Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru; ilnaz.m.1985@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 20 уч.13 вос. |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Яңа чирекне башлыйбыз 09.01.2018

Бүген мәктәп-бакчабыз балалалар тавышыннан шау-гөр килеп тора. Укучыларыбыз озын кышкы яллардан соң, 3 нче озын чирекне башладылар. Аларга укуларында, иҗади һәм класстан тыш эшләрендә уңышлар телибез!
-
Күңелле уеннар 06.01.2018

Кыш бабай белән күңелле уеннар каникул чорында да дәвам итә. Укучыларыбыз авылыбызның мәдәният йортында балалар өчен оештырылган күңелле уеннарда актив катнаштылар.
-
Без -чаңгыда 05.01.2018

-
Яңа ел белән! 31.12.2017

-
Балалар бакчасында Чыршы бәйрәме 29.12.2017

Балалар бакчасында Яңа ел тамашасы бик күңелле үтте. Кыш бабайга нәниләр үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр, ә Кыш бабай аларга бүләкләрен өләште.
-
Профсоюз членнары арасында ярыш
28.12.2017
Шурабаш мәктәбендә шашка-шахмат буенча, профсоюз членнары арасында үткәрелгән зона ярышларында безнең мәктәп-бакчабыз укытучылары да актив катнашты. Шахмат буенча Мәгъсүмова Г.Х. - II урын, шашка буенча Котдусова Г.М. - III урын яуладылар. Котлыйбыз сезне!
-
Чыршы бәйрәме 25.12.2017

Бүген мәктәп укучыларының Чыршы бәйрәмнәре булып узды. Бәйрәм әкияти-тамаша белән башланып китте. Урман геройлары, шүрәле, убырлы карчык- Кыш бабай һәм Кар кызының юлларына аркылы төшеп, төрле маҗараларга тап булдылар.
Әкиятнең ахыры бик кызык тәмамланды. Чыршы бәйрәмендә укучылар рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм ахырында Кыш бабай онытып калдырган бүләкләрен тапшырды. Шулай ук алдынгы укучыларның әти-әниләренә рәхмәт хатлары , төрле конкурсларда җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды.
-
"Ел укытучысы - 2017" 23.12.2017

Зоналарда "Ел укытучысы-2017" конкурслары булып узды . Безнең мәктәпнең башлангыч класслар укытучысы Галяутдинова Илүзә Риф кызы катнашты. Ул комиссия каршында бик уңышлы чыгыш ясады.
-
Кардан матур сыннар ясыйбыз. 21.12.2017

Мәктәп-бакча коллективы кардан матур сыннар ясап куйдылар.Капкадан керү белән Кыш бабай һәм Кар кызы каршы ала. Аларның урталарында ел символикасы эт утырып тора. Алда мультфильм геройлары тезелеп киткән. Шулай ук кичләрен балкып янучы чыршы да үзенә чакырып тора.
-
Яңа елга әзерләнәбез 19.12.2017

Мәктәп-бакчада Яңа елга әзерлекләр бара. Мәктәп ишек алдында кардан сыннар ясала, урамга матур яна торган утлардан торган чыршы куелды. "Иң матур ёлка уенчыгы" конкурсы оештырылды. Укучылар үз куллары белән эшләп берсеннән-берсе матур уенчыклар ясап алып килеп, күргәзмә оештырдылар.









