Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сикертанский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Сикертән балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, Республика Татарстан, Арский район, село Сикертан, улица Школьная, дом 77. |
| Телефон: | 8(84366)52218 |
| E-Mail: | dssikertan.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Сикертанский детский сад" |
| Руководитель: | Султанова Рамия Расиповна |
| Год основания учреждения: | 2011 |
| У нас учатся: | 7 детей/ 7 бала |
| У нас учат: | 1 педагог/ 1 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сикертанский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Сикертән балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
Мин әниемне яратам! 27.11.2015

Бүген безнең бакчабызга кадерле әниләребез кунакка - "Мин әниемне яратам!" дигән бәйрәм кичәсенә килделәр. Без аларга үзебезнең һөнәрләребезне күрсәттек. Әниләребез дә безгә кушылып уеннар уйнадылар. Бәйрәм кичәсеннән соң, барыбыз бергә җыелып табын артында чәй эчтек. Бәйрәмебез бик күңелле үтте.
-
Без китап яратабыз. 26.11.2015

Бүген бездә күптән көткән кунагыбыз - китапханәче Гөлфирә апабыз булды. Ул безгә матур - матур китаплар алып килде. Әниләребезгә багышланган күп кенә шигырьләр белән таныштырды. Гөлфирә апабыздан бер дә аерыласыбыз килмәде. Тагын күрешергә сүз куешып, саубуллаштык.
-
Әниемә бүләк. 25.11.2015

Максат: әниләргә бәйрәм белән котлап, открытка ясауны дәвам итү. Балаларда әниләргә карата ярату хисләре тәрбияләү. Төсле кәгазьләр, кайчы, келәй, карандаш белән дөрес эшләү кагыйдәләрен камилләштерү. Балаларда төгәллек, чисталык, җаваплылык тәрбияләү.
-
Гөлләр дә тәрбия таләп итә. 24.11.2015

Максат: балаларны бүлмә гөлләренең үзенчәлекләре һәм өлешләре белән таныштыру. Табигатькә карата сак караш, шәфкатьлелек тәрбияләү. Гөлләрне тәрбияләүне өйрәнүне дәвам итү.
-
Әкиятне үзебез сәхнәләштерәбез. 23.11.2015

Әкиятләрне сәхнәләштерү - балаларда мөстәкыйльлек, җаваплылык тәрбияли. Сөйләм теленең байлыгын арттыра.
-
Без әкият яратабыз. 20.11.2015

Максат: Габдулла Тукай әкиятләре белән танышуны дәвам итү. Балаларда игътибарлылык, мөстәкыйльлек тәрбияләү. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
-
"Минем әни иң матуры" рәсем конкурсы. 19.11.2015

Максат: " Әниләр көне"нә әзерлекне башлау. Әниләргә карата мәрхәмәтлелек, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү. Әниләрнең дөньяда иң кадерле кешеләр икәнлегенә төшендерү, ярату хисләре тәрбияләү.
-
Терроризм - уяулык таләп итә. 18.11.2015

Соңгы көннәрдә Татарстан Республикасында терактлар ясау мөмкинлеге турында төрле сүзләр йөри. Шул уңайдан безнең балалар бакчасында, "Терроризм - уяулык таләп итә" дигән тема астында әти-әниләр белән җыелып сөйләшү булды. Дөньяда булган вакыйгалар бездән дә уяулыкны тәлап итә, җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү барыбызга да кагыла.
-
Коммуникация. Русский язык. 18.11.2015

Тема: "Дом и двор".
Цель: вызвать интерес к русскому языку и желание учить его. Учиться воспринимать и понимать русскую речь. Научить ребенка сопереживать, жалеть, сочувствовать, понимать, помогать.
-
Грамотага өйрәтү эшчәнлеге. 17.11.2015

Максат: [М] авазы һәм М хәрефе белән таныштыру, капма-каршы мәгънәдәге сузләрне-антонимнарны сөйләмдә кулланырга өйрәтү. Җөмлә төшенчәсе белән таныштыру. Игътибарлылык, мөстәкыйльлек, җаваплылык хисләре тәрбияләү.















