусларына күрсәттеләр. Куелган әкият аша табигатькә, туган җиргә мәхәббәт хисләре, туган ягыбыз байлыкларына сакчыл караш тәрбияләү, дуслык хисләрен, бер-береңне хөрмәт итү хисләренең тирәнлегенә төшендерделәр. Әкият нәни дусларыбызга бик ошады.
-
04.11.2022

3 нче ноябрь көнне Шурабаш мәктәбе базасында эшләп килүче "Хореография"(җит.О.И.Антипова ) түгәрәгендә шөгыльләнүче балалар Арча шәһәрендә Халыкара бердәмлеге көне уңаенан үткән бәйрәм концертында чыгыш ясадылар.
-
Котлыйбыз! 03.11.2022

Апаз мәктәбе базасында эшләп килүче "Бадминтон" түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылар район буенча үткәрелгән ярышта катнашып призлы урыннар алдылар. (Җит. Миннебаев Х. Х.)
-
Көз бәйрәме 29.10.2022

Безнең балалар иҗат Йортында 4 класс укучылары Көз бәйрәмен уткэрделэр. Узлэренен осталыкларын алар җырда, биюдә курсэттелэр. Уеннарда узлэрен сынадылар. (Җит. Хакимова Л. Ф.)
-
Котлыйбыз! 25.10.2022

Бүген “Арча” спорткомплексында 2008 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында көрәш ярышлары булып узды. Габдрахманов Әмир - 1 урын, Шакирзянов Риназ-1 урын, Гарифуллин Нәфкәт - 3 урын алдылар.
-
22.10.2022

21 нче октябрь көнне "Туган якны өйрәнү" музеенда авылыбызның хөрмәтле кешесе, ихтирамга лаек пенсионер Юсупова Роза Әсхәт кызы булып китте. Үзе белән алып килгән гаилә ядкаре булган фото-рәсемнәрен, туганнары турындагы истәлекләрен тапшырып, чын күңелдән рәхмәт әйтеп, изге теләкләрен теләде.











