Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Центр развития ребёнка - детский сад №4 города Арск» Арского муниципального района Республики Татарстан -Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Бала үсеше үзәге - Арча шәһәре 4 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | г. Арск ул. Г.Баширова д.12 |
| Телефон: | +7(843)-663-21-67 |
| E-Mail: | ds4.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Центр развития ребёнка - детский сад №4 города Арск» |
| Руководитель: | Самиева Наиля Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2011 |
| У нас учатся: | 172 |
| У нас учат: | 20 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Центр развития ребёнка - детский сад №4 города Арск» Арского муниципального района Республики Татарстан -Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Бала үсеше үзәге - Арча шәһәре 4 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Йолдыз Шарапова белән очрашу 28.02.2024

Бүген бакчабызда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының һәм Язучылар берлегенең А.Алиш һам С.Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, "Шәһри Казан" газетасы хезмәткәре Йолдыз апа Шәрәпова белән очрашу булды. Балалар Йолдыз апаның шигырьләрен матур итеп сөйләделәр, җырларын җырладылар. Бу кичәгә бакчабызның музыка җитәкчесе Закирова Раушания Йолдыз апаның "Сөенче" шигыренә көй иҗат итте. Йолдыз Әдип кызы балаларга үзенең шигырьләрен укыды, туган телнең бөеклеге турында сөйләде. Бу кичәнең максаты балаларны балалар шагыйрәсе белән таныштыру аша, кече яшьтән туган телгә, татар шигъриятенә мәхәббәт хисе тәрбияләү. Кичәбезгә килеп, балаларны сөендергәне өчен "балачак иле" шагыйрәсе Йолдыз апага рәхмәтебезне белдерәбез. Тәрбия- белем бирү эшендә татар балалар әдәбияты, халык авыз иҗаты, музыка әсәрләренә никадәр ешрак мөрәҗәгать итсәк, сабыйларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә, халкыбызның милли мәдәниятенә, традицияләренә, туган телгә ихтирамлы булырга өйрәтүдә шулкадәр уңышларга ирешербез.
-
Шаян ТВ да кунакта 24.02.2024

Уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче Бикбаева Зәринә “Шаян ТВ” телеканалының “Тукай оныклары” тапшыруында катнашты. Зәринә райондаш шагыйрәбез Халидә Файзрахманованың “Кәефе юк куянның” шигырен башкарды. Алга таба да зур уңышлар сина,Зәринә!
-
Праздник День защитника Отечества. Ватанны саклаучылар көне. 22.02.2024

В нашем детском саду прошли мероприятия посвященные празднику — Дню защитника отечества. Дети участвовали в спортивных эстафетах, конкурсах, по очереди преодолевали полосу препятствий, прошли строевую подготовку, одним словом показали себя сильными, смелыми, умелыми. Ребята с огромным удовольствием участвовали в конкурсах и хотели показать свою силу, умения.
Коллектив детского сада от всего сердца поздравляет тех, кто оберегает наше Отечество, благодаря Вам мы каждый день просыпаемся и живем под мирным, голубым, чистым небом над головой.Безнең балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаралар узды. Балалар спорт эстафеталарында, конкурсларда катнаштылар, үзләрен көчле, кыю, оста итеп күрсәттеләр. Алар конкурсларда бик теләп катнаштылар һәм үз көчләрен, осталыкларын күрсәтергә теләделәр. Балалар бакчасы коллективы Ватаныбызны саклаучыларны чын күңелдән котлый, сезгә булганга без һәр көн тыныч, зәңгәр, чиста күк астында яшибез.
-
У Светофора в гостях. Светофорда кунакта. 21.02.2024

Как важно соблюдать правила дорожного движения. Поэтому дети нашего детского сада изучают пдд с малых лет. А родители закрепляют знания о дорожном движении в целях сохранения жизни и здоровья своего и окружающих. Через игру дети легко запоминают цвета светофора, дорогу.
Юл йөрү кагыйдәләрен үтәү ничек мөһим һәр беребез аңлыйбыз. Шуңа күрә безнең балалар бакчасындагы балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен кечкенәдән өйрәнәләр. Ә ата-аналар үзләренең һәм тирә-юньдәгеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген саклау максатыннан юл хәрәкәте турында белемнәрен ныгыталар. Уен аша балалар светофор төсләрен, юлны җиңел өйрәнәләр һәм юлга чыккач кулланалар.
-
21 февраль туган телләр көне. 21.02.2024

Туган телем- татлы телем!
Бала тугач та, беренче ана телен ишетә. Шуңа күрә халкыбыз туган тел турында " Иң татлы тел- туган тел, анам сөйләп торган тел", дип әйткән дә. Ана теле аша үзләштерелгән белем һәм күнекмәләр хәтердә гомер буе саклана. Ә безнең Туган телебез татар теле- ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе булып тора. Бүген халыкара туган тел көне уңаеннан бакчабызда тәрбияләнүче балалар һәм тәрбиячеләр татар милли киемнәр киеп килгәннәр иде. Балалар татар милли уеннар уйнадылар, җырладылар, биеделәр. Без һәм безнең балаларыбыз туган телебезне онытмыйча, горурланып үз телебездә аралашып, сөйләшеп яшәсәк иде! -
Соревнование по лыжным гонкам. Чаңгы ярышлары. 20.02.2024

Сегодня прошли соревнования по лыжным гонкам среди членов профсоюза учреждений образования Арского муниципального района. Наши сотрудники приняли активное участие в женской эстафете.
Бүген Арча муниципаль районы мәгариф учреждениеләре профсоюзы әгъзалары арасында чаңгы ярышлары узды. Безнең хезмәткәрләр хатын-кызлар эстафетасында актив катнаштылар.
-
"Туган тел" районкүләм гаилә фестивале 20.02.2024

Гаиләм — ныклы терәгем,
Гаиләм — таянычым,
Йөрәк җырым, сер сандыгым,
Һәм илһам чыганагым.
Бүген Арчабызда "Туган тел" районкүләм гаилә фестивале гөрләп узды. Безнен балалар бакчасыннан Камалиевлар гаиләсе катнашып "Нәфис сүз" номинациясендә 1 нче урынга лаек булдылар. Киләчәктә дә бу матур гаиләгә зур уңышлар теләп калабыз!!! -
Конкурс "Әтиебез - гаиләбез горурлыгы. Конкурс "Папа - гордость нашей семьи" 20.02.2024

Бүген бакчабызда"Туган телем сагында" акциясе кысаларында, " Әтием- гаиләбез горурлыгы" шигырь сөйләүчеләр бәйгесе булып узды. Бәйгенең максаты: Ватанны саклаучылар көне уңаеннан балаларның әтиләре белән горурлану хисләре тәрбияләү. Балалар әтиләр турында ятлаган шигырьләрен матур итеп сөйләделәр. Беренче урынны мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Мәгьсумова Дарина һәм уртанчылар төркеменнән Гарәпшин Азамат яулады. Афәрин, балалар!
Сегодня в рамках акции "На страже родного языка" в нашем саду прошел конкурс чтецов "Папа - гордость нашей семьи". Цель конкурса: воспитание у детей чувства гордости за своих отцов. Дети заучивали стихи об отцах. Первое место заняли воспитанница подготовительной группы Магьсумова Дарина и воспитанник средней группы Гарапшин Азамат. Молодцы, ребята!
-
Герой шагыйрь Муса Җәлил 15.02.2024

Бүген бакчабызда Советлар Союзы герое М.Җәлилнең туган көне хөрмәтенә шигырь сөйләүчеләр кичәсе үткәрелде. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, сәхнәләштереп күрсәттеләр, җырларын башкардылар.
М.Җәлилнең шигырьләре балаларны дус булырга, ялганламаска, хезмәтне сөяргә, туган илне яратырга өйрәтә. Без М.Җәлил һәм җәлилчеләрнең батырлыгы алдында баш иябез. -
"Арча йолдызлары - 2024" 14.02.2024

Сегодня на базе "Арской школы искусств" состоялся районный конкурс детского творчества " Арча йолдызлары -2024", где честь нашего сада защищала Асатова Асель - воспитанница старшей группы. Наша юная звёздочка задорно исполнила песню " Я модница" и удостоилась звания Лауреата 1 степени! От всей души поздравляем Асель и желаем дальнейших творческих успехов!
Бүген "Арча сәнгать мәктәбе" базасында "Арча йолдызлары - 2024" район балалар иҗаты конкурсы узды, анда безнең бакчаның данын зурлар төркемдә тәрбияләнүче Асатова Асель яклады. Безнең яшь йолдызчык "Я модница" җырын бик теләп башкарды һәм 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды! Асельне чын күңелдән котлыйбыз һәм алга таба иҗади уңышлар телибез!!






